16+

14 августта Бал Спасы билгеләп үтелә

Чәй эчәбез бал белән, Бала-чагалар белән...

14 августта Бал Спасы билгеләп үтелә

Чәй эчәбез бал белән, Бала-чагалар белән...

Сабыйчакның иң беренче, иң тәмле бу шигырен күпләр хәтерлидер. Дөньядагы иң татлы, иң шифалы тәгам – бал турында бит ул. Кайнап торган самавыр куелган түгәрәк өстәл артына тезелешеп утырган зур тату гаилә турында. Балачак үзе дә бал тамырыннан, лабаса.

Бал диюгә үк авыздан сулар килә башлый. Тик ул бик кызык үзлеккә ия. Кашык тыгуга кими, савыт төбенә төшеп җиткәнеңне сизми дә каласың. Аллаһ бүләге булганга (юкка гына аларга Коръәндә махсус сүрә багышланмаган), бал кортлары чәчәктән-чәчәккә кунып тамчылап җыйганга шулай тәмле һәм файдалы инде ул бал. Бигрәк тә, кыш көннәрендә салкын тидереп авырып ятканда һәм бер кашык балдан күп дәва тапканда бал кортларына рәхмәт әйтеп туялмыйсың. Исән генә булсыннар! Әле менә соңгы елларда күпләп үлеп тәмам хафага салдылар.

Җәйнең һәрбер аеның үз исеме бар. Июнь – чәчәк, июль – җиләк, август алма һәм бал ае. Быелгы августның да яңгырынннан ук бал исе килә. “Бал уңды быел!” – ди тырыш умартачылар.

Бал диюгә бабайлы балачагым хәтеремә төшә. Бабам да бал кортлары асрый иде. Күп вакыт, бигрәк тә, алар ил (күч) аерганда урамга да чыгармыйлар иде мине. Еш кына иреннәрем күпереп, күзләрем ябылып бетә иде. Аның каравы, бал карар вакыт җиткәч, бабай урамыбызның гына түгел, авылыбызның да иң юмарт кешесенә әйләнә. Һәрбер яланаяклы (без шулай үстек) малай-кызларны яңа аерткан бал белән сыйлый. Бал ашаган кешенең теле тәмле матур сүзләргә бай була диләр. Бабам да шуны белгәндер, күрше балаларының теле татлы булсын дигәндер. Юкка гына яшь килен-кияүгә дә бал каптырмыйлар инде.

Умартачы-балчы иң борынгы һөнәрләрнең берсе, кешелек белән бер яшьтә диярлек. Буыннардан-буыннарга күчеп, шөкер, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Алар озын гомерле дә була. Бу бал кортларының үзләрен тәрбияләгән кешеләргә рәхмәте микән әлллә?!

Бал кортларын асраучылар бүген дә көннән-көн арта. Ләкин бал кортлары теләсә кем белән дуслашмый. Моның өчен тәнең дә, калебең-уйларыңда да чиста – саф булырга кирәк. Димәк, арабызда андыйлар да күбәя. Ә монысы инде үтә күренмәле, сары гәрәбәдәдәй кәрәзле балдан да кыйммәтрәк һәм сөенечлерәк.

Фото:https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading