16+

15 яшьлек Фларид ут чорнап алган йорттан күршесен алып чыккан

Дөрләп янган өйгә кергәндә, Фларидта бернинди дә курку булмаган, бары тик күршесен коткару турында гына уйлаган.

15 яшьлек Фларид ут чорнап алган йорттан күршесен алып чыккан

Дөрләп янган өйгә кергәндә, Фларидта бернинди дә курку булмаган, бары тик күршесен коткару турында гына уйлаган.

23 февраль көнне 15 яшьлек Фларид Садриев чын мәгънәсендә батырлык күрсәткән. Бу көнне Лениногорск районының Урмышлы авылында бер йортта янгын чыга. Бу кичке сәгать сигезенче яртылар тирәсе була. Күрше йортның янганын күреп, Фларид әтисе белән урамга йөгереп чыга.

– Күрше апа урамда иде, өйдә ире калганын әйтте. Әти ике тапкыр өйгә кереп карады, төтен исенә буылып кереп җитә алмады. Аннары мин тиз генә кереп киттем. Әти күрми дә калды диярлек. Мәктәптә янгын вакытында үзеңне ничек тотарга икәнен гел сөйләп торалар. Өйгә шуышып кердем дә идәндә сузылып яткан күршебезне сөйрәп алып чыктым. Ул үз аңында иде, йөрерлек хәлдә генә түгел иде. Шуннан күршеләр аны өйләренә алып кереп, беренче ярдәм күрсәттеләр, – дип сөйләде ул.

Дөрләп янган өйгә кергәндә, Фларидта бернинди дә курку булмаган, бары тик күршесен коткару турында гына уйлаган.

– Аны алып чыккач та, кешене коткарып калуыма ышана да алмадым, үзем дә шок хәлендә идем. Бөтен кеше мактагач кына, үземне герой итеп хис итә башладым, – ди батыр.

Фларид сигезенче сыйныфта укый, киләчәктә машина йөртүче булырга хыяллана икән. Бактың исә, ул коткарган ир элек янгын сүндерүче булып эшләгән.

Фаҗига электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading