16+

3D-принтерлар заманында тегүче һөнәре кирәкме?

Биектауда балаларны тегәргә өйрәтүче Айсылу Денисова: «Кул хезмәтенә кызыксыну артты, балалар үзләре тегәсе килгән әйберләрен уйлап килә».

3D-принтерлар заманында тегүче һөнәре кирәкме?

Биектауда балаларны тегәргә өйрәтүче Айсылу Денисова: «Кул хезмәтенә кызыксыну артты, балалар үзләре тегәсе килгән әйберләрен уйлап килә».

Тормышыбызның аерылгысыз өлеше

Тегүче һөнәре киләчәктә юкка чыгачак һөнәрләр арасына кергән. Янәсе, киемнәр заманча технологияләр буенча җитештереләчәк: автоматлар уйлап таба, сыза, 3D принтерлар һәм әллә нинди могҗизалы җайланмаларда бастырыла ди... Менә сиңа! Газлары, юллары, интернетлары булмаган авыллар да бар бит. Аларга кем 3D принтер китерер икән?!

Тәҗрибәле тегүченең эш кыры чиксез аның. Тегеләсе киемне юктан бар итүдән башлап, әзер киемне аның хуҗасының гәүдәсенә, таләпләренә, зәвыгына туры килерлек итеп кыскартып, бөгеп бирү... Әлеге һөнәр ияләре безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше.

Әле моннан берникадәр вакыт элек тегүче һөнәре бик популяр түгел иде. Барчабыз бертөрле итеп киендек бит, һәммәбездә ак тасмалар кыстырып тегелгән джинс юбкалар, бер төрле футболкалар, чалбарлар булды. Хәзер күп кеше ниндидер шәхсилек, аны характерлый торган үзенчәлек эзли, милли тематикага кагыла. Тегүче һөнәре белән дә таныша башлый. 

Хезмәт дәресләре

Тегүче Айсылу Денисова Биектау һәм Арча районы халкына яхшы таныш. Ул күпләрнең тегү машинасы артына беренче тапкыр утыруыннан башлап, нинди дә булса киемне үзләре тегеп чыгуына кадәр шаһит. Ул теккән күлмәкләрдән балалар концертларда чыгыш ясый, смотр-конкурсларда катнаша. Аның тегү дәресләренә йөрүче балаларның күзләрендә кул эшенең рәхәтлегеннән нур балкый. 

Айсылу тегү белән мәктәп елларыннан ук кызыксына башлый. Әнисе Мобаширә дә кул эшләре остасы — ул Арча читек фабрикасында эшли. Хезмәт укытучысы Рәшидә Шиһабиева да үз фәненең дә, тегүнең дә остасы була. Мәктәптә укыганда, хезмәт дәресләрен Айсылудан да ныграк яратучы булды микән?!

— Балачакта мин балалар бакчасына йөрмәдем, гел әни белән булдым. Читек фабрикасы юлын да шактый таптадым мин, әнинең чүәк-читекләр чиккәнен дә, калыпларны да яхшы хәтерлим, без сүткән җепләр генә дә ничәмә ничә чакрымга җыелыр икән?! Мәктәптә беренче теккән алъяпкычым истә, аннан соң итәк-күлмәкләр китте. Тиешле эскизлар, киемнәрнең рәсемнәрен ясау да җиңел бирелде миңа.

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, КХТИга укырга керә. Анда да кечкенәдән күңеле төшкән һөнәрне сайлый, җиңел сәнәгать юнәлешен — инженер-технолог белгечлеген ала. Биредә укыган елларын «баш күтәрми, иртәдән кичкә кадәр укыдык» дип искә төшерә. 

2008 елдан бирле Биектауның «Балкыш» балалар иҗаты йортында хезмәт куя. Балаларне тегү серләренә өйрәтә, үзәктә җыр һәм бию сәнгате юнәлеше буенча укучы балаларга сәхнә костюмнары тегә. Ул теккән күлмәкләрдән ничә буын бала сәхнә йолдызына әверелгән, халык алдында чыгыш ясап үзенә беренче чирканчык алган. 

— Биредә тегү түгәрәген ачкан елларда әлеге юнәлеш балалар һәм әти-әниләр арасында популяр булмады. Әллә вакыты шундый булды, әллә башка сәбәпләр. Ә хәзер кул хезмәтен өйрәнергә теләүчеләр күп: мин өч төркем бала белән атнага ике тапкыр шөгыльләнәм. Балалар теләп, яратып йөриләр. Үзләренең тегәсе килгән эшләнәмәләре бар. Аларның теләкләренә колак салып, хыялларын тормышка ашырырга тырышам. Һәрберсе белән аерым-аерым эшлим: баланың осталыгыннан, мөмкинлегеннән чыгып ни тегәчәгебезне тәгаенлим. 

Тегүче. Автор фотосы

«Һәммә нәрсә тегә алам»

Айсылу Илдар кызына йөрүче балалар тегү машиналарында төрле җөйләр белән тегәргә, оверлок, үтүк белән эш итәргә, үлчәмнәр алырга, сызымнар сызарга һәм укырга, тегү барышында кирәкле эш кораллары-фурнитура: кайчы, җепләр, энәләр, тасмалар белән эшләүнең серләренә өйрәнә. Үзе кечкенә вакытта Бурда журналына мөкиббән булган кыз, хәзерге балаларны тегүне яратырга, кул хезмәтенең зур сабырлык һәм көч таләп итә торган шөгыль икәнлегенә өйрәтә. 

Эшләгәндә авыр булса да, кат-кат сүтеп азаплансалар да, үтүккә бармаклары тиеп китеп пешсәләр дә балалар сер бирми. Теккән итәк-футболкалар, яулык-бәйләвечләр, сумка-шоперлар, өйгә кирәк-яраклар аларның йөзләрендә, күзләрендә авыр хезмәттән соң, зур канәгатьлек хисләрен искәртә. 

Айсылу Денисова 2018 елдан бирле зурлар өчен курслар алып бара. Әлеге курсларны узган туташ-ханымнар да бихисап. Тегүче булмаган булсам — телләрне сайлар идем ди үзе, сәяхәт итәргә, яңа урыннар ачарга ярата. Бик оста итеп милли тематикада изү, хәситә, калфаклар чигә-тегә.

— Милли тематика миңа, әлбәттә, бик якын. Мин әнә шул бизәкләрне кечкенәдән күреп тегүче һөнәре белән рухландым. Сәхнә костюмнары тегү дә үзенекен итә: төрле милләт бизәкләрен, костюм тарихын өйрәнәм. Теккән киемнәрне кабатламаска, яңалык табарга тырышам, шул ук вакытта аларны кигәч балаларга сәхнәдә хәрәкәтләнергә дә уңайлы булырга тиешлеген истә тотам. Шулай да мин вак элементлар белән утырганга караганда башка төр кием тегүне кулай күрәм: күлмәк, чалбар, пәлтә, пиджак — һәммә нәрсә тегә алам. Изү-калфакларга илһам килгәндә генә утырам. 

Швея. Фото: ТИ

Тегүче һөнәре сабырлык, осталык таләп итүче иҗади һөнәр. Күзләрне ардырып, аркаларны талдырып утыру да эшләгән хезмәтеңнең нәтиҗәсен күргәч барысын да оныттыра диләр тегүчеләр. 

Рузалия Тимербаева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading