Мин үзем өчен генә бала таптым. Кияүгә чыкмыйча. Күпләр гаепләделәр, имеш, йөреп корсак тутырдым.
Әйе, карындагы бала үсә, тугыз ай булып җиткәндә авырлы хатын-кызның корсагы да тула инде, хәтта борынына җитә яза. Шуннан ни? Ләкин мин үзем өчен бу адымымны иң дөрес юл дип санадым.
Әбием янында үстем. Әни бик яшьли кияүгә чыккан да, ике ай да тормыйча, аерылып та кайткан. Иреннән уңмагандырмы, белмим. Мин ул кешене әти дип тә атый алмыйм, әни аның белән бик аз торган, аннары ул әнинең йөкле икәнлеген дә белмичә калган, күргәнем дә булмады әти тиешле кешене. Шулай булгач, кем дип атарга тиеш соң мин аны?
Әнинең беренче ире ул, бетте-китте. Дөресен әйтим, әни йөкле чагында корсагын бәйләп йөргән мескенкәем. Нәрсәгә дип кыенсынгандыр, ул заманда кешеләре дә, илдәге вәзгыяте дә бүтән иде бит. Бәлки тулгак вакытында үләр дип тә өметләнгәндер, тормышын кыз кеше булып, яңадан башлыйсы килгәндер, нишлисең инде, Аллаһы рәхмәте белән исән тудым да, тупырдап үсеп тә киттем. Ләкин әнинең көмәнен яшерергә тырышуы үз эшен эшләде, бер аягым гарип булып туды. Гарип дип, ныгытып басып бетерми, болай кимсенерлек гариплек түгел түгелен. Әни миңа ике яшь чакта кабат кияүгә киткән.
Күрше авылга гына. Билгеле инде мин сыймаганмын. Алай да әби белән гел барып йөрдек, әни дә үги әти белән гел киләләр, миңа тәмле әйберләр дә алып киләләр иде. Үсә төшкәч, әбигә ярдәм итеп, өс-башымны да карап тордылар. Аларга барып кунгалый да башладым. Тормыш үз җаена басты. Бер ара аларда яшәп тә алдым. Рәхәт иде. Ни генә дисәң дә, әнинең үз баласы ич мин, үги әти йомшак холыклы, миңа бүгенгәчә авыр сүз әйткәне юк. Бөтенләйгә аларда торып калу уем да бар иде, ләкин әби бик олыгаеп киткәнгә, үзен генә калдырмадым. Иң авыр чакларымда мине яратып үстерсен дә, ул йөри алмас чиккә җиткәч, аны ташлап китиммени? Әби миңа фатыйхасын, бәхиллеген биреп өзелде. Соңгы сулышлын алганда да янында идем. Бәхетле бул, балам, диде.
Ләкин бәхет дигәне генә капка шакырга ашыкмады. Әбидән соң, үги әти үзе башлап әйтте, безгә күчен, кызым, диде. Ләкин нигезен ташлап китсәм, әбием үпкәләр, дидем. Ялгыз башыңа нигезне саклап яшисе дә җиңел түгел икән. Көне ничек тә үтә, төннәре бигрәк авыр. Әллә кайсы почмакларда әллә ниләр кыштырдый. Җилле төннәрдә түбә кыекларында пәриләр туй ясый диярсең, билләхи! Авылдашлар, ялгыз яшәүләре җиңел түгел, кияүгә чыгарга тырыш дип киңәш иттеләр.
Тиз арада гына кияүгә алучы табыламыни әле ул? Аннары бит егетләргә дә хәлле гаиләдә үскән кызлар кирәк. Ә минем нәрсәм бар, үзем дә ике күзем, дигәндәй. Гади хезмәттә – хат ташучы булып эшләдем, хезмәт хакы да әллә ни мактанырлык түгел, ләкин бөтен түләүләрне дә түләргә кирәк, шуңа матур киенә дә, тәмле ашый да алмыйча, сабыр гына тормыш тарттым. Яши торгач, яшемнең кырыкка барып җиткәнен дә сизми калдым. 20 яшемдә кияүгә алмаганнар икән, ярты гомерем үткәч, миңа кем тәкъдим ясасын?
Инде шулай картаермын дип уйлаганда, күрше авыл егете сүз катты. Кая диген әле, кибеттә чират торганда. Сөйләшеп киттек. Кибеттән чыккач, телефон номерларын алыштык та, кич белән шалтыратыштык. Төне буе сөйләшеп чыктык, таң атканын да сизми калганбыз. Шуннан аралаша башладык. Берсендә кич килде. Чәйләр эчтек. Яшьләр шикелле урам әйләнеп йөрмәдек инде, капка төбе сакларга өем бар ич, җылыда утырдык. Икенче көнне дә, өченче көнне дә килде, кыскасы көн дә килеп йөрде. Әле дә килә. Берсендә үбешә торгач, онытылып китеп, яратышып та куйдык. Балага узганмын.
Бер мәртәбә сөешеп! Әнигә әйткәч, ул хуплады гына. Үз хаталарын кабатламавымны теләсә дә, карынымда яралган бала кадәр баланың гомерен өзәргә әзер түгел идем мин. Өзмәдем дә! Таптым. Егетем дә сөенде. Беренче көннән бирле башымны катыра, өйләнешик тә, өйләнешик ди. Сүзенә күнәргә була иде, ләкин мин ашыкмадым. Һаман да шул өйне калдырып китәргә йөрәгем җитмәде. Бер карасаң, иске йорт, гел сипләп, ел саен әле бер, әле икенче җирен төзекләндереп торырга кирәк. Узган ел әнә нигезләрен караттым, быел түбәсен алмаштырырга кирәк. Бөтен чыгымнары бер кесәгә күтәрергә калгач, бик авыр бит. Әни дә үгетли. Башлы-күзле булырга, ир кырыенда яшәр кирәк ди. Рәхмәт, егетем мине бала тудыру йортыннан үзе барып алды. Өйләренә үк алып кайтып китәсе иде дә, мин карыштым. Аның да әти-әнисе мәрхүм, үзе генә тора. Хәер, хәзер көн дә безнең янда инде. Әллә никах укытып куяргамы икән дип тә уйлыйм. Нишләргә дә белмим...
Разия, Саба.
Комментарийлар