Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлаганга бер айлап вакыт узды.
Инде күпләр https://gordost. tatar. ru/ сайтына кереп, үзләренең танышларын карарга өлгергәндер. Әлеге сайт халык арасында бик популяр. Берничә көн эчендә аны 2 миллионнан артык кеше караган.
Электрон мактау тактасы лауреатларының портретлары Татарстан Республикасы көнендә «Ак Барс Арена» медиафасадында пәйда булды. 1 сентябрь көнендә монда мөгалимнәрнең фотосурәтләрен күрергә була иде.
Электрон мактау тактасы быел Татарстанда республика рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә куелды. Ул Совет чорының заманча варианты. Анда хезмәткәр турында кыскача мәгълүмат бирелгән. Хезмәт алдынгыларын бөтен дөнья халкы күрә һәм таныша ала. Әлеге проектта һәр хезмәт коллективы катнаша ала. Бирегә 5 меңгә якын оешмадан 15 меңгә якын хезмәткәр тәкъдим ителде.
Электрон мактау тактасына энегетика тармагында эшләүче оешмалар да үзләренең хезмәт алдынгыларын тәкъдим итте. Һәм иң истәлеклесе, аларны «Татэнерго» бинасына җыеп, республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шәхсән үзе котлап, тантаналы шартларда сертификат тапшырды.
Тантанада катнашкан хезмәт алдынгылары белән безгә дә аралашырга туры килде.
"Сетевая компания«дә эшләүче Фәнис Галимов белән Айрат Әхмәтҗанов икесе бер авыздан әлеге мәртәбәле исемлеккә эләгүләрен хезмәтләренә булган зур бәя дип белдерделәр. Энегетикларның эше аеруча җаваплы. Алар бар Татарстан халкының тормыш-көнкүреше өчен җаваплы. Санаулы сәгатьләрдә генә ут сүнеп торса да, бөтен тормыш туктап калган кебек була. Менә мондый хәлләр булмасын өчен аларга тәүлекнең һәр сәгатендә эштә булырга туры килә.
Нәселебез белән эшлибез
Арча районының Казанбаш авылында туып үскән Фәнис Галимовның энегетика тармагында эшли башлавына 43 ел вакыт узган. Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районы халкына хезмәт күрсәтә ул. Электромонтер булып эшләүче Фәнис Харис улының бригадасы халыкны ут белән өзлексез тәэмин итеп тору максатыннан махсус биналардагы җиһазларның төзеклеген тикшереп тора. Аварияләр килеп чыкса төзекләндерү эшләрендә катнаша.
«Авария булган вакытларда эшне бетермичә кайтып киткән юк. Бездә эш сәгатенә генә карап ятып булмый. Төзексезлекләр килеп чыга икән, көнне-төнгә ялгап эшләргә туры килә», — ди ул. Кайвакыт кеше бәйрәм иткәндә дә эшләргә туры килә. «Без инде күнеккән, сәламәтлек булсын да, эшләп яшәргә язсын», — ди Фәнис Галимов.
Галимовлар энергетикада нәсел, династия белән эшли. Фәнис Харис улы үзе дә икенче буын туганнары янына эшкә килә һәм бар гомерен шушы тармакка багышлый. Малае да, кызы да, кияве дә энергетикада. Әтиләре артыннан эшкә килгән балаларының бу системада эшли башлауларына 10-20 еллап вакыт узган.
«Эшемне бик яратам. Яратмасам, бер урында 43 ел эшли алмаган булыр идем. Бертуганнарымның да балалары энегетика системасында, дүрт энекәшем биредә эшли, нәселебез белән әлеге тармакта», — ди ул.

«Хезмәт белән тәҗрибә туплана»
Казанда туып үскән Айрат Әхмәтҗанов "Сетевая компания"гә 1992 елда экскаваторчы булып эшкә килә. Аларның бригадасы җир астыннан узган кабельләргә хезмәт күрсәтә. Электр кабельләренә зыян килгән очракларда Айрат Әдъгам улы кабель узган урыннарны казый. Кабельчеләр белән берлектә төзекләндерү эшләрен башкара. Кышкы чорда эш бераз катлаулаулана, кардан арындырырга, туң җирне тиешенчә казырга туры килә.
"Кайвакыт ашыгыч эш булганда төннәрен дә калып эшлибез. Иртә таңнан эшкә чыккан вакытлар да бар. "Сетевая компания"дә эшли башлавыма киләсе язда 35 ел була. 1987 елда армиядән кайтып тракторга утырган идем, шуннан бирле руль артында. Улым да миннән күреп әлеге системага эшкә килде, бер бригадада эшлибез. Ул электромонтер — кабельче. Мин казып торам, алар сафтан чыккан линияләрне төзекләндерә. 14 ел инде бергә эшкә чыгып китәбез, бергәләп кайтабыз.
Кечкенә вакытында миңа ияреп йөрде дә, мин дә синең белән бергә эшлисем килә дип, мәктәптән соң энергетика юнәлешендә уку йортына керде, аны тәмамлаганнан соң безнең коллективка эшкә урнашты. Баштарак өйрәнчек буларак йөрде, тәҗрибә туплады. Мактанып түгел, улым белән горурланып әйтүем, кабельче буларак, җаваплы эшләрне хәзер аңа йөклиләр. Безнең эштә кабельченең осталыгыннан да күп нәрсә тора. Хезмәт белән бергә тәҗрибә туплана һәм ул бездә тиешенчә бәяләнә«, — ди Айрат Әдъгам улы.
Электрон мактау тактасына куячакларын аларга алдан хәбәр итәләр. Баштарак аптырап калалар, ышанып та җитмиләр. Котлаулар кабул итә башлагач, хезмәтләренең кирәкле булуына тагын бер тапкыр инанганнар. «Хезмәт кешесе өчен моннан да зур дәрәҗә юк», — ди алар икесе бер авыздан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар