– Өстәмә түләү акчасын сертификат рәсмиләштергәнче үк алып буламы?
– Була. Әти-әнинең кулында ана капиталы сертификаты булу-булмау әһәмиятле түгел, иң мөһиме - сертификат алуга хокук булсын. Бу очракта Пенсия фонды органнары сертификат рәсмиләштерүне өстәмә түләү турында карар чыгару белән бергә башкарачак.
– Өстәмә түләү гаилә кереме күләменә карыймы?
– Әлеге төр түләү гаилә кеременә, эш урынына, хезмәт хакына, пенсия һәм башка социаль ярдәм алуга карамый.
- Акчаны алыр өчен Пенсия фондына барырга кирәкме? Пандемия шартларында бу ничек башкарыла?
– Акча алу өчен быелның 1 октябренә кадәр Пенсия фондының рәсми сайтындагы шәхси кабинет, яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза язу да җитә. Өстәмә бернинди документлар таләп ителми. Кирәк булган очракта, тиешле мәгълүматны Пенсия фонды үзе соратып алачак. Гаризаларны Пенсия фондының Клиентлар белән эшләү хезмәтендә дә тапшырып була. Әмма моның өчен алдан язылып куярга кирәк. Хәзерге чорда Пенсия фонды хезмәтләреннән дистанцион рәвештә куллану отышлырак. Гаризада ана капиталына хокуклы кешенең банк счеты реквизитлары күрсәтелергә тиеш. Акча башка кеше счетына күчерелми.
– Гаиләләргә бу акча түләнмәү очраклары була аламы?
– Балага карата ата-ана хокуклары чикләнгән яисә бу хокуктан мәхрүм ителгән, айлык түләүгә хокук биргән бала вафат булган очракта, шулай ук дөрес булмаган мәгълуматлар күрсәтелгәндә акча түләнми.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә, пенсия өлкәсендәге яңалыклар белән социаль челтәр аша - безнең ВКонтакте, Фейсбук һәм Инстаграмдагы биттән танышып бара аласыз. Пенсия бүлегенең контакт-үзәгенә 8(843) 279-27-27 телефоны буенча шалтыратып, үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап таба аласыз.
Президент указы белән 11 майдан кергән төзәтмәләр буенча 3 яшькәчә балаларга апрель, май, июнь өчен бирелә торган акчаны хәзер ана капиталы хокукына ия кешеләр генә түгел, 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр бала тапкан, яки сабыйны уллыкка алган барлык гаиләләр дә алырга хокуклы.
Моннан тыш Владимир Путин соңгы мөрәҗәгатендә 1 июньнән 3 яшьтән-16 яшькәчә балаларга бер тапкыр 10 мең сум пособие бирелү хакында да әйтте. “Әлеге өстәмә акча быелның 11 маеннан 30 июньгә кадәр 3-16 яшьтә булган һәр балага каралган. Акчаны алыр өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырырга кирәк. Опекун баласы өчен гариза тапшырганда аларның күпфункцияле үзәкләргә, яки пенсия бүлекләренә алдан язылып килүләре мәҗбүри. Ә әти-әни баласы өчен гаризаны электрон рәвештә федераль хезмәт порталы аша тапшыра ала. Акча күчерү өчен банкның реквизитларын, барлык документларны дөрес, төгәл тутыру мөһим. Бер цифрда хата китү аркасында акча күчмәскә мөмкин, – диде Татарстан Пенсия бүлегендә пенсияне исәпләү һәм билгеләү бүлеге җитәкчесе Светлана Гайдук. Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә, шуңа да иртәгә үк өлгерим дип ашыгырга кирәк түгел. Пособие гаиләдәге һәр балага түләнә, дип тә искәрттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар