16+

74 яшьлек Асия апаның шәҗәрә тарихы: «Җеп очы өзелде дип уйлыйм, Аллаһы юлымда бер кешене очрата»

«Гаилә» мәчете сигезенче тапкыр «Нәселебез шәҗәрәсе» конкурсын уздырды.

74 яшьлек Асия апаның шәҗәрә тарихы: «Җеп очы өзелде дип уйлыйм, Аллаһы юлымда бер кешене очрата»

«Гаилә» мәчете сигезенче тапкыр «Нәселебез шәҗәрәсе» конкурсын уздырды.

«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, елдан-ел бәйгенең географиясе киңәя бара, катнашучылар саны да арта. Татарстан районнары белән беррәттән, Башкортстан, Оренбург төбәкләреннән дә бик теләп кушылганнар. «Бәйгенең максаты — җиде буын, ун буын әби-бабайларны гына белү түгел, ике туганнарны да барлап, алар белән туганлык җепләрен ныгыту һәм киләчәк буынга тапшыру», — ди Рөстәм хәзрәт.

Быелгы төп җиңүчегә гомрә сәфәренә юллама тапшырылды

Гран-при иясе 74 яшьлек Асия апа Гайнуллина Оренбургның Абдулин районы Яңа Тирес авылыннан. 20 елдан артык мәдрәсәдә дини дәресләр биргән. «Мөфтият рөхсәте белән, хәзер инде дәресләрне үз өемдә бирәм, дүрт төркемем бар. Дини шигырьләр, хикәяләр язам, Аллаһ рәхмәте белән, 16 китабым басылып чыкты», — ди ул.

Асия апа. Фото: Алинә Бикмуллина

Асия апа нәсел шәҗәрәсен сигез буынга кадәр төзи алган.

«Шушы зур эш бөтен туганнарны барларга, үзара туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытырга булышты. Кайсылары белән күрешеп, озаклап сөйләшеп, икенчеләре белән телефоннан аралашып, Аллаһ кушып, очлап чыга алдык. Яңа мәгълүмат табылган саен, үзгәрә, тулылана барды ул.

Җеп очы өзелде дип борчыла гына башлыйм, Аллаһы Тәгалә бер дә уйламаганда юлыма бер кешене чыгарып куя да шунда ук сорауларыма җавап табыла. Төзеп бетергәч тә, зур кәгазьгә төшереп, барлык туганнарыма тараттым. А4 форматта әби-бабайларның тарихлары белән 120 бит килеп чыкты ул», — дип сөйләде гран-при иясе.

Шәҗәрә төзүдән тыш, туганнары белән аралашу барышында җыелган мәгълүматларны туплап, якыннары турында кызыклы, гыйбрәтле язмалар да әзерләгән. Болар безнең оныкларыбыз, нәсел дәвамчыларыбыз өчен истәлек тә булып тора, ди Асия апа.

Асия апа. Фото: Алинә Бикмуллина

«Нәсел тарихын киләчәк буыннар белергә тиеш»

Әтисе белән бәйле истәлекләрне ул күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләде.

— Бу истәлекләрне миңа ир туганнарым сөйләде. Сугыш темасы булгач, алар кызыксынып тыңлап истә калдырганнардыр, мөгаен. Әткәй 20 яшендә сугышка китә. Аягы яралангач, бер чакрым араны аңа бер тәүлек буе шуышып барырга туры килә. Итеген пычак белән кисеп, ярадан аккан канны туктату өчен үзенчә ком сибеп, чорнап бәйләп куя.

Ара-тирә баш очында самолетлар оча, дошман аны элемтәче дип белеп, снарядлар ыргыталар. Ә ул алардан качу өчен бомба шартлаган чокырларга тәгәрәп төшә, аннан кабат көч-хәл белән шуышып менә. Без туасы балаларны хакына Аллаһы Тәгалә аны исән калдыргандыр. Юлына фляжкалар тоткан бер солдат очрый. Күпме генә сораса да, әтигә су бирми ул. Шунда командир килеп чыгып, солдатка пистолет терәп, әтигә бер фляжкасын бирергә куша.

Менә болар балалар, оныклар өчен бер гыйбрәт. Әби исә тылда ат җигеп, капчыклар белән эшелонга икмәк ташыган. Үзе дә ач, аты да ач, түзми, аты җиргә сузылып ята. Ә әбигә эшелонга өлгерергә кирәк. Кесәмдә бер уч солы йөртә идем, тезләнеп, аша инде, җаныкаем, тор инде, өлгермәсәм, судка бирәләр бит, дип елый-елый ялвара идем, дип сөйли иде әби.

Киләчәк буын хакына, җиңү өчен күпме авырлыклар күргәннәр. Бу тарихны киләчәк буыннар белергә тиеш. Шундый хезмәтне эшләп чыгарга булышкан өчен Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер. Шәҗәрә төзү өчен ниятең — дөрес, теләгең көчле булырга тиеш, — ди ул. 

  • «Гаилә» мәчетенең бәйге оештыру турында исә аңа шәкерте хәбәр итә. «Гомрәгә юллама отармын дип өметләнмәдем, әмма берәр призга ия булырмын дигән ышаныч булды. Бу җиңү минеке генә түгел, туганнарым, якыннарым, юлыма чыккан барлык кешеләрнең җиңүе дә», — ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading