Бөтен кешенең дә зур җитәкче буласы килмәсә дә, якын-тирәдәгеләр арасында абруй, дәрәҗә казанасы килә.
Әле бит зур җиткәче булып та, сине хөрмәт итәләрме? Икеле. Тик шушы абруй дигән нәрсәгә ничек ирешергә соң? Кешенең җәмгыятьтә тоткан урыны, дәрәҗәсе нәрсә белән билгеләнә? Ул дәрәҗәгә ирешер өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Һәр чорда абруй яулауның төрле ысуллары булган. Бу ысуллар җәмгыятьтәге кыйммәтләр белән бергә үзгәрә. Әмма беркайчан да актуальлеген югалтмый торганнары бар.
Абруй элек-электән нәселгә бәйле булган. "Алтын кашык" белән тусаң, инде абруй баскычы буенча беренче адымнар ясалган дигән сүз. Кемнеңдер хисабына булса да, исемеңне таныйлар, беләләр. Дөрес, андый кешедән дә көнләшеп булмый. Әти-әниең бик яхшы кеше булса, алардан да ким-хур булмаска кирәк. Әгәр начар яктан танылган булсалар, икеләтә кыен. "Мин андый түгел", - дигән сүзләрне расларга кирәк. Бөтенләй гади гаиләдә тусаң, бары эшләргә, эшләргә һәм эшләргә кала инде. Әле алай да, эшеңне күреп, сине күтәреп алучы булырмы?
Әйтик, Советлар союзы вакытында ат кебек җигелеп эшләсәң, иң алдынгысы булсаң, депутатлар рәтенә керү бәхете туарга мөмкин булган. Ә хәзер гади эшче кешенең кадере юк. Аеруча җәмгыять өчен тырышучы һөнәрләрнең: табиблар, укытучылар, социаль хезмәткәрләр. Бөтенләй таныш түгел кешеләрне дәвалаучы, укытучы һәм авыр вакытта терәк булучыларга кешеләрдән хөрмәт юк. Әлбәттә, бу сүзләр һәркемгә дә кагылмый. Җәмгыятьтә булган тенденцияләрне генә күрсәтә. Ләкин уйландыра.
Укымышлылык та кешегә абруй өсти. Дөрес, хәзер аңа да җиңел карыйбыз кебек. Аеруча яшьләр. "Мин укымасам да, акча эшлим", – диләр. Бәлки, буладыр да, ләкин кеше гомер буе укып та, ахмак булып үлеп китә әле. Ә кешенең укымыйча, өйрәнмичә генә “бәхетле билет” отасы килә. Аннан яшерен-батырын түгел, акча түләп укып чыгып та була... (сүзем уку өчен түләп торучылар турында түгел). Кәгазь генә алырга теләгән кеше өчен урау юллар күп. Аның шунысы аянычлы да. Бәлки, шуңа да укып чыккан дипломның кадере юктыр. Анысы инде башка мәсьәлә.
Абруй казануга акча да бик ярдәм итә. "Аны акчага сатып алып булмый", – дисәләр дә, сатыла шул. Әйтик, җитәкче өч тиенлек кеше булса да, акчасы булгач аны түзеп, әле аңа ярарга тырышып эшләүчеләр табыла. Хөрмәт итмиләр, тешләрен кысып түзәләр, ләкин эшлиләр. Бу зур җитәкченең абруе бармы әллә юкмы? Шулай ук кызык сорау.
Абруй төшенчәсен кешенең гамәлләренә бәйле дип уйлаучылар да бар. Килешәм, ләкин кызганыч, нинди генә игелекләр эшләсәң дә, нинди генә "афәрин" булсаң да, аны күрсәтә белмисең икән, абруй казану тагын икеле. Әрсезлек – ярты бәхет. Йә үзең тырышып эшлисең һәм аны күрсәтәсең, йә башкаларның эшләгәнен "селкеп" "мин" дип йөрисең инде.
Дөрес, икенче юл белән абруйлы булырга теләүчеләр барыбер бервакыт "тишелә". Яшерен дип уйлаган әйберне дә ким дигәндә ике-өч кеше белә. Аларның да авызларын томалап тотып булмый.
Абруйлы сүзен барыбер ниндидер дәрәҗәгә ирешкән кешегә карата кулланабыз. Кайвакыт кешенең ул дәрәҗәне нинди юллар белән яулап алганын да онытабыз. Анысы да табигый, чөнки тарихны – җиңүчеләр яза. Шуңа күрә кемне дә булса күккә чөйгәнче, аның моңа кадәр кайда һәм нәрсә эшләвен дә исәпкә алырга иде. Социаль челтәрләрдә “пәри туе” ясап йөргән кешеләр – Дәүләт Думасында утырышларда катнаша. Мәзәк түгелме? Танылу һәм абруй синонимнар түгел. Ә хәзер ни кызганыч, бу төшенчәләр янәшә йөри. Әгәр эшче һөнәрләр абруйлы булып саналса, андый кешене җәмгыятьтә хөрмәт итсәләр, бәлки, эшче һөнәрләрне сайлаучылар да артыр иде. Әлегә нишләргә дә белмәссең, шул телефонга ябышып ятсаң гына.
Язманы: “Абруйлы кеше кем була соң?” соравыннан башлаган идем. Җавабым шул: Үз тырышлыгы белән уңышка ирешеп, кешелеклелеген, әдәплелеген югалтмаган кеше - һичшиксез хөрмәткә лаек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар