Дәвачы Дамир әфәнде белән кызыклы әңгәмәбезне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Ач карынга баллы су эчүнең файдасы нидә? Ни өчен балны кайнар чәй белән эчәргә ярамый? Апитерапевт, ягъни бал корты һәм аның продуктлары белән дәвалаучы Дамир Исхаков бу сорауларның барлык серен ачты.
– Дамир әфәнде, кайсы бал иң файдалысы? – Гадәттә без балны ике төргә бүлеп карыйбыз: чәчәкләрдән һәм үсемлекләрдән бүленеп чыккан баллы сыекчадан (падевый мед) җыелган бал. Беренчесен барыбыз да белә. Ә икенчесе ылыслы агачлар, юкә, тал, имән яфракларында барлыкка килә торган баллы ябышкак сыекчаны эшкәртеп алынган бал. Аңарда төрле микроэлементлар һәм органик матдәләр күбрәк. Чәчәк балы шулай ук төрле сортларга бүленә, юкә, карабодай, фацелия һәм башка баллар. Аларын инде һәркем белә. Шәхсән үзем төрле үләннәрдән җыелган балны өстенрәк күрәм, чөнки аларның составлары төрле һәм алар барысы бергә кушыла да, файдасы да күбрәк була. Гомумән алганда, балда Менделеев таблицасындагы бөтен микроэлементлар да бар.
– Ач карынга баллы су эчәргә кирәк диләр, аның файдасы турында да сөйләгез әле. – Иң элек баллы суны ничек эчәргә кирәклеген искәртергә кирәк. Ашарга 1,5-2 сәгать кала җылы суга салып эчсәң, ул ашказаны согының кислоталылыгын киметә. Салкын суга салып, 15-20 кала эчсәң, киресенчә ашказаны согының кислоталылыгын арттыра. Күләменә килгәндә, бер чокыр суга бер чәй кашыгы тутырып бал саласың. Ашказаны белән проблема булганда, югарыда әйткәнчә эчәргә кирәк. Ашказаныгыз борчымаса, бүлмә температурасындагы суга салып эчәсе. Баллы суны даими эчкәндә, иммунитет ныгый, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге көйләнә, йөрәк-кан тамырлары системасына да файдалы.
– Бал искерми диләр, ә файдалы үзлекләре сакланамы соң? – Микроэлементлары саклана, әмма витамин, гормоннары бер-ике елдан җимерелә. Шуны да әйтергә кирәк: бал кортлары пычрак нектар җыймыйлар. ГИДУВта (Табибларның белемен күтәрү дәүләт институты. – Авт.) умарта оясы торган вакытта, табигатьне саклау кафедрасыннан килеп, шәһәр үзәгендә җыелган балның сыйфатын тикшереп карадылар. Һәм бу бал үзенең характеристикасы белән экологик чиста районда җыелганыннан аерылмый диярлек иде. Бал кортлары чиста нектарны гына җыя дигән сүз бу.
– Хәзер салкын тиеп авырулар чоры. Профилактика максатыннан кайсы бал продуктларын кулланырга киңәш итәсез? – Иртән борынга тома балавыз (прополис) эремәсен тамызырга киңәш итәм. Майдан ясалган бу эремә лайлалы тышчада элпә хасил итеп, вируслар керүдән саклый. Кич белән балдан ясалган сулы эремә белән юдырам. Тома балавыз бөтен микробларны һәм вирусларны үтерергә сәләтле. Коронавирус вакытында мин аның файдасын күрдем. Вируслы кешеләр белән контакт булганда да авырмый калдым. Әлбәттә, тома балавыз гына түгел, башка бал продуктларын да гел кулланып торуның нәтиҗәсе бу. Бал кортыннан чактырырга йөрүче клиентларым да коронавирус белән авырмауларын, авырган очракта да җиңел үткәрүләрен сөйләделәр.
– Сез әйткән эремәләрне сатып алмыйча, өйдә үзеңә дә эшләргә буладыр? – Майлы эремәне ясар өчен 100 грамм зәйтүн маена кофемолкада вакланган 10 грамм тома балавыз салып, вакыт-вакыт болгатып торып, 1-1,5 сәгать су мунчасында тотасың. Соңрак сөзеп, шешәгә тутырып куясың. Сыер маенда ясау авыррак, чөнки ул кайнап күбекләнә, шуңа да һичьюгы сары май (топленое масло) алыгыз. Үсемлек мае белән эшләнгәнне борынга тамызырга җайлырак. Сары майда ясалганын, бронхит булганда, җылы сөткә салып эчәргә була. Тома балавыз эремәсе яраларны төзәтергә дә булыша. Соңгы вакытта ямаш шешнең химия белән дәвалауга бирешми торган күзәнәкләрен дә үтерә дигән мәгълүмат чыкты. Моның өчен тома балавызны алып чәйнәү дә җитә. Салкын тию билгеләре күренүгә үк, тамак төбе кымырҗый башлаганда, борчак кадәр генә тома балавыз алып чәйнәргә була. Ул шулай ук пародонтозны дә дәваларга булыша. Әмма аны даими рәвештә кулланырга кирәк. Тагын шуны да әйтәсем килә: кәрәзле бал ашаганда чәйнәүдән калган балавызны (воск) төкерергә түгел, йотарга кирәк. Ашказаны-эчәклек тракты аша узганда, ул аны щетка кебек чистартып төшә, моннан тыш, балавызда 400 төрле файдалы матдә бар.
– Әмма кайберәүләрнең балга аллергиясе дә бар бит. – Сыйфатлы яхшы балга аллергия бик сирәк күзәтелә, әмма ул бар. Шикәр чире булганнарга аны күп кулланырга кирәкми. Артык җылытылган балны да ашарга ярамый. 55-60 градуска кадәр җылытканда, аңарда организм өчен кирәкле булмаган матдәләр барлыкка килә. Мунчада балны тәннәренә ышкып утыручылар бар. Бу да дөрес түгел. Даими рәвештә шулай эшләгәндә тән тиресе онкологиясе барлыкка килергә мөмкин. Балны сылап мунча алдында утырырга, аннары юып төшереп парланырга керергә була.
– Балны кайнатып эшләгәч, чәкчәкне дә ашарга ярамый булып чыга түгелме? – Нәкъ шулай. Кайнар чәйгә дә салырга кирәкми. Суның температурасы 50 градустан югары булырга тиеш түгел. Чәй белән эчкәндә, балны аерым кабып эчәргә кирәк.
– Дамир әфәнде, сезгә бал кортыннан чактырырга да киләләр бит. Аның файдасы турында да ишетәсе килә. – Бал продуктларын һәркем мөстәкыйль рәвештә куллана ала. Ә корт агуын белгечләр күзәтүе астында гына кертергә ярый. Бу эшкә үз белдегең белән тотыну тыела. Файдасына килгәндә, терәк-хәрәкәт аппараты, ягъни буыннар, умыртка баганасы авырулары, нерв системасы, тире авырулары вакытында яхшы нәтиҗә бирә. Корт агуының тагын бер үзлеге – ул радиациядән сакланырга булыша.
– Корт агуы белән дәвалау процессы турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле. – Кортны пинцет белән тотып, кешенең тәнендәге билгеле бер урыннарга чактырам да, агу канга үтеп кереп, бөтен организм буенча тарала. Җәен чактырганда кеше организмына кортның уртача 0,5-0,6 миллиграмм агуы керә, кышын – бераз азрак. Кортның энәсен тиз генә алып ташламыйбыз, ун минут тоткач кына алабыз. Ә инде корт очраклы гына урамда яки бакчада чакса, аллергия куркынычы булмасын өчен, энәне тиз генә алырга кирәк. Әмма аны дөрес алу зарур. Ике бармак белән кысып алганда, энә өстендәге “капчык”ка басып, киресенчә агуны чыгарасыз гына. Шуның өчен тырнак очы яки башка әйбер белән төртеп чыгарган кебек алыгыз.
– Бал белән агуы гына түгел, үлгән кортлар үзләре дә файдалы диләр бит. – Кортның тәнендә хитозан дигән матдә була. Ул кешенең күзәнәк араларына үтеп керә дә, авыр металл тозларын, төрле зарарлы матдәләрне җыеп, организмнан чыга. Җыеп кына әйтәндә, организмны чистарта.
– Аны ничек кулланырга? – Алырга да ашарга (елмая). Әмма энәсе булырга тиеш түгел. Төнәтмә дә әзерләргә була. 2-3 аш кашыгы кипкән корт алып, кофемолкада изәргә һәм 1 литр су салып, 2 сәгать су мунчасында кайнатырга. Көненә ике тапкыр ашарга кырык минут кала берәр аш кашыгы эчеп куярга. Бу төнәтмә организмны чистарта, холестеринны киметә. Простатиттан да файдалы.
Комментарийлар