16+

«Аерылмагыз» җыры аша татар теленә гашыйк булдым»

Япониядә татар телен өйрәткән Юто белән әңгәмә.

«Аерылмагыз» җыры аша татар теленә гашыйк булдым»

Япониядә татар телен өйрәткән Юто белән әңгәмә.

Япон егете Юто Хишиама татар телен үзе өйрәнеп кенә калмый, аны Япония студентларына да укыта. Татар теле белән кызыксынуы 2011 елда социаль челтәрләрдә «Аерылмагыз» җырын тыңлаудан башланган. Соңрак аны татар мәдәнияте, милли ризыклар, Казан архитектурасы һәм телебезнең үзенчәлекле яңгырашы кызыксындырган.

Бер җырдан башланган кызыксыну

Юто Казанда да ике ел укып яшәгән. Бүген ул Токиода татар телен укыта, ә гаиләсендә япон һәм таҗик телләре яңгырый. Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан без Юто белән телләрнең халыкларны якынайту көче, татар теленең японнар өчен үзенчәлекләре, Казан хатирәләре һәм татар милләтен киләчәк буыннарга тапшыру турында сөйләштек.

— Юто әфәнде, татар теле белән кызыксынуыгыз бик үзенчәлекле башланган икән. Сезне 2011 елда татар теленә нәкъ менә нәрсә җәлеп итте?

— Татар теле белән кызыксынуым 2011 елда «Аерылмагыз» җырын тыңлаганда башланды. Татар теленең үзенчәлекле яңгырашы, моңлы җырлар, милли ризыклар, матур биналар, традицион дизайннар җәлеп итте. Шуннан соң татар теле һәм мәдәнияте белән кызыксынуым көчәя барды. Башта бер җырдан башланган кызыксыну соңрак зур бер дөньяга әверелде.

— Бүген сез Япониядә татар телен үзегез генә өйрәнеп калмыйча, башкаларга да укытасыз. Студентларыгыз күпме һәм алар татар телен ни өчен өйрәнә?

— 2020 елның көзге семестрыннан ук татар телен японнарга өйрәтәм. Токио чит телләр университетында татар теле дәресе ел саен көзге семестрда гына уза. Елына 10-20 студент йөри. Шул ук университетта онлайн уздырылган ачык курслар кысаларында да дүрт ел татар теле курсларын алып бардым. Йөрүчеләрнең күбесе, гомумән, телләр, аеруча төрки телләр белән кызыксынучылар. Иң кызыгы алар татар телен ниндидер мәҗбүри ихтыяҗ аркасында түгел, ә кызыксынганга, яраткан шөгыльләре буларак өйрәнәләр.

Студенты. Фото: ТИ

Казан белән дә бәйле

— Япон студентларына татар телен өйрәнү җиңелме? Иң авыр һәм иң кызыклы ягы нәрсә?

— Иң авыры кирилл хәрефләре. Укый белү өчен күп вакыт таләп ителә. Ә иң кызыклы ягы япон теле белән охшаш грамматикасыдыр дип уйлыйм. Сүз тәртибе һәм кушымчалар ялгану системасында охшашлыклар бар. Японнарның күбесе инглиз һәм башка Көнбатыш Европа телләрен генә өйрәнә. Шуңа күрә кирилл хәрефләре дә, татар теленең грамматикасы да алар өчен яңа нәрсә.

— Сезнең өчен татар теле чит тел генә түгел, ул Казан белән дә бәйле. Казанда укыган елларыгызны ничек искә аласыз?

— Казанда укыган һәм яшәгән ике ел яшьлегемнең онытылмаган, кабатланмаган матур мизгелләре булып күңелемдә калган. Татар теле дә исәптә төрле нәрсәләрне өйрәнергә, тәҗрибә тупларга, дуслар табарга, сәяхәт итәргә насыйп булды. Миңа ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтлемен. Тагын күрешергә насыйп булсын иде.

Студенты. ФОТО: ТИ

— Татар халкының нинди сыйфатларын аеруча хөрмәт итәсез?

— Кунакчыллык һәм тәртиплелек. Монда Ислам диненең өлеше дә бардыр дип уйлыйм. Әлеге ике сыйфат японнарга да хас.

Аеруча Сәмәрканд пылавын яратып ашыйбыз

 — Сезнең гаиләгез үзе дә төрле мәдәниятләрне берләштерә. Өегездә бу күптөрлелек ничек чагыла?

—  Хатыным Зәринә Сәмәркандта туган, ул Үзбәкстаннан. Милләте буенча яртылаш үзбәк, яртылаш таҗик. Япониягә ун ел элек укырга килгән. Биш ел элек Токио чит телләр университетында таныштык. Икебез дә лингвистика юнәлешендә белем ала идек. Соңрак икебез дә Ислам динен кабул иттек. Өч ел элек өйләнештек, мәчеттә никахыбызны укыттык. Узган ел улыбыз Миран туды. Хәзер безнең гаиләдә берничә мәдәният һәм тел бергә үрелеп яши. Минемчә, бу безнең өчен зур байлык. Иң мөһиме — бер-береңнең телен, мәдәниятен һәм дөньяга карашын хөрмәт итү.

Хатыным япон телен камил белгәнгә, күбесенчә үзара японча аралашабыз. Шулай булса да, мин дә аның туган телен таҗик теленең Сәмәрканд диалектын тырышып өйрәнәм. Шуңа күрә өебездә ике тел яңгырый. Күптөрлелек телгә генә түгел, ашларга да чагыла. Хатыным кайвакыт Сәмәрканд ризыкларын пешерә. Аеруча Сәмәрканд пылавын яратып ашыйбыз. Суши ашарга да яратабыз.

Плов. ФОТО: ТИ

— Улыгыз Миран нинди телләр беләчәк? Аңа татар телен дә өйрәтергә уйлыйсызмы?

— Таҗик һәм япон телләрен өйрәтәбез. Хатынымның гаиләсе бик зур, һәм алар үзара таҗик телендә аралашалар. Миран да алар белән аралаша белсен өчен таҗик телен өйрәтәбез. Елдан-ел мөһим булып барган инглиз телен дә өйрәтергә уйлыйбыз. Татар теле гаиләбездә урын алмаса да, ул икебезне кавыштыруда зур роль уйнады. Киләчәктә улым үзе кызыксынса, ярдәм итәрмен.

— Япониядә Татарстан һәм татар халкы турында нәрсәләр беләләр? Сез үзегез татар мәдәниятен японнарга ничек таныштырасыз?

— Япониядә Татарстан һәм татар халкы турында белүчеләр бик аз. Берничә ел элек бездә Алина Зәһитова һәм Камилә Вәлиева бик популяр булып китте. Ләкин аларның татар икәнен бер кеше дә белми диярлек иде. Татарстан һәм татар халкын таныту өчен мин иптәшләрем белән ике китап чыгардык: берсе Татарстан турында, икенчесе татар теле турында. Аз гына булса да Татарстан һәм татар халкын белүчеләр күбәйгән булса, шатланыр идек.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading