16+

Аерылышу нокта түгелме? Ни өчен кешеләр еллар үткәч элекке ярларына кире кайта

Элекке ир яңасыннан яхшыракмы? Ни өчен озак кына аралашмый, хәтта бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җиткән парлар кабат ярәшә?

Аерылышу нокта түгелме? Ни өчен кешеләр еллар үткәч элекке ярларына кире кайта

Элекке ир яңасыннан яхшыракмы? Ни өчен озак кына аралашмый, хәтта бер-берсен күрә алмас дәрәҗәгә җиткән парлар кабат ярәшә?

Психологлар, дин әһеле белән шул хакта сөйләштек. 
РИА Новости мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган елда теркәлгән никахларның 32 проценты россиялеләр тарафыннан кабат корылган.
2025 елда Россиядә никах турында барлыгы 2 717 932 гариза бирелгән. Кәләшнең уртача яше — 32,5 яшь, ә кияүнең — 34,6 яшь.

Беренче никах: мәхәббәт, өмет һәм фаҗига
Ирем белән безне апам очраштырды. Дөресен әйтим, аны җитди кабул итмәдем. Ләкин берничә ай рәттән телефоннан очрашу турында язып, чәчәкләр җибәреп йөргән Айдар (исеме үзгәртелде) йөрәгемне эретте булса кирәк. Әти-әниләр һәрвакыт гражданлык никахына каршы булдылар, шуңа күрә без бик тиз генә өйләнештек.

Беренче балабыз үле тугач, гаиләдә киеренкелек барлыкка килде. Ирем гүя өйдән качарга тырышты, эштән соң кайта башлады. Мине бар дип тә белмәде. Гүя мин бушлай кушымта идем. Паспортта ир белән хатын булсак та, тормышта нәкъ киресе иде. Мин тирән депрессиягә бирелдем. Балабызны югалтудан шашмас өчен, үзем генә калганда үкереп елый идем. Иң авыр чакта да терәк эзләдем аңардан, ләкин вакыт узу белән уртак кайгы безне берләштерү урынына, читләштерде. Бөтен әйберемне җыйдым да әти-әнием янына кайтып киттем. Иремнең номерын блокка керттем.

Алты ел тынлык һәм яңадан очрашу

Аерылышканнан соң ул башка шәһәргә күчеп киткән, моны уртак дустыбыз әйтте. Мин гадәти тормыш белән яшәдем. Йөрәгемдәге тирән яраны беркем дә дәвалый алмас иде. Дингә килү, психологлар ярдәме, үз өстемдә эшләү — болар барысы да мине упкыннан чыгарды. Авыр чакта янымда апам булды, әнием борчылуын сиздермәскә тырышты.
Айдар белән аерылышуыбызга нәкъ алты ел үткәч, уртак дустыбызның туган көнендә очраштык. Аның килүен белсәм, бармас та идем. Кафедан чыгып качудан көчкә тыелып утырдым. Саубуллашып чыгып барганда, Айдар куып тотты да озатып куярга рөхсәт сорады.
— Блоктан алып ат. Синең хәлләреңне дә белә алмыйм. Миңа булган үпкәңне онытмасаң, без һаман сак белән сок кебек яшәрбез, — диде ул.

Икенче шанс: сынау һәм үзгәреш
Алты ел дәвамында ул да күпне кичергән, психолог белән эшләү аны да упкыннан алып чыккан. Ул үз хаталарын аңлавын әйтте.
Ярты ел аралаштык. Ул элекке хаталарны кабатламаска ант итте. Ә миндә һаман ачу бар иде. Апам янәдән безне кавыштырды:
— Әллә кушылып карыйсызмы соң? Никах белән яшәп карагыз, — диде.
Тиздән йөкле булуымны белдем. Кесарев кисеме белән тапканга, баланы күтәрергә дә, өй эшләрен эшләргә дә ярамый иде. Боларның барысы ирем җилкәсенә төште. Ул «эх» тә димәде. Эшеннән ял алды, баланы карады, хәтта үзе юындырды. Хәзер улыбызга 12 яшь. Футбол белән шөгыльләнә. Холкы буенча икебезгә дә охшаган.

Кабат никах: бәхетме, куркынычмы?
Бер коега икенче тапкыр керү-кермәү мәсьәләсе бәхәсле. Еллар буе түзеп яшәп тә үзгәрмәгән кешеләр бар. Минем гаилә тарихым, бәлки, сирәк очрактыр.

Хаталар өстендә эшләү
Психолог Гөлүсә Малик кызы Ахунова никахны ир белән хатын эчке үзгәрешләргә әзер булганда гына саклап калырга мөмкин дип саный.

– Аерылышулар кинәт барлыкка килми. Киеренкелек, талаш, конфликтлар өелгәннән-өелә бара. Бу халәт үзе үк ниндидер үзгәреш кирәклегенә басым ясый. Мондый гаиләдә һәркемгә дә читен, ә иң авыры балалар җилкәсенә төшә. Вакыйгаларның иң оптималь үсеше – кешеләрнең үзгәрешләргә ризалыгы.

— Ни өчен күп кешеләр элеккеге партнерлары белән мөнәсәбәтләрне кабат торгызырга омтыла?
— Психология күзлегеннән чыгып караганда сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Кемдер кылган хаталарны төзәтергә омтыла, кемдер сагына, ялгыз калудан курку шулай ук сәбәп булып торырга мөмкин, эмоциональ яктан нык элемтә булырга да мөмкин.
Әмма бу пунктларны үтәп кенә ул әле матур яшәп китәчәкләр дигән сүз түгел. Монда ике якның да теләге көчле булу кирәк.

— Элеккеге тормыш иптәше белән яңадан очрашуга нинди факторлар йогынты ясый?
— Элеккеге тормыш иптәше ул эмоциональ яктан тыгыз элемтәдә булган ике кешенен бәйләнеше. Күпме генә тырышсак та бу элемтәне без үзгәртә алмыйбыз. Ул безнең шәхси тормышыбызның бер өлеше. Монда инде негатив һәм позитив (эмоцияләр) факторлар да үз ролен уйнарга мөмкин. Иң мөһиме бу очракта үзеңне дөрес тоту.

—  Элеккеге партнер белән кабат өйләнешүнең, кияүгә чыгуның уңыш ихтималы никадәр зур?
— Психология күзлегеннән караганда элекке партнерларга янәдән кушылып китү бер караганда җайлырак, чөнки алар бер-берсенең уңай һәм тискәре якларын яхшы белә, кире кушылган очракта хаталар өстендә нык уйланылган, тиешле нәтиҗәләр чыгарылган булырга тиеш.
Аерылу кичереп, янәдән бергә тормыш корган очракта бәхетле, романтик тормыш белән гомер кичерүче парлар да бар, шунлыктан монда һәр адым уйланылып, ныклы карар кылып эшләнергә тиеш.

Шулай ук әлбәттә, мондый адымның тискәре яклары да булырга момкин
1. Бер береңнән читләшү, шулай ук, күңел кайту
2. Күптән аерылган парларның тормышка карашлары башка төрле булырга мөмкин.
— Партнерның барлык уңай һәм тискәре яклары турындагы белгәннәрне исәпкә алып, элеккеге ярың белән мөнәсәбәтләрне торгызуда плюслар бармы?
— Элеккеге мөнәсәбәтләрне торгызу өчен үз өстеңдә нык эшләргә, бу адымның сиңа кирәкме-юкмы икәнлеген, ни өчен кирәклеген аңларга кирәк. Кеше карбыз түгел, аны ярып карап булмый, без беркайчан да кеше күңелендә нинди уйлар барлыгын белә алмыйбыз, әгәр инде чыннан да кешене яратып, аны кабул итеп аласың икән, бу бик җаваплы адым, ә плюслар һәм минуслар һәркемнең үзеннән тора.

— Иске мөнәсәбәтләрне яңартуның нинди куркынычлары бар?
— Алар берничә, санап китик: 
1. Элекке проблемаларның янадан калкып чыгуы.
2. Ышану, ышанмау мәсьәләсе килеп туарга мөмкин.
3. Артта калган психологик травмаларның яңадан калкып чыгуы.
4. Өмет өзелү (Разочарование).
Кайбер кешеләр үзгәрми. Ягъни, әгәр ул сезгә беренче никахта хыянәт иткән икән, сез аңа ничә тапкыр кияүгә чыксагыз да, тарих кабатланачак. Йөремсәк (халык телендә бабник) – ул хроник һәм дәвалап булмый торган «патология». Ул сезгә кирәкме?
Абьюзерлар, башка агу чәчә торган, ягъни токсик кешеләр белән дә шул ук хәл. Әгәр мөнәсәбәтләрдә хисси «таган» (йә барысы да яхшы, йә бик нык начар, яки кат-кат барысы да түгәрәк буенча бара), гиперконтроль һәм тыюлар («Син кайда/кем белән?», «Өйдә шул сәгатьтә бул», «Син беркая да ялгыз бармыйсың» һ. б.), бәясен төшерү һәм кимсетү («Миннән башка син кемгә кирәк соң?») һәм башка психологик, физик һәм финанс яктан «көчләү» – болар барысы да элеккеге ир белән хатын белән кабатланган никахта да булачак.

— Кабат кушылганнан соң нинди принципларга таянып яшәргә яки эш итәргә?
— Аерылышуның сәбәбе нинди иде? Кайвакыт ул ир белән хатын арасындагы каршылыклар белән генә түгел, ә зарарлы гадәтләр, тормыш өчен куркыныч белән дә бәйле була. Әгәр элеккеге ире хәмерле эчемлекләр куллана, үзен агрессив тота, эшләми һ.б. икән, кеше терелгәнче, яман гадәтләреннән арынганчы, үзе һәм үз гамәлләре өчен җаваплылык алырга әзер булганчы, аңа кире кайтмау яхшырак.
Гаиләдә һичшиксез сөйләшү булырга тиеш. Гаилә корганчы яхшы дуслар, бер-береңә ышана һәм теләсә нәрсә турында сөйләшә ала торган кешеләр булу мөһим.
Партнерларның озак еллар бер юнәлештә карарга мөмкинлек бирә торган уртак кыйммәтләре бармы-юкмы икәнен ачыклау мөһим. Аларның гаиләсенең тоткасы нидә? Бу бик мөһим. Әгәр дә тормыш кыйммәтләре бик нык аерыла икән, алга таба да өмет өзелергә мөмкин.
Аерылышу сәбәпләрен ачыклау бик мөһим. Үз хаталарыңны аңларга (тормыш алар аша сезне нәрсәгә өйрәтте), бер-берең алдында үз хаталарыңны тану мөһим. Үткәндәге каршылыкларны җиңү планын төзергә кирәк.
Һәм, әлбәттә, ярату теләге бик мөһим! «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат», дигән гыйбарә бик актуаль. Үзеңне хөрмәт итәргә һәм яратырга, үз мәнфәгатьләреңне, талантларыңны белергә, аларны үстерергә кирәк. Шулай ук үз партнерыңа да үсәргә ярдәм итәргә.
Гаилә тормышы уңышлы булсын өчен, көн саен ярату һәм кызыксыну белән, рәссам буларак, үз картинаңны тудыру мөһим. Тормыш матавыкларында йөзеп, вак-төяк аркасында бәйләнүдән баш тартыгыз. Ачулану урынына һәр көн шатлык белән тулы булсын, шелтәләр урынына үзара ярдәмләшү тантана итсен.

«Иске проблемалар беркая да китми»
Диләрә Сафина, Казанда «Гаилә» мәчете каршындагы «Адәм белән Һава» гаилә кору үзәгенең җитәкчесе

– Тормыш тәҗрибәмдә андый очракларны хәтерлим. Хәер, берничә уңай тәҗрибә бар, тик алар бармак белән генә санарлык. Бу очракларның төп сәбәбе – балалар. Аларга психологик яра ясамас өчен кире кушылганнар иде. Безнең партнерыбыз ул – безнең көзгебез. Ни өчен ул миңа шундый мөнәсәбәттә, дип уйларга кирәк.
Аерылышуның сәбәбе хыянәт һәм агулы мөнәсәбәтләр булмаса да, элеккеге ирегез белән никахта сезне нәрсә канәгатьләндермәгән, аерылышырга нинди фактор этәргәнлеге турында уйлагыз.
Кайчак никах мәхәббәт булмаганда үз-үзен «ашый» һәм очкынланудан туктый. Андый ир белән хатын чын-чынлап аерылышкач кына яңадан башлый алалар. Тынычланалар, ял итәләр, бер-берсенә читтән карыйлар, яңа көч белән гаилә тормышына керәләр.

Кабат никахларның катлаулылыгы шунда ки, иске проблемалар беркая да китми. Шуңа күрә күп кенә парлар яңадан аерылышалар. Башта партнер үзгәрде, башка кеше булды кебек тоела. Ә күпмедер вакыттан соң тагын шул ук хәлләрнең кабатлануы ачыклана. Һәм кешеләр аерылышу вакытында партнерның ни өчен яхшы якка үзгәрмәвенә бик гаҗәпләнәләр.

Дин күзлегеннән
«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин аңлатмасы:

Кеше үз өстендә эшләү, үз-үзен үстерү өстендә эшләсен, үзенең эчендәге шайтаннар, үзенең начар гадәтләре белән көрәшсен өчен динебез кирәк тә. Әйтик, кешенең тумыштан килгән билгеле бер холык үзенчәлеге, мәсәлән, кызып китүчәнлек, саранлык, көнчелек яки инде юмартлык, тынычлык һәм башка күркәм сыйфатлары була. Һәр кеше төрле, бөтен яктан да идеаль түгел. Кеше үзенең начар сыйфатлары белән көрәшсә, динебез аңа ярдәмләшә генә. Ир белән хатын арасында төрле хәлләр булырга мөмкин. Бу исәптән, исламда менә болай диелә: «Никахта начар яшәсәң дә - ул аерылышуга караганда әйбәтрәк». Чөнки никахны саклау – бу безнең беренчел вазифа. Әгәр кеше никахны сакларга тырыша икән, бу кеше бәхетле булырга мөмкин. Бәхет киңкырлы төшенчә, ул ризалыктан килә. Әмма күпчелек очракта бәхетне кеше рәхәтлек белән бутый. «Миңа рәхәт булсын», янәсе. Әгәр аның рәхәтлеге бозыла икән, димәк, мөнәсәбәтләрне дә сакларга кирәк түгел дип уйлый ул. Болай яшәгәндә беркем белән дә тотрыклы мөнәсәбәт төзеп булмый. Мөнәсәбәт корбан итүгә корылган. Шулай булганда син рәхәтлекне читкә куеп торырга тиеш. 
Ир белән хатын кайчак үз-үзен күрә алмас дәрәҗәгә килеп җитә, бу очракта дин аларны бергә яшәргә мәҗбүр итми. Кайчак ир кеше икенче яртысына зыян китерә башлый, яки киресенчә. Бу очракта аерылу мөмкин. Аның да үзенә күрә тәртибе бар. Ир кеше өч тапкыр талак әйтергә тиеш. «Талак» сүзе бер генә тапкыр әйтелә икән, ир белән хатын бергә яшәүләрен дәвам итә ала. Бу очракта ир кеше, аерым яшәүгә өч ай вакыт узмаган булса, кире уйлап, хатынын кайтарырга да мөмкин. Ә инде бергә яшәми башлауларына өч ай вакыт узган очракта, яңадан никах укытылырга һәм мәһәр түләнергә тиеш. Әмма мондый хәл дә өчтән артык кабатлана алмый.
Ә менә кире кайтару өчен ул хатын-кыз кияүгә чыгарга, яңа ире белән җенси мөнәсәбәткә керергә, аннан соң шул ирдән аерылып кире беренче иренә никах белән кайта ала. Аерылып йөрү уен эш түгел, безнең дәүләт кануннары буенча кеше чиксез рәвештә өйләнергә, кияүгә чыгарга мөмкин. Ләкин бу дингә кагылмый. Ир белән хатын өч тапкыр торып аерылган икән, биредә АллаҺы Тәгалә болай ди: «Бәлкем, сез бер-берегезгә туры килмисездер. Хатын-кыз башка ир белән торып карасын әле, ди. Кайчак кешенең тышкы матурлыгына, чибәрлегенә карап кына без алданабыз. Тора-бара аның холыксызлыгы, тискәре сыйфатлары ачыклана. «Син бит мондый түгел идең», дип уфтанабыз. Ул шундый булган, сез аны күрергә генә теләмәгәнсез. «Чир китә, гадәт китми», «Тау урыныннан күчте дисәләр ышан, кеше үзгәрде дисәләр, ышанма», диелә бит мәкальләребездә дә.

Җырчылар тормышыннан
Сиринә Зәйнетдинова:  «10 елдан соң янәдән кавыштык»

– Безнең арада булган барлык үпкәләрне, кимчелекләрне аңлашылмаучанлыкларны онытырга сүз бирдек. “Бүгеннән без чиста яңа биттән башлыйбыз. Элек булганнар артта кала”, - дидек. Шул сөйләшүдән соң, көнләшеп, үткәннәрне искә алганыбыз булмады. Бер балык башын чәйнәгәндә, кушылуның сәбәбе бармы соң? Бик матур аңлашып яшибез. Безне кызыбыз кавыштырды. Беркем каршы килмәде. Ике яктан да әти-әниләр бер тапкыр да авыр сүзләр әйтмәделәр. Бу вакытта да безгә гаилә терәк булды, мин аларга бик рәхмәтлемен.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading