Теләче җирлегендә туып үскән каләмдәшебез Рәйхана Шәйхиеваның вафатына 26 ел...
Тормыш ыгы-зыгысы, көндәлек мәшәкатьләр белән вакыт үткәне дә сизелмәгән димим, якыннары, сүз дә юк, җан әрнүен, сүнмәс сагыш, зарын йотып яшәгән.
Хатирәләр...
Без журналистика факультетында бер тирәдә укыдык, Рәйхана ике генә курс югары иде. Ул тулай торакта яшәде, ә мин бер әбидә. Аның белән үзебез укыган бинаның 13 катында яисә китапханәдә, яки укудан тыш чараларда гына күрешә идек. Рәйхананы төсмерләргә тырышсам, аның йөзеннән китмәс елмаюы, тыйнаклыгы күз алдына килә. Артык чая да түгел, әмма үзенә генә каратып тотаа торган сәләте бар иде: йә аның үзен тыңлыйсың, йә аңа сөйлисең. Зур гына кызыл кашлы алтын йөзек кия иде ул, менә шул да хәтеремдә әле.
Хәтер кишәсендә эзләнә торгач кына аңлыйсың – сагынылган... 27 гыйнвар кичендә Рәйхананың туган җире Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында мәрхүмәне искә алу һәм дуслары ярдәме белән нәшер ителгән шигырьләре җыентыгын тәкъдир итү кичәсе дә шул нияттән үткәрелә. Әгәр дә үзе исән булса, инде әллә ничә китабы дөнья күрер иде дә, тик Рәйхана, кызганыч, җиргә атылган йолдыздай, арабыздан бик иртә китеп барды бит...
– Фотосурәтләрен алып карарга да йөрәк җитми иде, вафатыннан соң алып куйдык та, кагылырга да кыймадык. Авыр иде безгә ансыз. Әнисез үстек, әтисез тормыш ярдык, инде менә күтәрелеп киләбез дигәндә генә кәүсәбезнең иң яшь, безне ышыклардай ботагы каерылды. Хәзер фотосурәтләрне карыйм да, күп нәрсә искә төшә: монысын онытканмын, анысын хәетерләмим, дим. Дөньядан ваз кичмәсәк тә, йөрәктән хәсрәт китмәгәч, гам дә калмый икән. Рәйхананы искә алу кичәсенә әзерләнү безне бәхетле елларга кире кайтарды. Фотосурәтләрне дә йөз актардык, язуларын, көндәлекләрен дә кат-кат укыдык, – ди Рәйхананың бертуган апасы Равилә ханым.
Рәйханадан ул 4 яшькә генә олырак. Әниләре Тәгъзимә ханым бакыйлыкка юл алганда Рәйхана 8 айлык кына була. Равил, Рәис, Рәхилә, Равилә, Рәйхана – ярты ятимлек сагышы белән үсәләр.
– Безнең белән әтиебез Исмәгыйлнең кияүгә чыкмаган Халисә исемле апасы тора иде, әни урынына ул калды, дәү апа кулында үстек. Әти безнең хакка өйләнмәде, балалар дип яшәде. Күңелләре төшмәсен, кимсенмәсеннәр дидеме икән, әниле балаларның төшенә дә кермәгән тимераяклар, чаңгылар, велосипедлар алып бирде, иң матур киемнәрне дә авылда без кидек. Әти җәйләрен кырда иген урды – комбайнчы, кышын он тартты – тегермәнче, моңа өстәп балта остасы да иде. Агачтан бизәкләп тәрәзә йөзлекләре, тәрәзә рамнары ясады, бик күпләргә өйләр җиткерде. Ике абыйны да үз кулы белән йортлы итте. Элек бит бар эш балта белән пычак, ышкы теленнән үтә иде, кулдан эшлисе! Акчага тилмермәдек, әти ял күрмим димәде, безнең өчен көне-төне эшләде. Безнең әти кебек йомшак күңелле, кайгыртучан, тәрбияле ир бүтән юктыр дим җир йөзендә. Яшәрлеге бар иде, лаеклы ялга чыгасы елны, каты авырудан өзелде... Рәйхана, бәгырькәем, әтидән соң тере ятим калды. Без дүртебез дә ул чакны гаиләле идек инде. Төп йортта дәү апа яшәде, Рәйхана да укыганда атна саен кайтып йөрде, без дә көндәлек хәлен белдек. Дәү апаны картлыгында бик кадерләдек, – ди әңгәмәдәшем.
“Бер кабергә ике җанны җирләдек”
Рәйхана балачагында гел укытучы булып уйный. Ике апасын өйдә тезеп утырта да дәрес бирә, шкаф йөзенә акбур белән язгандай итенә, дәфтәрләренә билгеләр тезә. Үзе сөйли, нидер өйрәтә. Укытучы булыр бу, дисәләр дә, яшүсмер чорында Рәйхана күңеленә икенче хыял килеп керә – каләм тибрәтергә керешә.
– Альбомдагы кайбер фотосурәтләр астына дүртюллыклар язып куйган. Исең китмәле, рифмаларына кадәр матур! Язмалары “Ялкын”, “Сабантуй”, “Саба таңнары” газеталарында басылгач, уе ныгыды – журналист буласы килде, – ди Равилә ханым.
Рәйхана Шәйхиева республика матбугатында да үз исемен уеп калдырды. “Татарстан яшьләре” кебек абруйлы газетада эшкә калу мөмкинеге булса да, ул туган ягына ашкынды. “Теләче хәбәрләре” газетасына эшкә урнашты.
– Йөргән егете башка иде... Ул хакта сөйләү хәзер яхшы да түгел инде, гаиләләре бар. Аллаһының язган никахыдыр – Рафис исемле авыл егете белән кавыштылар. Дәү апа үлгән иде инде, Рәйхананы җыйнаулашып кияүгә бирдек. Фотосурәтләрне карыйм да шаккатам, үзе дә, күлмәге дә матур, бәхетле көннәре. Рафис йортына килен булып төшкәч тә, төп йортны ташламады ул. Тана асрый иде, аны да бетермәде, көн саен килеп карап йөрделәр. Бер авылда яшәгәч терәк идек бер-беребезгә, – ди Равилә ханым.
Иң үкенечлесе, район үзәгенә барасылары булса, бер-берсенә белгертергә ияләшкән ике бертуган, Рәйхананың соңгы сәфәре алдыннан, ни сәбәпледер, сөйләшә алмыйлар.
– 29 гыйнвар иде ул. 1998 ел. Мин дә ул көнне иртүк районга чыгып киттем. Машинабыз юк иде әле, юлга чыгып, узгынчы машиналарга кул күтәрәсе. Рәйхана да районга барасы икән. Аягына итек киеп чыккан, ире белән КамАЗга утырганнар да, итегемне алмаштырып киләм әле, дип, мәчет буенда төшеп калган. Сапогиен киеп чыккач, мәчеткә кереп сәдака биргән. Авыл кешесенә утырып, олы юлга чыгып барганда, каршыларына килгән машина белән бәрелешкәннәр. Бөтен авырлык Рәйхана ягына туры килгән, алга утырган була ул. Йөкле чагы... Килеп әйткәч, мин ауганмын. Хәтерләмим дә. Баласын яргач та алмадылар, үз карынында калдырдылар, бер кабергә ике җанны җирләдек... – ди Равилә ханым.
1975 елның 18 июнендә туган Рәйханабыз 22 яшендә бакыйлыкка юл алды. Кабере әти-әнисе янәшәсендә үк булмаса да, бер тирәдә... Узган җәйдә ташын яңартканнар.
– Ире дә бу югалтуны бик авыр кичерде. Тормыш дәвам итә бит, ул өйләнде, балалары бар. Гаиләсенә авырлык китерәсем килми, матур яшәсеннәр. Рәйхананы яратты ул, йөрәгенең бер почмагында ул ярату яшидер, ышанам. Мин аңа бәхет телим. Ә без гомер ахыранача Рәйхана сагышы белән яшәрбез. Әле көндәлеген укыганда юлыктым, кемнеңдер туенда үзем гармун шыгырдатып, җырладым, дигән. Ул гармун каян килгәндер, бездә чынлап та гармун бар иде. Рәйхана еш булмаса да уйнаштыргалады. Әмма дә матур, моңлы иде аның тавышы. Мин бер нәрсәгә инандым, кыска гына гомерен дә сеңлебез якты итеп яшәргә өлгерде. Курсташлары, остазлары, дуслары бүген дә Рәйхана дип өзелеп торалар икән, димәк аның яктылыгы алар күңелендә дә яши дигән сүз, – ди Равилә ханым.
Комментарийлар