Ялгыз гомер кыен булачагын, Бала ятим булып үсәсен Аңласа да ана риза булды. Бала гомерен ничек кисәсең? Карынында яралганнан башлап, Өзелеп сөйде бәгырь җимешен.
Сөйләшергә нарасые бар бит хәзер, Тоя хәтта йөрәк тибешен. Ә беркөнне... Ана хәле китеп кинәт егылды.
Бала нәни кулын әнисенә сузды... Тойды әнисе – Бертын ана белән бала Бер җан булып бергә тоташты. Аннан... Акрын гына аерылды куллар...
– Балам! – Җаннан өзелеп чыккан аваз, Кайтавазлар булып томырылды Һәм... күккә ашты... Ана әкрен генә торып, Ишек яңагына сөялде.
Комментарийлар