Белмим, миңа нәрсә ныграк ошыйдыр – гөмбә җыюмы, әллә көзге урман буйлап пычак тотып йөрүме.
Ахмак ир яныннан тыныч кына уза алмыйм – миңа йә дуслашырга, йә дошманлашырга, йә аңа кияүгә чыгарга булсын.
Популяр булырга теләмим – элекке ирләремнең берсе дә мине белүе белән мактанмасын.
Беркайчан да чалкан ятып еламагыз: күз яшьләре колакка агып төшә – кытыклый һәм көләсене китерә.
Кайчагында мин үземә болай дип әйтәм: «Зинһар өчен тукта үз-үзең белән сөйләшүдән».
Үземнең аралашмаучанлыгым белән кемнедер сокландырырга телим.
Үскәч кем булганымны мин әле дә белмим.
Тәмәке алганда кибеттә паспортымны сорамыйлар инде, тик акчаны һаман сорыйлар әле.
Көненә 100 грамм шәраб эчүне файдалы гамәл диләр. Мин бүген җиде файдалы эш эшләдем.
Комментарийлар