1957 нче ел. Мин беренче класска укырга кердем. Укытучыбыз – Галия апа Закирова. Класста егерме дүрт укучы идек.
1 «Б» классы. Мәктәптә беренче класс икәү иде. Туган авылым бик зур, матур. Авылга керүгә «Гүзәл Яңгулым» дип язылган. Класста кызлар арасында бары тик мин генә укучы формасында идем: көрән штапельдән тегелгән күлмәк, ак алъяпкыч, чәчемдә ак бантик. Әни үзе теккән. Ә аның бит тегү машинасы юк иде. Ул елларда аны сатып алу зур проблема булган. Әни күрше Гизенисә әбигә кереп тегә иде.
Мин өченче класста укыган елларда «Яшь ленинчы» газетасына мәкаләләр яза башладым. Мәктәптә, авылда булган хәлләрне яза идем. Бер елны газетада «Җәйнең бер көне» дигән темага конкурс узды. Мин җиңүче булдым. Миңа бүләк итеп редакция «Маркс кызлары», Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» китапларын мәктәпкә җибәргән. Ул китапларны мәктәп директоры Шәриф абый Гарипов 1 сентябрь көнне бөтен мәктәп укучылары алдында миңа тапшырды. Нинди бәхетле минутлар!
1962 елда безнең авылда балалар бакчасы ачылды. Мин ул турыда мәкалә язып җибәрдем. Ул газетаның иң беренче битендә дөнья күрде. Язган мәкаләләрем басылып чыккач, күңелемдә әйтеп бетерә алмаслык шатлык хисләре туа иде. Мин мәкаләләрне лампа яндырып, бөтен кеше йоклагач, яза идем. Ул елларны кичке 10 нан соң электр уты сүнә иде.
Без октябрятлар, пионерлар, комсомоллар булдык. Миңа бер тапкыр пионер лагеренда булу бәхете дә тәтеде. Лагерь Малые Лызы авылының урман кырыенда урнашкан иде. Миңа бик ошады мондагы пионер тормышы: концертлар куйдык, көн саен иртә белән лагерь флагы күтәрелде. Пионервожатый Роза Салихова җырларга тавышым барын сизгән. Ул мине берүземне җырлатты.
Шул елны 1 сентябрьдә шаккатырлык хәл булды – Роза апа безнең мәктәпкә пионервожатый булып эшкә килгән. Ул миңа: «Авылда үзешчән сәнгатьтә катнашырга тиеш син», – диде, һәм мин катнаша башладым. Җырладым, шигырь сөйләдем. Кайда яшәсәм, кайда эшләсәм дә, сәхнәдән төшмәдем.
Классташым Хәмит Сәләхетдинов белән дуслар идек. Ул мине класста «язучы» дип йөртә иде. Ә сәхнәдә җырлый башлагач, ул миңа: «Менә тагын бер һөнәрең артты – җырчы да булдың!» – дип әйтеп куймасынмы?! Нинди бәхетле еллар, бәхетле балачак булган. Әти-әниләр исән чакта без бәхетле шул.
Биектауда эшләгәндә, мине комсомол райкомы бер атнага эштән алып, колхоз кырларында концерт куеп йөрергә җибәрде. Бу – 1975 ел иде. Ул елны яз иртә килде, көннәр бик җылы торды. Биектау районының күп кенә авылларында басуда концертлар куйдык.
Әтием Насруллин Әсхәт Насрулла улы Балтач районы Таузар авылында туып-үсә, ишле гаиләдән. 1939 елда армиягә китә, армиядә вакытта сугыш башлана. Сугышта катнашып, 1946 елда гына өйгә исән-сау кайта. 7 ел өйдә булмый. Һөнәре буенча – укытучы.
Әнием Нәҗипова Разия Нәҗип кызы Балтач районы Яңгул авылында туып-үсә. Немец теле укытучысы. Бик ишле гаиләдән. Алар 11 бала булалар.
Әти белән әни 1947 елда Балтачта танышалар. Әни ул вакытта Балтач урта мәктәбендә немец теле укыта. 1948 елда өйләнешәләр. Балтачта бер апада яшиләр. Күп уйлаганнан соң, әнинең туган авылы Яңгулда яшәргә булалар. Таузар – кечкенә авыл, анда мәктәптә бары башлангыч класс кына. Яңгулда бер иске өй сатып алалар, 6–7 елдан соң үзләре нараттан өй салалар. Бер-бер артлы балалар туа. Әти белән әни Яңгул урта мәктәбендә укыталар: әти – физкультурадан, ә әни – немец теленнән.
Әбием Сафиуллина Гайниҗамал Шәяхмәт кызы Арча районы Бирәзә авылыннан. Ул Айдар Фәйзрахманов белән бер авылда туып-үскән. Бабай Сафиуллин Нәҗип Сафиулла улы – Яңгул авылыннан. Ул 1905 нче елда өйләнә. 1906 елда беренче балалары Габделхак абый туа. Тормыш дәвам итә. Аларның 11 балалары була. Бабай бик тырыш кеше була. Өйләре бик зур була. 11 баланың 7 се малай, 4 се кыз була; 3 малае кечкенә вакытта авырып үләләр.
4 малае сугыш башлангач фронтка китәләр, ләкин берсе дә әйләнеп кайтмыйлар.
Кызларның дүртесе дә кияүгә чыгалар. Өч кызы – укытучы, бер кызы – оста тегүче. Ул Казанда тегү фабрикасында эшли.
Кулакларны бетерү елларында әби белән бабайның өйләрен төрмә итәләр. Ә кладовойда пекарня була. Алар кайда, ничек яшәргә тиеш булганнар? Аңламыйм. Ул пекарняда Газдә апа белән Нәкип абый эшләгәнне беләм. Әни болар турында сөйләргә яратмаса да, мин тора-бара кешеләрдән сорашып бик күп нәрсәләр белдем. Пекарня мөдире булып Салавыч авылыннан Наилә апа эшләде. Ул аягына бик матур читек киеп йөри иде – әле дә күз алдымда тора. Әбигә чәй эчәргә керә иде.
Йортсыз-җирсез калгач, әби белән бабай ничек яшәгәннәр? Бабай Казанга китеп, Ясалма күн заводында эшли. Аңа тулай торактан бер бүлмә бирәләр, яхшы эшләгәнгә рәсеме Мактау тактасында тора. Әби авылда кала, мунчада яши. Бабай ләүкә урынына сәке ясый, ашарга пешерә торган итеп мич чыгара. Бер тәрәзәле өй – бик яхшы хәтерлим. Күпмедер вакыттан соң ул өйне янә әбигә бирәләр. Ул инде иске, ягып җылыта торган түгел иде. Җәй көне шул зур өйдә, кыш көне мунчада яшиләр.
Әби бабай үлгәч, ул үзе генә калды, ләкин безгә килмәде. Мин аңа бара идем: идән юам, коедан су алып керәм. «Нишләп шулай? Берәү дә мунчада яшәми бит...» – дип әбине жәлли идем. Әби белән бабайның нигезне бетермәячәкбез дип безгә киләселәре килмәде. Ходай Тәгалә аларга нинди түземлекләр биргән икән! Дүрт улларының берсе дә сугыштан кайтмыйлар, илебезнең төрле почмакларында мәңгегә күзләрен йомалар.
Менә алар:
1.Назипов Габделхак – 36 яшендә Белоруссиядә үлгән, кайда күмелгәне билгесез. Аның Казанда өч баласы кала:
2.– Назипова Клара, тарих фәннәре кандидаты;
3.– Назипов Айрат, табиб-хирург, анестезиолог, профессор;
4.– Назипов Альберт, математика фәннәре кандидаты.
5.Назипов Фатих – Белоруссиядә һәлак булган, кайда күмелгәне билгесез. Аңа бары 29 яшь була.
6.Назипов Гарәпша – 32 яшендә Псков өлкәсе Ершова авылында җирләнгән. Аның Казанда улы Илдус кала. Ул төзүче-инженерлар институтын бетереп, Казанда яши, эшли.
7.Назипов Ильяс – 19 яшьтә һәлак була, өйләнергә дә өлгерми. Ленинград өлкәсе Яңа Малукса авылында күмелгән.
1969 ел, декабрь. Әтигә операция булды. Казан шәһәре Вишневский клиникасында мин әтине 3 ай берүзем карадым. Әти 1970 елның март ахырында мәңгегә күзләрен йомды. Ул миңа: «Мин исән-сау калсам, сиңа кышкы пальто алып бирербез», – дип әйтә иде. Мин иң олы бала, миңа 20 яшь. Миннән соңгы энем армиядә, калган дүрт бала кечкенәләр.
Мин «Хезмәт» газетасына да мәкаләләр яза идем. Газетаның редакторы Дифкәт Сираев мине газетага эшкә чакыра. Красноярскида туып-үскән, институт тәмамлаган табиб егет минем кулымны сорый. Ә аңа, диплом алгач, Мурманскига эшкә китәргә. Ул врач-стоматолог. Миңа нишләргә? Балтачта калсам – аерым яшәргә туры килә, авылдан Балтачка – 15 чакрым; ә кияүгә чыксам – бик еракка китәргә.
Мин әнигә булышырга кирәк дип, авылга кайттым. Дүрт балага, әти үлгәч, әлләни күп акча чыкмады. «Алда мине нәрсә, нинди тормыш көтә – бәхетлеме, бәхетсезлеме?» – дип еладым.
Еллар үтте. Энем армиядән кайткач, Казанга укырга киттем. Әти алып бирмәкче булган пальтоны мин 1973 елда, студент булгач кына ала алдым. Ул елны имтиханнарны алдан биреп, җәй буе Казан–Харьков поездына проводница булып эшләдем – пальто алдым.
Әбием бик дини кеше иде. Биш вакыт намазын калдырмады. Мин ул өйрәткән догаларны укып йөрүче бала идем. Аллага шөкер, гомеренең соңгы елларында ул кызы Нәфисә гаиләсендә яшәде. Нәфисә апаның улы Котдус абый әбинең нигезенә иске өйне сүтеп, яңа йорт салды. Әбинең гомер иткән нигезе бетмәде. Хәзер анда Котдус абыйның улы Фәрхәт яши.
Еллар үтте. Мин укуымны тәмамлап, үземне бик яраткан кешегә – Казан егетенә кияүгә чыктым. Аллага шөкер, инде 50 ел Казанда яшим.
Бөек Җиңүгә 80 ел тулды. Ләкин әниемнең ике ир туганының кайда күмелгәне билгесез. Мин алар алдында үземне бурычлы дип саныйм. Аларның кайда җирләнгәнен эзләп табарга тиешмен. Алла боерса, эзләп табарга насыйп булсын иде.
Хәзер дә еллар тыныч түгел. Безнең бер туганыбыз хәрби операциядә. Намаз саен исән-сау кайтуын, ил-көнебезгә, дөньябызга тынычлык телим.
Мәрьям Җиһаншина,
Казан.
Комментарийлар