16+

Туган авылларына игелек күрсәтсәләр, өмет тә кабыныр күңелдә

“Әйе, ярый әле шулай!”- дип сөенеп тә куярлык. Әгәр дә сайлау мөмкинлеге булса, һәркемнең дә зур, бай, борынгы тарихлы авылларда туасы килер иде.

Туган авылларына игелек күрсәтсәләр,  өмет тә кабыныр күңелдә

“Әйе, ярый әле шулай!”- дип сөенеп тә куярлык. Әгәр дә сайлау мөмкинлеге булса, һәркемнең дә зур, бай, борынгы тарихлы авылларда туасы килер иде.

Ә бит юкса, аның киләчәге даны-шәһрәте зур-кечкенә булуыннан түгел, ә кешеләренең үз авылларын, кендек каны тамган җирләрен ничек яратудан тора.  Моны үземнең туган авылым мисалында гел күреп-белеп килә идем инде, ә быел Азнакай районы Чатра авылына кайткач, моңа тәмам инандым. Быел кайда сәбәп,  кайда сылтау табып, күп кенә авылларда сабан туен үткәрмәделәр. Безнең зур Буа районында да бары тик ике генә авылда  халкыбызның гасырлардан гасырларга  күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән бу матур бәйрәме гөрләде. Ул икенең берсе туган авылысм Яңа Тинчәле булу  күңелдә сөенеч катыш горурлык кузгата.  Югыйсә чүттән генә шәһәр булмый калган Шәле дә Питрәч район сабан туе белән генә чикләнде. Гаепләмим,  үзләре белгәннәрдер. Чоры да нинди бит әле аның: көенечләре сөенечләрдән күбрәк. Борчулар да баштан ашкан. 

Эшлисе килгән җаен эзли, эшлисе килмәгән сәбәбен. Җәен 50 йортының ишеге ачык булган, кышын 10 хуҗалыкка гына кала торган бер урамлы гына авыл Чатрадан бәйрәмгә чакыру килеп төшкәч, халкыбызның шул акыллы әйтеме хәтеремдә яңарды. Азнакай  районының һәр авылында: олысында, да кечесендә дә узды быел сабан туе. 44 авылның сабан туе буласы көннәренең  исемлеген җибәрделәр, теләгәнен сайлап алыгыз кунакка кайтыгыз дип. Бәләкәй булса да, Чатраны  сайладык. Иремнең туган авылы бит ул.  

Кечкенә  генә булса да, зур эшләр башкарып ятуын газетабыз укучылары да белә инде хәзер. Зиратта үскән калын наратларны  кисеп, бура бурадылар. Инде зур авырлыклар-кыенлыклар аша узып булса да, салып чыгып, авылны мәчетле, азанлы иттеләр. Репрессияләнгән. Нахакка рәнҗеттелгән  беренче мулласының кардәшләрен эзләп табып, аларны узган җәй корбан чалып, кунакка чакырдылар. Инде менә авылның 100 еллыгын бик күпләрне кызыктырырлык  итеп  гөрләттеләр.  Бу эшләрнең башында Әлкәй  авылы җирле идарәсе торса,  ә аларның  Чатрада  төп ярдәмчеләре  авылның мулласы Нәфис хәзрәт Шәрипов. Менә аны авылын чын мәъүнәсендә яратучы дип  икеләнми әйтеп була. Бәхететен дә читтә түгел, шунда тапкан. Бүген дә киләчәге өчен  кайгыртып яшәп яткан көне. Бәйрәм көнне  дә мәйдан уртасында булды,  оныкларга  авылның тарихын сөйләде. 

Моннан нәкъ бер гасыр элек  күрше Әлкәй авылында зур янгын чыгып,  шактый гына гаиләләр көл өеме янында утырып кала. Ләкин елап кына тормыш бармый, нидер эшләргә кирәк. Уттан каза күрүче берничә гаилә дә шулай уйлап, авылдан читкәрәк китеп, землянка казып, кышны шунда чыгалар. Ә язлар җиткәч, йорт җиткерә башлыйлар, хәтта мәчет тә төзиләр. Менә шулай кыр яланда  буш җирдә авыл барлыкка килә. Тырышлыкларына, максатчан булуларына,  өметләренә сокланмый мөмкин түгел. Әле бүген дә шушы нәсел бала-оныклары яши монда. Аларның туган авылларының  башкалардан ким-хур түгел, ә әйбәтрәк тә икәнен  бар дөньяга белгертәселәре килә. Бу бәйрәм барышында да сизелде. Уңган килен карда учак ягып аш пешерә диләр бит, ә монда агач түмгәгендә  коймак чыжлаталар. Заһидуллиннар гаиләсенең кунакчыллыгын бөтен килгән халык белеп китте ул көнне - самавырлары кайнап торды. Быел илебездә гаилә елы булуын да онытмаганнар бәйрәмне оештыручылар. Өрлектәй биш егет үстергән, берсеннән-берсе уңган биш килен төшергән, тирә юньгә уңганлыгы булганлыгы белән данлы гаилә ул. Бүген аларның барысы да: оныклары,  килен-кияүләре фотога чак сыйды. Берсе дә калмасын, төшсеннәр нәселләрен кечкенәдән белеп - горурланып үсссеннәр.   

Алар белән якыннан танышканда уем авыл уртасында ил азатлыгы өчен барган  яудан кайтмый калган  авылдашларга куелган һәйкәл тирәсен   урады. Ватан чакыргач, туган җирләреннән кубрылып киткән ир-атларның һәр икесесенең берсе чит ят туфракта  мәңгегә ятып калган,  кайта алмаган. Менә алар кайткан булса, алар тормыш корып,  балалар үстерсә... авылларның хәле болай кыл өстендә калмаган булыр иде.  Ирексездән куллар йодрыкка йомарлана, телләрдә сугыш башлаучыларга  ләгънәт туа. Июньнең 29 да үткән  (Хәтер көненнән  соң бер генә атна узган бит) бу бәйрәмдә генә түгел, бер генә минутка да онытырга хакыбыз юк безнең аларны. Без шундый матур  истә кала торган бәйрәмнәр уздыра алсын, чиләк тутырып җиләк җыйсын, тыныч күк астында ирекле яшәсен өчен яшь гомерләрен кызганмаган бит алар.

Менә алар исән булса Чатраның зур тырышлык белән салынган мәчетләре дә манарасыз булмас иде. Кызганыч, әлегә ай мәчет коймасына гына куелган. Ә манара хыял гына булып кала. Авыл бәйрәменә кайтучылар туган авылларына тагын бераз гына игелек, шәфкать юмартлык күрсәтсәләр, булыр да бәлки дигән өмет тә кабынып китте күңелдә.  Булдырдылар бит әнә. Зур-зур авыллар  да бәйрәмнәр уздырырга  икеләнеп ятканда кечкенә генә бер гасырлык кына тарихы булган  Чатра  назлы ана кебек  үз балаларын кочагына чакырды. Бу мәшәкатьле дөньяда яшәүне дәвам итәргә туган туфрактан көч алып китсеннәр дип.  

Азнакай районы Чатра авылы.  
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading