16+

“Алгы сызыктагы егетләр эзенә басып баручылар без”

Апас районында өч авыл халкын бер мәйданга җыйган бәйрәм: МХОда һәлак булган Ранис Камалиев истәлегенә үткәрелгән чаңгы ярышы, 500 мең сум акчага алынган 4 тепловизор һәм урталай сынган өч чаңгы таягы.

“Алгы сызыктагы егетләр эзенә басып баручылар без”

Апас районында өч авыл халкын бер мәйданга җыйган бәйрәм: МХОда һәлак булган Ранис Камалиев истәлегенә үткәрелгән чаңгы ярышы, 500 мең сум акчага алынган 4 тепловизор һәм урталай сынган өч чаңгы таягы.

Хәсрәте дә, мәзәге дә бергә иде. 

“Тылдан торып терәк”
Апас районының Чирмешән авыл җирлегенә әле тагын ике авыл керә: Багыш белән Аюкөйдергән. 24 февраль көнне Ватанны саклаучылар көнендә уллары махсус хәрби операциядә булган егетләрнең җирлектәге әти-әниләрен зурлау һәм алгы сызыкта һаләк булган Чирмешән авылы егете Ранис Камалиевны искә алу теләге белән бәйрәм оештырган Апас якташлар җәмгыятенең ил сагындагы егетләребезгә булган игъбары беренчесе дә, соңгысы да түгел бу. Чираттагысы. Борчулы көннәрдә берләшү, ярдәмләшү кирәк. Әнә шул ниятне алга сөргән җәмгыять вәкилләре – ТНВ каналының "Манзара" тапшыруы мөхәррире Алсу Әсхәдуллина, "Ил "Поволжье" җәмгыяте директоры Марат Ярмиев белән Татарстанның халык артисты Илсур Сафинга, оешма җитәкчесе Марат Нуриевка авыл халкы рәхмәтле иде, ил бурычын йөкләгән егетләребезнең якыннары гына түгел, бәйрәмгә килүче һәр сабый, чаңгы марафонында көчен сынаган һәр катнашучы хөрмәтләнде. 

Шагыйрь әйтмешли, халык күңелләрен тибрәтер өчен күп тә кирәкми, мәктәп ишегалдындагы мәйдан гөр килде: бер өстәлдә самавары белән чәе кайнады, шунда чыжлап коймагы пеште, район мәдәният бүлеге көче белән әзерләнгән концерт чыгышлары да ямьләде, кыскасы, спортны үз иткән авылдашлар ишен хәтта кайткан кунаклар тулыландырды. Марафонда катнашучыларның иң кечкенәсе Азалия Фахрутдиновага – 5, ә иң олысы Габбас Әсхәдуллинга 64 яшь иде. Дистанцияләр дә төрле. 1 чакрымнан алып 4 чакрымга кадәр. 

Күңел хакын хаклаудан да олы әҗер юктыр ул. Җирлектәге махсус хәрби операциягә китүче 8 егетнең әти-әнисенә әзерләнгән бүләкләр сагышларын киметмәс тә, әмма газиз улларын онытмаулары ут йоткан көннәренә бер дәва. Ил өчен үз гомерен биргән Ранис Камалиевның гаиләсенә сабырлык теләп, аның 4 яшьлек улы Исламга Апас якташлар җитәкчесе Марат Нуриев велосипед белән самокат тапшыргач, сабыйның куанулары! Хатыны Айгөл белән әти-әнисе – Тәлгать абый белән Руфия апаның илгә кыен чак диюе үк, түземлек илә бердәмлеккә дәшүе иде. 

Ә җирлек бердәм! 4 егетен махсус хәрби операциягә озаткан 107 йортлы Багыш авылы халкы 560 мең сумнан артык акча җыеп, тепловизорлар алып җибәргән. 

– Үз егетләребез белән элемтәгә кердек тә нәрсә кирәклеген аңлагач, авыл халкына бер сүз җитте – бер атна дигәндә кулга җыелган 560 мең сум акчага 4 тепловизор алып, илтеп тә бирдек. Төз ату өчен кирәк ул аларга, ансыз алар ике кулсыз кебек, – ди Әфганчылар оешмасы вәкиле Фәнис  Ишмиев.

Һәлак булган батырларыбыз да бер минутлык тынлык белән искә алынды. Шунысы тәгаен, кирәк мондый чаралар. 

– Җирлекнең 9 егете иң сынаулы чакта алгы сызыкта. 3 тапкыр гуманитар ярдәм, 2 машина җибәрдек, хәбәрдән өзелмибез. Ярмиев Марат белән Рушан Гәрәев, Рашат Фәсхиевлар, ышанмассыз да, шул кадәр юлны бакча арты күреп, ике арада гел йөреп торалар, кирәк әйберләрен төяп җибәрәбез, исән генә булсыннар! МХОдагы егетләребезгә тылдан торып терәк булырга тырышсак, аларның әти-әниләренең бәйрәмнәрдә аз гына күңелләрен күрәсебез килә, бирегә бүген шул максаттан җыелдык, – ди Марат Нуриев. 

“Хәрби туганлык көчле”
Алгы сызыктагы егетләрнең икесе ялда чак туры килгән. Илнур Шагараев яраланып, озак вакыт дәваланырга мәҗбүр булган. Тернәкләнү чорын бер айлык дәвам иткән. Җиденче мәртәбә операция өстәленә ятарга туры килмәсә, ул кабат яуга китәчәк. 

– Чакыру кәгазен дә хәрби комиссариатка мин үзем барып алдым. Башкалар киткәндә, почмакта елап басып тормыйм, китәм, дидем. Авдеевка ягына эләктем, Марьинка шәһәрен штурмлауда катнаштым. Хәзергесе вакытта минем хезмәттәшләрем шунда. Үземнең алар янында булмавыма да эчем поша. Кичектергесез һәм кирәк иде бу хәрби операция. Төрле чаклар була, ризык, су, хәрби корал җитмәгән мәлләрдә дә яулаган адымнардан чигенмибез.  Безнең егетләр үз гомерләрен дә кызганмыйча, яралыларны алып чыгалар – сугышчан туганлык бик көчле. Шуның өчен генә дә барырлык!– ди Илнур.

2022 елның 17 октябрендә киткән егет 2023 елның 15 июлендә яралана. Балтыр сөягенә зыян килә – янәшәсенә төшеп шартлаган ракетаның 4 метрга алып ташлап, кыйпылчыгы эше. Бүген ул таяк белән сак басып йөрсә дә, телендә бер сүз, иптәшләрем янына китәм, ди.

– Мине рота командиры 4 чакрым үз җилкәсендә күтәреп чыкты. Аңа кадәр окопта 11 сәгать атулар тынганын көттем, – ди үзе. 
21 яшеннән намазга баскан егет, анда да гыйбадәтен калдырмый икән. Туфрак белән тәяммум кылып намаз укыганда, рус егетләренең сакта аны алмаштырып торулары – туганлык  хакында сөйли. 

Илнур Хакимзяновның инде икенче мәртәбә ялга кайтуы. Махсус хәрби операциядә ул өлкән санитар, яралыларга беренче ярдәм күрсәтә. 

– Алгы сызыктагы егетләр эзенә басып баручылар без. Медикаментлар җитә, кытлык юк. Ярдәм килеп тора. Егетләр дә нык, бирешмиләр. Яралансалар да ирләргә хас ныклыкларын югалтмыйлар. Без беренче ярдәм күрсәтәбез дә, егетләрне госпитальгә озатабыз, – ди Илнур.

Аз сүзле ул. Төптән нык диләр андыйларны, ялгыз әни канаты ышыгында өч бала тормышка берегеп үскәннәр. 4 еллык контракт хезмәте дә чыныктырган. Гаиләсенең аңлап кабул итүе дә көч бирә кебек.

– 3 яшьлек Илшат улым да, хатыным Рәзилә белән әнием Гөлнур да, хәтта капка төбендә чирәмнәргә кадәр сагындыра да... Ләкин, бурычны үтисе бар, без җиңеп кайтырга тиеш! – ди ул. 

...Ә ярышка килсәк, спортчылар гаҗәпләндерде мине. Авыл кешесенең эшне сыртыннан тотып селкүе баләсеме, әллә артык көчкә түзмәве идеме – 3 чаңгы таягы шартлап сынды. Әллә бу гына туктатты дисезме, марафончыларның бер кулга яртылаш сынган таяк тотып йөгерүе җанатарларга күңелле, ә чаңгычыга икеләтә дәрт өстәде булса кирәк, бирешмәделәр! 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading