16+

Алинә Заһитовга – 18 !

Танылган спортчы, 2018 елның Олимпия чемпионы милләттәшебез Алинә Заһитова бүген туган көнен билгеләп үтә. Аңа бүген 18 яшь тулды.

Алинә Заһитовга – 18 !

Танылган спортчы, 2018 елның Олимпия чемпионы милләттәшебез Алинә Заһитова бүген туган көнен билгеләп үтә. Аңа бүген 18 яшь тулды.

Алинә – хоккей буенча тренер Илназ Заһитовның олы кызы. Спортчының сеңлесе дә хәзер фигуралы шуу белән шөгыльләнә.

Тәүге тапкыр зур ярышларда Алинә 2016 елның февралендә, Россия беренчелегендә чыгыш ясый башлый. Анда ул тугызынчы урынны ала. Ә августта Франциядә уздырылган юниорлар Гран-при этабында япон спортчысын артта калдырып, җиңү яулый.

2019 елда Алинә зур спорттан вакытлыча китеп торуы хакында хәбәр иткән иде. Әмма ул шөгыльләнүен, төрле бозлы шоуларда чыгыш ясавын дәвам итә һәм Россия җыелмасы составына да кертелде.

Халыкара тимераякта йөгерүчеләр союзы рейтингында Алинә Заһитова икенче урынны били.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading