16+

Алмаз Гафиятов: «Батырлар» – халык тапшыруы!»

7 октябрьдә «Яңа Гасыр» телеканалына «Батырлар» тапшыруы кайтты. Озак вакыт күрсәтелмичә торганнан соң, тапшыруның үз тамашачысы булырмы? «Батырлар» кабат ябылмасмы? Бу хакта без тапшыруның алып баручысы Алмаз Гафиятовтан сораштык.

Алмаз Гафиятов: «Батырлар» – халык тапшыруы!»

7 октябрьдә «Яңа Гасыр» телеканалына «Батырлар» тапшыруы кайтты. Озак вакыт күрсәтелмичә торганнан соң, тапшыруның үз тамашачысы булырмы? «Батырлар» кабат ябылмасмы? Бу хакта без тапшыруның алып баручысы Алмаз Гафиятовтан сораштык.

– Беренче чиратта, сезне «Батырлар» тапшыруының «Яңа Гасыр» телеканалына кайтуы белән тәбрик итәсе килә. Бу безнең татар халкы өчен бик әһәмиятле, якын тапшыру. Сез дә көрәш җанатары буларак, бу тапшыруга сусаган булгансыздыр.
– Рәхмәт! Сүземне «Батырлар»ның тарихыннан башлыйсым килә. Тапшыруны башта Фәнис Камал алып бара иде. Аннан соң тапшыру озак еллар Айдар Шәймәрданов исеме белән бәйле булды. «Батырлар» тапшыруы минем өчен яңа проект түгел, чөнки мин анда үземне сынап караган кеше. Телевизион карьерам көрәш чараларын яктыртудан башланып китте дисәм дә була.

Әйе, мин балачактан көрәшеп үстем. Әти дә – Россия күләмендәге хөкемдар. Мәктәп елларында көрәшкәндә, җитди җәрәхәтләр алдым. Шул сәбәпле, көрәш карьерасын дәвам итә алмадым.Мондый төр тапшыруга тамашачының да сусаганы сизелеп тора. Җитәкчеләр дә, көрәшне яратучылар да, көрәшчеләр үзләре дә аны кабат телеэкраннарда күрергә теләде. Рус телендә чыгучы «Спорт-тайм» тапшыруында көрәш темасын кертергә тырышсак та, монда килгән көрәшчеләр «Батырлар» тапшыруын сорый иде. Һәм, ниһаять, ул телеэкраннарга кире кайта.

– Тапшыруның эфирга чыгу сәбәбе нидә?
– Сәбәпчесе – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, Марат Кулахмәтов, Көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов һәм тамашачы тырышлыгы дияр идем. Бөтен факторлар бергә туплангач, әлеге милли тапшыруның яшәргә хакы бар дигән фикергә килдек. Аны аерым бер кешеләргә генә юнәлгән дип әйтмәс идем, чөнки ул татар халкының холкын, үзенчәлеген чагылдыра. «Батырлар» – көрәшнең бренды! «Җырлыйк әле», «Адәм белән һава» тапшыруыннан соң да көтеп торучы үз тамашачысы булу – зур куаныч.

– «Батырлар» тапшыруы һәрвакыт тамашачы игътибарында. Тапшыруның алып баручысы буларак, дулкынлану хисе кичерәсезме?
– Алып баручы буларак, дулкынлану кичермим. Алдан хәбәрче булып йөргәндә, мин күбрәк дулкынлана идем. Хәзер инде шомардым, тәҗрибә тупладым. Яңа әйбер булганда, дулкынлану хисе була, әлбәттә, әмма әллә ни түгел, һәрхәлдә, калтыратмый.

– Тапшыруда нинди темалар күтәреләчәк? Нинди юнәлешкә игътибар бирәчәксез?
– Яңа графикалар ясалды, студия яңартылды, ләкин күп әйбер үзгәрсә дә, асылы шул ук калды. Спорт чараларыннан сюжетлар тәкъдим ителәчәк, кызыклы һәм бүгенге көндә актуаль булган көрәшчеләр белән әңгәмәләр урын алачак. Тапшыруның төп кыйбласын үзгәртмибез, ул татар көрәшен төрле яклап ачуга хезмәт итәчәк.

– Беренче чыгарылыш нинди вакыйгага нисбәтле яздырылды?
–Ул «Күчмә халык уеннары»на багышланды. Безнең спортчылар ярышларда батыр калды. Шуңа күрә, беренче чыгарылышны зур җиңүләрдән башлап җибәрергә булдык. Җиңүчеләр, көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, ТНВга килеп, үз фикерләре белән уртаклашты.

– «Батырлар» тапшыруының кире кайтуы аның халыкка кирәк булуын исбат итә. Сез аның киләчәге турында нәрсә уйлыйсыз?
– Миңа калса, тапшыруның гомере озын булачак. Аның белән янып йөрүче кешеләр, үз тамашачысы булганда, матди ягы да исәпкә алынганда, тапшыру күп еллар әле халыкны сөендереп яшәр дигән өмет бар. «Батырлар» – халык тапшыруы!

– Телевидение һәм спорт журналисты булырга теләүчеләргә һөнәрнең асылы нидән гыйбарәт булганын аңлау зарур. Сезнеңчә, ул нинди сыйфатларны үз эченә ала?
– Спортны тирәнтен аңлап, төптән фикер йөртергә өйрәнергә кирәк һәм, әлбәттә, телевидениедә эшләү үзенчәлеген белү мәҗбүри. Мәсәлән, «Батырлар» тапшыруын алып барганда, миңа «Спорт-тайм», «Ак Барс»ның туры эфирлары һәм тәҗрибәм булышачак. Боларның барысы да була торып, телевидениедә эшләү үзенчәлеген белмәсәң, тапшыруны алып барып булмый.

Алмаз Шиһабетдинов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading