Минем әтием Җәләлиев Рамил Газизулла улы Кама Тамагы районының Балчыклы авылында туган. Башта авылда балалар бакчасына йөргән, өч ел башлангыч мәктәптә укыган, аннан соң күрше Олы Бортас авылында урта мәктәпне тәмамлаган.
Урта мәктәптән соң әтием Чистай авыл хуҗалыгы техникумына электромонтёр һөнәре буенча укырга керә, анда бер ел да биш ай белем алганнан соң, әтиемне хәрби хезмәткә алалар. Ул ике ел Ярославск өлкәсендә хезмәт итә. 1993 елда хәрби хезмәттән кайтып, бүгенгесе көнгә кадәр туган авылында хезмәт куя. Башта әтием 15 ел буе колхозда механизатор булып эшләгән. Трактор белән нинди эш башкаралар, әтием барысын да эшләде, алдынгылар рәтендә булды. Биш ел фермада бозаулар караган. Ә менә 2016 елда әтием өйдә үз шәхси фермасын булдырды. Ул анда күп санда мал-туар асрый. Терлек өчен каралтыларны әтием үз кулы белән эшләде. Ул нинди генә эшкә тотынса да, балта, тимер эшеме – барысын да искитмәле итеп эшләп чыга. 2017 елда әтием республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы шәхси хуҗалык» конкурсында диплом белән бүләкләнде.
Әтиләр гаиләдә биш бала үскән, әтием – төпчек бала. Шуның өчен дә төп йортта дәү әти, дәү әнине тәрбияләр өчен калган. Алар белән тату яшиләр. Әтием белән әнием безне – ике улларын үстерәләр. Мин – олы улы. Рәсим исемле. Миңа 16 яшь, 9нчы сыйныфта белем алам. Мин – әтиемнең уң кулы, барлык эшләрне дә бергә башкарабыз. Энем Саматка – җиде яшь, ул авылда балалар бакчасына йөри, быел мәктәпкә барырга әзерләнә. Әнием Гөлчәчәк авылда китапханәдә эшли. Әти безне дә үз үрнәгендә эш сөючән, батыр булырга өйрәтә. Без аңардан үрнәк алабыз. Мин әтиемнең гади генә эшче булып та зур уңышларга ирешүе белән горурланам.
Рәсим Җәләлиев.
Комментарийлар