16+

Әниләр фатихасы: изге бурыч дәшә

Иленең иминлеген, бөтенлеген, ә газиз халкының тыныч, бәхетле көннәрдә яшәвен, сүз дә, ир-ат кайгыртырга бурычлы. Ватан алдындагы шул изге бурычы, бүген бик күпләрне алгы сызыкка җыйды.

Әниләр фатихасы: изге бурыч дәшә

Иленең иминлеген, бөтенлеген, ә газиз халкының тыныч, бәхетле көннәрдә яшәвен, сүз дә, ир-ат кайгыртырга бурычлы. Ватан алдындагы шул изге бурычы, бүген бик күпләрне алгы сызыкка җыйды.

Алексей Волков – аларның берсе. Апас районы Кильдураз тимер юл тукталышы җирлегендә үскән. Бүген туган нигезендә тернәкләнә. Алгы сызыкта барган бәрелешләрдә яраланып кайтуына сигез ай. Әнисе Нина ханым әлегәчә ут йотса да, сиздерми. Акылы, зиһене белән аңлый – аның улы да чын ирләр сафына басарга тиеш, башкача була алмый.
– Мин тумышым белән Чувашиядән. Гап-гади чуаш авылында туып-үстем, – дип сөйләп китте Нина ханым саф татарча итеп. – Татарстанда гомер итеп, ике бала үстергәндә, авылдашлар белән аралашып татарчага өйрәндем. Ике балам да татарча гына сөйләшәләр. Икенче ирем дә татар!

Хәер, милләтләр дуслыгы һәм бу милләтләрнең бербөтенлеге илне нык итә. Шул ук гаилә – кечкенә дәүләт. Кайсы милләттән булып, нинди генә телдә сөйләшсәң дә, күңелең түрендә гаилә-дәүләтеңне ярату яши икән, димәк, синең чикләрең нык, бер генә ят сүз дә үтеп керми, дошман-фәлән дә ниегезеңне җимерә алмый.
– Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, тимер юл эшчеләренең балалары йөри торган балалар бакчасына эшкә килдем. Канаш шәһәрендә бу. Безне шушы якларга тимер юл түшәргә җибәрделәр. 15 яшемнән эшли башлаган кыз мин, 16 яшемдә кияүгә дә чыктым. Әти белән әни әрләшә башласа: “Ә мин гомеремдә дә кияүгә чыкмыйм!” – дия идем. Язмыш... Иремнән уңдым. Кильдураз станциясе егете иде, Николай белән безнең кебек пар килгән ярлар, матур итеп яшәүче гаилә, кемнән генә сорасагыз да әйтерләр, якын-тирәдә юк бүтән. Алексейны да шул кадәр дөрес итеп тәрбияләде ул, бер сүз җитте, илнең куркыныч астында калуын белүгә – мин дә барам, диде. Кызганыч, исән булса әтисе дә хуплар иде, яман шештән бик иртә китеп барды шул. Әтисе рухы көч биргәндер, телдән башта карышсам да, күңелем белән фатихамны бирдем, – ди Нина ханым.

Мәктәптән соң тимер юлчылар техникумын тәмамлап, тимер юлда хезмәт куйган Алексейның хәрби хезмәттә булып кайтуы да көч биргәндер, ирлек бурычының да тынгылык бирмәве хак. Өстәвенә ике буын туганы да, китәргә дип үзе теләп язылган. Димәк, аның юлы да ерак, җыенасы гына кала.
– Әни карышма, барыбер китәм, дигән сүзеннән соң, догаларымны укып фатихаладым. Шулай язган, башкача мөмкин дә түгел. Ирләр бармаса, хатын-кыз кулына кала бит дөнья... 21 декабрь көнне озаттык. Ут эчендә яшәдем, яшермим. Һәр ана баласы өчен борчыла, мин дә бик күп төннәрне йокысыз кичтем. Бигерәк озын икән бездә төннәр... Берсендә иртән тордым да кычкырып еларга тотындым. Тыелып кына булмый бит. Күкрәк тирәсе яндырыплар сызлый  – түзәр хәл юк. Йөрәк дип уйладык, бер генә дару да басмады. Көнозын елап йөрдем. Кичкә сабырлана төштем дә. Бераздан белдек инде, нәкъ шул көнне алгы сызыкта улым яраланган икән. Гыйнвар аенда госпитальдән чыгаргач, кайтардылар. Танымадым дисәм дә... Бик үзгәргән иде. Тагын да олыгайган... – ди әңгәмәдәшем.

Дөнья сынавы үзгәртә кешене, монысы хак. Яраланып, аякларына снаряд кыйпылчылары кереп тулган егеттән аның шактыен чүпләсәләр дә, сугыш “истәлекләре” әле калган.
– Бик сизгерләнеп, тотлыга торган булып кайтты. Баштарак тыныч кына йоклый да алмый иде, янында саклап утырган чакларымда: “Әни, бар ят, кеше барын тоям”, – ди иде. Үзе күзен дә ачмый. Тотлыгуы да әкренләп югала бара. Адәм баласының башына килмәс борчулар түгел, узгынчысы булсын. Ул махсус хәрби операциядә чакта, кайткач күңеле куансын дип, бүлмәсенә хәлдән килгән кадәр ремонт ясадым. Матур челтәрләр элдем. Без бик гади яшибез, юк акчаны бар итү дә эш белән онытылыр өчен. Кайткач, улым чынлап та сөенде. “Әни, бигрәк матур иткәнсең минем бүлмәне”, – дигәч, аны куандыра алуыма үзем дә бик шатландым, – ди әни кеше.

34 яшьлек Алексей инде хәл җыйган. Уйларының кай тирәдә бөтерелүен генә яшерә. Ләкин, Нина ханым да, үги әтисе Фәриз дә белеп вә сизенеп тора – кабат китәчәк. Алексейның бу нияте уйчан күзләренә язылган. Иптәшләре кан койгыч бәрелешләрдә алгы сызык өчен көрәшкәндә, ул монда – җылы ятагында буй сузып ятмас.

Искәртеп узабыз, республикада контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктлары, 117 колл-үзәге эшли, аларда гражданнарны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирергә һәм ярдәм күрсәтергә әзер торалар.

Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Безнең телеграм-каналга кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading