16+

«Антибиотиклы сөтне урамга агыздык»

Эшләгән, абзарында мал тоткан авыл кешесенә мәшәкатьләре очрап кына тора. Сыерлар арасында очрый торган проблемаларның берсе лейкоз булса, икенчесе – антибиотиклы сөт. Җәй көне бу мәсьәлә аеруча кискенләшә.

«Антибиотиклы сөтне урамга агыздык»

Эшләгән, абзарында мал тоткан авыл кешесенә мәшәкатьләре очрап кына тора. Сыерлар арасында очрый торган проблемаларның берсе лейкоз булса, икенчесе – антибиотиклы сөт. Җәй көне бу мәсьәлә аеруча кискенләшә.

Татарстан Министрлар кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов «ШК» хәбәрчесенә әйтүенчә, кигәвен, чебен-черки кебек бөҗәкләр нәтиҗәсендә хәтта сыерларның сөт күләме 20-25 процентка кими һәм тән авырлыклары 15-20 процентка кадәр түбәнәя. Моннан тыш, чебен-черки йогышлы авырулар да тарата. Ә аларны дәвалау шулай ук зур кыенлыклар тудыра.
– Лейкозлы сыерны суеп, иткә озатасың да яңасын аласың. Шуңа күрә аны хуҗалыкларда чистартып була әле. Ә малың авырып китеп, антибиотик кадарга туры килсә, бик читен. Аның сөтен дә тапшырырга ярамый, анализлар тулысынча чистарынып бетсен өчен, шактый вакыт кирәк. Антибиотик кулланмыйча гына дәвалар идең дә, анысы тагын да озаккарак сузылачак, – ди шәхси хуҗалыкларында терлек асраучылар.

Әнә июнь ахырында Балтач районының бер авылында халыктан җыелган 1,5 тонна сөтләрен кабул итмичә, кире кайтарганнар. Кайтарганнар да, ишегалларында калдырып киткәннәр. Сәбәбе, әлеге дә баягы, анализлардагы антибиотик.
Шушы авылда лаборант булып эшләүче Зәлидә Галимова әйтүенчә, хәзер антибиотиклы сөтне бик нык тикшерәләр. Хәер, монысын инде барыбыз да белә. Соңгы бер елда чыннан да сөтләр катгый тикшерү уза. 1 июльдән «Меркурий» системасы кертелгәч, аеруча да.

– Һәр хуҗалыкның сөтен алганчы, антибиотикка тикшерәбез. Авылдан өч тоннна сөт җыябыз. 20 июньдә шуның яртысы кире кайтарылды. Чиста сөткә начар сөт кушылгач, барысын да боза. Авылыбызда сыерлар бик күп, ике көтүгә 240лап сөтлебикә йөри. 11,12шәр сыер асраучылар да бар, – диде Зәлидә Галимова.

Аның әйтүенчә, сөт анализларында чыккан антибиотикка алар башта чебен, черкигә каршы кулланылган төрле мазь, спрейлар сәбәпче дип уйлаганнар.
– Башта без чебен, черкиләргә каршы төрле мазь, крем, спрейлар кулланалар да, алар канга сеңеп, сөт анализларында антибиотик булып чыгамы икән әллә дип уйладык. Кемнәрдер чебен-черкигә каршы тетрациклин дигән мазь да куллана. Сәбәбе шул да булырга мөмкин. Икенче көнне дә, ягъни, 21 июньдә, 3-4 хуҗалыктан алынган анализлар да сөттә антибиотик бар дип күрсәтте. Аларның сөтләрен кире бордык да, анализлары яхшыргач, кабат кабул итә башладык, – диде.

Бер-ике авыру малның сөте аркасында никадәрле кеше табышын югалта. Бер гаепсезгә 40ар литр сөтне чыгарып түгү шулай ук бер дә рәхәт нәрсә түгел югыйсә.
– Сөтлебикәләре булган кешеләр теге яки бу даруны, мазьны сөрткәндә дә игътибарлырак булсыннар иде. Язуларын карау, аны укып тору юк бит. Алабыз да сөртәбез, – дип ачына Зәлидә ханым.
Республика ветеринария лабораториясе директоры Марс Вәлиев аңлатуынча, сөттә антибиотик чыгуның төп сәбәбе – хайваннарны дәвалаганда кулланылган препаратлар һәм сыйфатсыз (күгәрек) ризык ашату. Шулай ук сөтнең сыйфаты дару кулланмаган очракта да начар булырга мөмкин. Мәсәлән, кайбер авырулар вакытында сөт анализлары шундук начарлана.

Моннан тыш, белгеч сүзләренә караганда, җәй көне сыерларның җиленнәре тиз бозылучан була. Профилактика максатыннан сөрткәнче, препаратларның да күрсәтмәләрен яхшылап укырга киңәш итә ул. Ә менә чебен-черкигә каршы кулланылган препаратлар берничек тә сөт анализларында күренергә тиеш түгел, дигән фикердә белгечләр.


Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарда йогышлы авырулар һәм эпидемиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Александр Козлов:
– Кан эчүче бөҗәкләргә каршы төрле препаратлар кулланырга киңәш итәм. Тик шунысы бар: әлеге препаратлар белән эшкәрткәннән соң малларны көтүгә 15 көннән соң гына куарга ярый. Ә сөтне пастеризацияләгәннән соң, гына кулланырга кирәк. Әлеге препаратлар сөтнең сыйфатына тәэсир итми. Моннан тыш, көтүлек җирләренә дә игътибар итәргә кирәк. Хайваннар коры, яхшы җилләтелә торган, сазлыклардан ераграк урыннарда йөрсә яхшы. Түзеп булмаслык булганда, көндез малларны ышык, күләгәле урынга, бинага алып керергә киңәш итәм. Шулай ук учак-төтен чыккычлар да кулланырга мөмкин.


Сыерлардагы яра, җәрәхәтләрне түбәндәгечә дәваларга мөмкин:

а) хирургик эшкәртү;
б) новокаин блокадасы;
в) көн саен фурацилин яки фуродонин (1:325) яисә уртача тозлылыктагы гипертоник эремә (t = 370) белән эшкәртергә кирәк.
Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading