16+

«Җанымны көйдереп сорамасагыз да була иде инде, тагын чәчби»

Татарстанның Лениногорск районы (элек ул Шөгер районы булган) Яңа Иштерәк авылында туган бала мин.

«Җанымны көйдереп сорамасагыз да була иде инде, тагын чәчби»

Татарстанның Лениногорск районы (элек ул Шөгер районы булган) Яңа Иштерәк авылында туган бала мин.

1962 елның 14 июль көнне, чәчәкле җәйнең нәк уртасында Вәлиуллин Ильгизәр белән Тәслимәнең икенче сабые булып дөньяга туганмын.

Яшь тә сигез айлык апам булган мин туганда. Элек бит күбесенчә авылда, өйдә бәбәйләгәннәр. Әтием беренче баланы да малай булыр диеп көткән, исемен Илсөяр була диеп (дус малае шундый исемле булган) өметләнеп торган, ләкин кыз туган. Апама Илсөяр кушалмаганнар, чөнки күзендә миңе булган, шуңа күрә Минзәлия диеп исем кушканнар. Әнием икенчегә корсакка узгач та әтием малай көткән. Тик мин җитлегеп тә бетмичә  җиде айдан туганмын, авырлыгым 1кг. 700гр. булган. Әтиемнең әнисе, әбием дә бик нык малай көткән, кыз бала туганны белгәч, бик нык күңеле кайткан. Күршеләргә кергәч моннан "кем туды?"диеп сораганнар. Әбинең ачуы йөзенә чыккан булган,"Җанымны көйдереп сорамасагыз да була иде инде, тагын чәчби" дигән. 

Мин бик хәлсез, бәләкәй булганмын. Безнең әти ягы – зур гәүдәле, таза нәсел, ә әниләр ягын вак халык, дисәм дә була. Мине гел: "тиге якка охшаган, бетәшкә" – дигәннәр әтинең туганнары. Әле тугач та бронхит белән чирләгәнмен, әни минем белән җәй буе хастаханәдә яткан. Хастаханәдән кайткан көнне әтинең ике туган абзыйсы килгән. Мине бишектә күргән дә әнигә әйтә икән. "Урак өстендә күпме гомереңне бальниста үткәрдең, әллә шушыны кеше булыр дип беләсеңме", дигән. Ә исемне әти миңа тәки Илсөяр дип куштырган. "Әллә улым була, әллә юк, мин кызыма дустымның исемен кушам", – дигән. Мине төскә-биткә дә, холкым белән дә әниемә охшаган, диләр иде. "Бәләкәй Тәслимә" диеп йөртәлөр иде, ә апам әтиләр ягына тартым.

Менә шулай итеп мин әниемнең йөрәк җимеше булдым. Бәләкәй булып тусам да, барысын да хәтта узып та киттем, дисәм дә ялгыш булмас. Әти-әнием мәрхүмләр инде. Без – биш туган, миннән соң энебез һәм ике сеңлебез бар. Үзем бүгенгесе көндә лаеклы ялда, өч бала тәрбияләдек ирем белән, җиде оныгыбыз бар, шигырьләр язам. Лениногорск шәһәренең Ш. Бикчурин исемендәге иҗат берләшмәсенең әгъзасы.

Илсөяр Салахова.
Рәсемдә Әнием, апам һәм мин.
Фото шәхси архивтан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading