16+

Аның өендә һәрчак җәй

Апас районы Түбән Барыш авылында яшәүче Гүзәл апа Дәүләтшина кул эшләре белән сокландыра, курай моңы, җырлары белән әсир итә.

Аның өендә һәрчак җәй

Апас районы Түбән Барыш авылында яшәүче Гүзәл апа Дәүләтшина кул эшләре белән сокландыра, курай моңы, җырлары белән әсир итә.

Җыйнак кына гәүдәле, бик тә тыйнак, гади, сабыр ханым бар эшкә дә өлгерә. Күргән саен яңа шөгыльләре белән шаккатыра. 
Озын кичләр, караңгы көзләр белән очрашуын сизми дә сыман ул. Аның өендә һәрчак җәй. Төрле төсләрдән матурлык тудырып, ел әйләнәсе чәчәк-гөлләр арасында яши. Чигү җепләре, энҗе-мәрҗәннәр гел кул астында гына. Оста итеп тегә дә. Әле саннар белән буяу эшенә дә керешкән. Алмазлы мозаика белән ясаган картиналары да бихисап. 

Энҗе-мәрҗәннәр белән бизәгән түбәтәй-калфакларын матур итеп тезеп куйган. Алар төрле төстә, төрле-төрле бизәкләре, зурлыклары белән дә аерылалар. Курчакларга матур киемнәр тегә Гүзәл апа. Алъяпкычлар чигә, күлмәк билләмәләре, муенчалар ясый.  
Кул эшләре белән мавыгуы гади генә бәйләүдән башланган. 

– Зур Күккүздә туып-үстем. 50 елга якын Түбән Барыш авылында яшим. Озак еллар хисапчы булып эшләдем. Лаеклы ялга чыгып, хуҗалыкта терлекләр асрамый башлагач, кул эшләренә алындым. Иң беренче булып савыт куярга матур аслыклар бәйләдем. Телевизор каршында тик кенә утырып булмый. Чигәм, бәйлим, тегәм, сүтәм. Шул эшләрдән күңелемә ял алам. Кулларым бер тик тормый. Тик кенә утырасы кыен бит, – ди Гүзәл апа. 

Тулы канлы тормыш белән яши ул. Мулдан яшелчәләр, җиләк-җимешләр дә үстерә, алардан тәмле-тәмле кайнатмалар, салатлар ясый, тозлый, каплый. Кул эшләренә дә өлгерә. Концертларда катнашырга да вакыт таба. Төрле бәйгеләрдә җиңү яулый. 

– Кул эшләренә бер тотынсаң, аерылып та булмый. Бусын гына бетерәм дия-дия күпме вакыт узган була. Нәтиҗәсен күргәч, тагын нәрсәдер эшлисе килә. Күбрәк иртәнге эшләрне тәмамлагач утырам. Матурлык тудыру бик күңелле. Бу эш күңелгә рәхәтлек бирә, тынычландыра. Мин шуның белән яшим, – ди үзе. 
Гаиләдә 6 бала үсә алар. Бар да сәләтлеләр һәм җыр-моңга гашыйк. Гүзәл апа курайда уйнарга абыйсыннан өйрәнгән. Балалар үстергәндә алган уенчык курай, инде балалар үзләре әти-әни булса да, һаман Гүзәл апа кулында. 

– Әтием Мөбәрәкша оста гармунчы, әни Оркыя матур итеп җырлый иде. Абыйларым да барысы да гармунда уйный. Кечкенәдән җыр-моң ишетеп үстек. Курайда уйнарга Шәһит абыем өйрәтте. Ничек уйнап китергә кирәген күрсәтте. Балалар үстергәндә кулыма курай килеп эләкте. Уйнап карадым, көй чыга. Үзлегемнән төрле көйләр өйрәндем, – ди ул.

Әлеге курай озак еллар Гүзәл апаның кулыннан төшми. Тирә-юньгә матур көйләр агыла. Аңа чын курай да бүләк иткәннәр. Ләкин Гүзәл апага иң кадерлесе – яшьлек дусты. Курае белән сәхнәләрдә чыгыш ясый ул. Төрле бәйгеләрдә катнаша. Хәтта республика күләмендә дә җиңүләр яулый. 

– Гүзәл апаның кулына эләккән әйбер матурлык үрнәгенә әверелә. Ул минем эшемдә төп ярдәмчем. Милли бизәкле киемнәр кирәк булса, курчаклар киендерәсе булса, гел мөрәҗәгать итәм. Матур итеп ясап та бирә. Клубның бер почмагында калфаклар күргәзмәсе урын алган. Төрле милләт вәкилләренең почмагында да ул чиккән, теккән киемнәр күп. Нинди чара оештырсак та Гүзәл апаны чакырабыз, үзе уйный, үзе җырлый. Мең төрле сәләт иясе, - ди Түбән Барыш авылы клубы мөдире Ләйсән Зарифуллина. 

Авылларда чигү белән шөгыльләнүчеләр бик сирәк калды. Гүзәл апа халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап яши. Кулъяулыклар, мендәр тышлары, алъяпкычлар нәкъ яшь чакларындагыча чигелгән. Әле бизәк төшереп куйганнары да бар. 
–Матур бизәкләр күрсәм җыеп куям. Үзем дә уйлап чыгарам. Заманчаракларны интернеттан карыйм. Бик яратып эшлим, – ди Гүзәл апа.

Ләйлә Шиһабиева. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading