16+

Апас рәссамы Суфия Сәлахова: буяуларында – күңел көзгесе

Ул бүген дә яшь чагындагыдай зифа буйлы, төз гәүдәле, кирәк чакта җитди, ә кайчак шаян сүзле.

Апас рәссамы Суфия Сәлахова: буяуларында – күңел көзгесе

Ул бүген дә яшь чагындагыдай зифа буйлы, төз гәүдәле, кирәк чакта җитди, ә кайчак шаян сүзле.

Еллар узган, чәчләренә чал кергән, әмма күңеленә кырау кагыла алмаган. Апас районында яшәүче Суфия Сәлахованың күзләрендә әле дә очкыннар уйный, ул дөньяга тыныч күңел белән елмаеп карый.

Табигатьнең гүзәллеген күңеленә сеңдереп

Өенә килеп керүгә үк диварларны бизәгән картиналар игътибарны җәлеп итә. Аларның һәркайсы – үз дөньясы, үз язмышы, үз халәте.

– Кая гына барсам да, күңелемне әсир иткән матурлыкны фотога төшереп кайтам. Аннан соң озак уйланып йөрим. Җитә бер вакыт – күргәннәремне рәсемгә күчерә башлыйм. Рәсем ясау җиңел түгел. Беренчедән, ул – иҗат эше. Икенчедән, кайчак бармаклар да күңел теләгәнне тыңлап бетерми кебек. Ясыйм да туктап калам: «Юк, болай түгел иде бит», – дип яңадан төзәтергә керешәм. Кайчак бик озак азапланырга туры килә, әмма барыбер бу шөгыль миңа зур рәхәтлек бирә, – ди Суфия апа.

Ул күбрәк табигать күренешләрен иҗат итә: таулар, урманнар, күлләр, шәһәр урамнары... Гади күзгә күренеп тә бетмәгән матурлыкны ул күңел күзе белән күрә һәм киндергә күчерә. Җир өсте без еш кына игътибар итмәгән нәни гүзәллекләр белән тулы икән. Ә шул матурлыкка җан өрү өчен, әлбәттә, сәләт кирәк.

Рәсем сәнгатенә мәхәббәте студент елларында ук туа. Бер танышы аның портретын ясый. Ак киндердә кеше йөзе пәйда булуын күргәч, Суфия апа сокланып кала.

– Шунда ук буяуларның никадәр могҗизалы көчкә ия икәнен аңладым. Танышым миңа төсләрне дөрес сайларга, буяуларны үзара кушарга өйрәтте. Шуннан соң үзем дә рәсем ясап карарга булдым, – дип искә ала ул.

Белгечлеге буенча Суфия апа – тарихчы. Әмма язмыш аны озак еллар Апас мәктәбендә инглиз теле укытучысы итә.

– Хезмәтемә бик рәхмәтлемен. Нәкъ менә укытучы булуым аркасында күп илләрдә булырга насыйп итте, – ди ул.

Болгария, Англия, Италия, Франция, Швейцария, Скандинавия илләре... Барлыгы 28 илдә сәяхәт итеп кайта ул. Шул сәфәрләрдә алган тәэсирләре дә соңрак картиналарында чагылыш таба.

– Рәсемнәрне күбрәк җәй көне ясыйм. Кояшлы көннәрдә генә эшләргә яратам, яңгырлы көнне пумалага үрелмим дә. Кайчак кирәкле төсне табу өчен бик күп буяуны кушып карыйсың, – ди рәссам.

«Иҗат күңелгә канат куя»

Рәсем сәнгате – аның иҗатының бер канаты булса, икенчесе – бәйләү.

– Бу шөгыльгә мәктәптә хезмәт дәресләрендә өйрәндем. Башта курчакларга киемнәр бәйли идек. Ул чакта җепләр дә юк. Апам белән иске гетраларны сүтеп, кофталар бәйли башладык. Әнинең: «И балакайлар, аяк малын сүтеп, тәнгә кием бәйлисезме?» – дип әйткәне әле дә истә. Шулай итеп тәҗрибә тупланды, – дип елмая ул.

Бүген инде аның кул эшләре заманча да, милли рухлы да. Үрнәкләрне интернеттан караса да, һәр эшендә үзенең иҗади карашы сизелә.

– Үземә ошамаган әйберне яңадан сүтеп бәйлим. Моңа бер дә иренмим, – ди ул.

Бәйләгән киемнәренең күбесен туганнарына, дусларына бүләк итә. Аларның бүләкләрне яратып кигәннәрен күрү исә аңа аерым сөенеч бирә.

Кышкы озын кичләрдә энәләр белән серләшсә, җәйләрен пумалалары янына ашыга.

– Һәр кешенең күңеленә рәхәтлек бирә торган үз шөгыле бар. Шөгыльсез кеше юктыр ул. Мин исә үз бәхетемне иҗатта таптым, – ди Суфия апа.

Еллар үтә, гомер йомгагы түгәрәкләнә бара. Әмма иҗат дәрте сүрелми. Киресенчә, ул аңа яшәргә көч, күңеленә илһам өсти. Шуңа күрә дә Суфия апаның күңелендә яшьлек һаман яши.

Ландыш Гайнуллина.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading