16+

Әти-әниләребез шунда ята, үзебезгә дә шунда кереп ятасы...

Бөтенебез өчен дә бер изге урын бар һәр авылда: ул зират. Авыл барлыкка килгәннән бирле барлык әрвахларны үзенә сыйдырган, әле дә сыйдыра.

Әти-әниләребез шунда ята, үзебезгә дә шунда кереп ятасы...

Бөтенебез өчен дә бер изге урын бар һәр авылда: ул зират. Авыл барлыкка килгәннән бирле барлык әрвахларны үзенә сыйдырган, әле дә сыйдыра.

Алар анда тынычлыкта ята. Авылның яшәеше зиратның матурлыгыннан да күренә хәзер. Сер түгел: элек утыртырга агач булмаганда, һәр зиратны тутырып, кабер ташларын күгәртеп америка чаганы басып алды. Күп авыллар инде ул агачтан зиратларын арындырып, чистартып баралар. 

Безнең Буа районы Яңа Тинчәле авылында бер зиратны инде чистартып, иске агачлардан арындырып, яктыртып куйдылар. Икенче мәхәллә зиратында да берничә елдан бирле бу авыр эшне башкаралар. Быел да ике мәртәбә авылдашлар өмә оештырып, кабер өсләрен чистарттылар. Туганнар кайтып, бергә җыелып әрвахларга дога кылу өчен, каберләрне табу мөмкин булсын өчен бик зур хезмәт куйдылар. Өмәләрне мәхәллә имамы Җәвит Алиаскаров оештырды. Шушы изге эштә актив катнашкан барлык авылдашларга бүген олуг рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Фермерларыбыз Мифтахетдинов Расыйх, Шәрәфетдинов Фәнис, Хәсәнов Марат куәтле техника белән ярдәм иттеләр һәм үзләрендә эшләүче хезмәткәрләрен дә өмәгә тарттылар. Кемнен тракторы, машинасы бар – барысы да ярдәмгә килделәр. Абыйлы-энеле Гайзатуллин Рәфис һәм Фәнис, Габбазов Марат, Валиев Айрат, Шәмсетдинов Илгиз үзләре һәм уллары белән эшләделәр. Бу егетләребез мәчеткә ремонт ясаганда да үз техникалары белән булышып торалар.

Кискән калын, карт агачларны каберләргә зыян китермичә генә зират территориясеннән чыгаруны Марат Габитов үз өстенә алды. Ул зиратны чистарта башлаганнан бирле Ульяновск шәһәреннән хәтле куәтле зур краннар алып кайта. Аларда эшләргә үзебезнен авыл егетләре Хәйбуллов Фәргат, Хөснетдинов Нурислам кайталар. Авыл халкы ул краннарның күпмегә төшкәнен дә белми калды.

Өмәдә авылдашлар бик актив катнашты: кем пычкы белән эшләде, кем кул хезмәте башкарды. Казаннан, Чаллыдан кайтучылар булды хәтта. Чөнки бөтенебезнең әби-бабайларыбыз, күбебезнең әти-әниләребез шунда ята, үзебезгә дә шунда кереп ятасы... Шуны аңлаган һәркем өмәләрдә катнашырга тырыша, яшем карт инде яки мин яшь әле, үләргә җыенмыйм, дими.

Өмәдә катнашкан һәркемгә Аллаһның олуг рәхмәтләре яусын! Чистарып, яктырып калган зират өстендәге тынлыкны тыңлап, догалар кылганда да күңелләребездә бу кешеләргә рәхмәт хисләре бер генә уянмас әле. Игелекле гамәлләрдән, укылган догалардан әрвахларыбызның рухы шат булсын. Иләһи әәмиин!

 Сәфинә Алиуллова, хезмәт ветераны.
Фото архивтан

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading