16+

Атказанган табиб Камил Юсуповның кызы Мартага ярдәм кирәк!

Татарстанның атказанган табибы, МКДЦда УЗИ мөдире, булачак әниләргә сабыйларының иң беренче елмаюын күрсәткән Камил Юсупов гаиләсенә хәсрәт килгән.

Табибның 14 яшьлек кызы Марта җитди авырып киткән. Марта урамда йөргәндә әнисенә сулыш алырга кыенлашуын әйтә һәм аңын югалта. Клиник үлем кичергән кызны ДРКБга озаталар.

Табиблар ярдәме белән ул аңына килә, әмма берничә минутка йөрәге туктап тору баш миендә эзсез калмый. Марта мөстәкыйль рәвештә ашый да, эчә дә алмый. Хәзергә кадәр якыннары да, табиблар да ул көнне кыз белән нәрсә булганын аңламый. Бүген фәкать авыру диагнозы гына бар: клиник үлем аркасында баш мие зарарланган. Бик күпләр белгән һәм ярдәм алган табибның кызына ярдәм кулы сузарга ярдәм итәргә теләүчеләр cылтама буенча кереп, реквизитларга акча күчерә ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading