«Авыл, авыр хезмәт кешене үтерми. Беренче чиратта эшне яратып башкарырга кирәк. Эш булмаса, нишләр иде икән яшьләр? Вәт менә анысы чыннан да проблема булыр иде. Яшьләргә дә гел шуны әйтәм. Таралып бетеп бара бит авыллар. Әле ярый бездә эш бар, дип сөенеп йөрегез, дим».
Азнакай районының Кәкре Елга авылында гомер итүче Татарстанның атказанган терлекчеләре – ирле-хатынлы Минзилә һәм Газинур Сөнгатовлар – әнә шулай дип яши... Яши дә, эшли дә.
Гаилә башлыгы Газинур абый, пенсиягә чыкса да, бар тырышлыгын һәм мәхәббәтен куеп башкарган эшен калдырып китәргә ашыкмый әле.
– Армиядән кайткач, башта машина бирмәделәр. Күпмедер вакыт слесарь булып йөрдем. Шуннан соң машинага утырдым. Җиде ел эшләдем анда. 1984 елда зоотехник булып эшләүче абыйның биле кузгалды. «Берничә көн генә йөреп тор инде», – дип чакырганнар иде, шуннан соң машинага кире утырмадым инде. Фермада эшләргә насыйп булды. Бозаулар да карадым. Инде 20 ел тирәсе сыерлар бозаулатам, – ди ул.
– Сыерлар бозаулата торган җир – фермада иң авыр урын инде ул, – дип сүзгә кушыла «Марс» хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зарипов.
– Эшемне авыр дисәләр дә, үзем бик яратып эшлим, – ди Газинур абый, аңа җавап итеп. – Минем өчен авыр түгел ул. Хезмәтемне яраткангадыр инде, җайлы эшлим. Эшкә барасым килеп барам. Һәр нәрсәгә җайлашасың. Азыкны трактор алып керә. Калган эшләрнең дә үз җае бар. Өйдәге мәшәкатьләрнең күбесе Минзилә өстендә инде. Сыер, кош-корт асрыйбыз. Кайтуыма маллар каралган, ашарыма пешкән. Тамак ялгап алам да тагын эшкә чыгып китәм.
Бүгенге көндә лаеклы ялга чыгып, йорт мәшәкатьләре белән мәш килеп йөрүче хуҗабикә Минзилә Сөнгатова да 24 елга якын терлекчелектә эшләгән. Бозаулар караган.
– Авырлыклары булгандыр инде, ләкин аларның барысы да җитәкчең тарафыннан ишетелгән җылы сүз, хезмәтеңә бирелгән югары бәяне күргәч, сизгәч, онытыла. Үсеш яхшы булганда, хезмәт хаклары да начар булмады. «Атказанган терлекче» исеме бирелгәч тә бик сөендек. Газинур да фермада эшләгәч, һәрвакыт кереп ярдәм итә торган иде, – ди Минзилә апа.
Бүгенге көндә алар кадерле әби белән бабай. Оныклар рәхәтен күреп яшиләр. Сөнгатовлар турында авыл башлыгы Рамил Зарипов та хөрмәт белән сөйли.
– Үз көчләре белән терлек асрап гомер итүче кешеләр алар. Читтән кергән бер тиен акчалары да юк. Икесенең дә хәләл хезмәте кергән йортта яшиләр, – ди ул авылдашлары турында.
Азнакай, Кәкре Елга.
Комментарийлар