Йөзләре дә онытылып барган авылдашларымның фотосурәтләрен барлыйм, истәлекләрен язып алам.
Узган елдан бирле масштаблы проект буенча эш алып барам. «Авыл, синең һәр йортыңа сугыш кергән” дип атала ул. Елдан ел сугыш чорын, ул чор кешеләрен белүчеләр бетә бара. Максатыбыз – истәлекләрне барлап, китапханә каршындагы музейда саклау.
Эш барышында дөрес юнәлештә икәнлегемә янә инандым. Йөзләре дә онытылып бара торган авылдашларымның фотосурәтләре йортларда саклана икән әле. Аларны фотога төшерәм, йорт хуҗаларының истәлекләрен язып алам. Булган материалларны китапханә, мәдәният йортлары берләшмәләре битләренә куйгач, күпме рәхмәт сүзләре генә килә! Үткән очрашуда гаять күп хатирәләр кузгатылды, сезнең белән дә уртаклашырга булдым.
Тәрәзә йөзлекләре бизәкләп эшләнгән, язын шау чәчәкләре, җәен җимешләре белән сөендерүче чия куаклары белән әйләндереп алынган бу йортта бүгенге көндә Мингазов Зөфәр абый белән Фәния апа тыныч кына гомер итәләр. Кайчандыр гөрләп балалар үстергән нигез, кошлар бала очырган кебек балаларын төрле якка очырып җибәргән.
Нигезнең тарихы кызыклы. Ул бик күптән Камәретдин бабай нигезе булган. Аннары Гайнетдинов Садрислам исемле кеше йорт салган. 1930 нчы елларда бу гаиләне кулаклар дип авылдан сөргәннәр. Югыйсә 2 аты, 2 үгезе генә булган. Атлары да бит әле почта йөрткәннәр. Авылдан алып чыгып киткәч Садрислам абыйның хатынының йөрәге чыдамый, Тәтеш пристанендә үлә. Аны рөхсәт алып Тәтешнең татар зиратына җирлиләр. Садрислам бабайны кызлары Фатыйма, Миңлегаян (улы да бар кебек, ялгышмасам) белән авылга 20 ел яшәргә кайтырга ярамау шарты белән Тәтештә калдыралар. Фатыйма апа белән Миңлегаян әби гомерләре буе Тәтештә яшәделәр. Авыл егетләре аларда квартирда да тордылар. Ишетеп белүемчә, колхоз кешеләре аларга квартирга кергәннәр элек тә.
Нигездәге йортны сүтеп алалар. Кайсыбер чыганаклар дөрес булса, аны Әмирхановлар йорты каршысына илтеп салалар. Ул йортка авылда калырга насыйп булмый, сүтеп китеп Тәтеш шәһәренә алып китеп күтәрәләр. Ул әле дә булса яңа хуҗаларга хезмәт итә.
Ә Садрислам абыйга килсәк, ул Тәтештә заготзерного эшкә урнаша, башта кладовойда яши кызлары белән. Аннары йорт сатып алу бәхетенә ирешәләр.
Буш нигезгә шобага салалар: ул Ислам Минһаҗ улына чыга. 1957 елда анда Ислам абый Гөлмаһия апа белән йорт салып башка чыгалар. Бу вакытта инде ата-аналары нигезендә бер уллары, ике кызлары туган була. Яңа йортта тагын ике кыз дөньяга килә.
Ислам абый белән Гөлмаһия апа Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыгын күргән кешеләр. Ислам абый егет булып җиткәндә сугыш чыга. 1943 елда Фоат, Ибраһим, Хәбир, Зиннәтулла Гарифуллин, Заһретдин абыйлар белән хәрби хезмәткә алына. Авылдашыбыз Хәбир абый Каюмов белән Ислам абый бер җиргә эләгәләр, Япония сугышына керәләр. Бары тик 1949 елда гына кайталар авылга.
1950 елда Гыйбадулла бабай кызы Гөлмаһия апа белән өйләнешәләр. Башта ук җаваплы эшләргә билгеләнә яшь ир: бригадир, склад, ферма мөдире.
Бер фаҗигале хәл аркасында авыруга дучар була. Улы Зөфәр Исламович сөйләгәннәрдән: “Элек сыерларны Гәрәдә җәйләүгә чыгарганнар. Сөтне аннан алып кайтып кайната торган булганнар, Закирова Зәйнәп аптый кайнаткан. Әти Зәйнәп аптый машина эткәнне күреп, аны төртеп чыгара, үзе машина көпчәге астында калып ашказаны турысы нык бәрелә. Бәрелгән җир начар авыруга әйләнә”. Биш бала атасы 1972 елның августында мәңгелек йортына күчә.
Тыл хезмәтчәне Гөлмаһия Гыйбадулла кызы 1926 елның 3 сентябрендә туа. 1932 елда гаилә Мәскәүгә күчә. Әтисе җир казу эшендә була. Гөлмаһия апа 2 ел латинча, 1 ел кириллица белән укый. 1937 елда Гыйбадулла абый гаиләсен алып кайта, 1938 елда Казанга китәләр. Фин сугышы башлангач 1939 елда Галиуллиннар авылга кайталар.
1941 елда гаилә башлыгын сугышка алалар. Шул елның көзендә яшь кызны Бидәңгегә окоп казырга җибәрәләр. Әнисенең яшь баласы булу сәбәпле ул эшкә җәлеп ителми.
Гөлмаһия апаның үзе исән чакта сөйләгәннәреннән: ”Мин башкалардан бер айга соңрак киттем. Мине 5 нче кеше итеп фатирга ире сугышта булган яшь балалы хатынга керттеләр. Гөлзифа, Сәйха, Фатыйма, Зәйнәп аптыйлар белән тордык. Без көрәк, ә ирләр лом белән казый иде. Окоп З метр тирәнлектә, киңлеге 5-6 метр. Иртәдән кичкә хәтле эшләдек. Төш вакытында кыска гына ял бирәләр, ләкин озак ял итеп булмый. Бик салкын иде. Бер көнгә 400 грамм ипи бирәләр, ә ашарга фатирда пешерә идек. Азык-төлекне авылдан ат белән китерәләр.
Мине 15 яшь булганга олылардан бер сәгать алданрак кайтара иделәр. Январь аенда окоп казучыларны өйләренә озаттылар”.
Яшь кызның хезмәт батырлыгы моның белән генә бетми әле. Кыш буе бозлы көлтәләрне суктыралар алар. Җәен 3 кызны Идел буена гравий иләргә җибәрәләр. Эш моннан гыйбарәт була: иләккә гравийны көрәк белән ыргытасы. Ташлар иләктә кала, ә вак ком өемгә өелә. Май аеннан декабрьгә кадәр шунда эшиләр, землянкада торалар. Өйдә бераз торгач Яшел үзәнгә урман аударырга җибәрәләр, аннан – Кыят урманы, Тәтеш. Җиңү хәбәрен Тәтештә телеграф баганалары утыртыр өчен чокырлар казыганда ишетәләр.
1950 елның декабрендә Ислам абый белән тормыш корып 5 бала таба. Тормыш иптәше бу тормыштан иртә китеп бара, балаларны укыту, олы тормыш юлына чыгару үзенә генә туры килә. Тормыштан бик канәгать булып, Зөфәре гаиләсе тәрбиясендә яшәде, оныкларын тәрбияләште. Бала-оныкларыннан бик риза булып яшәп 2021 елда мәңгелек йортына күчте.
Бүгенге көндә сугыш ветераны, тыл хезмәтчәненең истәлеген саклап нигездә Зөфәр Ислам улы белән Фәния Әһлиулла кызы гомер итәләр. Икесе дә авылның дәрәҗәле кешеләре. Зөфәр абый данлыклы “Путь Илича” колхозында управляющий була, егетлеген күреп авыл советы председателе итеп куялар (1981-1987еллар). Аннары колхоз председателенең төзүчелек буенча урынбасары була. Лаеклы ялга чыккач та эшен дәвам итә әле. Яшь чагында мәдәният йортында куелган спектакльләрнең актив катнашучысы булуын искәртеп, олыгайгач та халык театрына чакырылды әле ул һәм тагын бер кат осталыгын раслады. Мәчет эшчәнлегендә дә актив Зөфәр Ислам улы.
Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, 1955 елның 26 августында туган Фәния Әһлиулла кызының да бөтен хезмәт юлы колхоз белән бәйләнгән. Лаеш техникумын тәмамлап колхозда секретарь-машинистка булып эшли башлый. Ул вакытта машинкада бастыра белүчеләр бик сирәк була, уку йортында алган белемнәре булышып куя яшь кызга. 1974 елда баш бухгалтерның ярдәмчесе булып беренче күнекмәләрне ала. 1984 елдан 2011 елга кадәр колхозның баш бухгалтеры булып эшли. Үзенең кул астындагы хезмәткәрләрен бер йодрыкка туплап, нәтиҗәле хезмәттәшлек итәләр.
3 бала анасы да ул, төп йорт килене. Шушы нигездә туып үскән балалар, оныкларны каршы алып-озатып торучылар да алар Минһаҗевлар.
Гөлчәчәк Галимова, Тәтеш районы Келәш авылы.
Комментарийлар