16+

Авылда да битлектән йөрегез!

Татарстанда хәзер 128 кешедә коронавирус расланды, шөкер, 17 авыру сәламәтләнеп чыккан. Шәһәрләрдә халык күп булганлыктан, коронавирус йоктыру ихтималы зуррак, әлбәттә. Ләкин авыл җирлекләрендә дә хәлләрнең кискенләшүе күзәтелә.

Авылда да битлектән йөрегез!

Татарстанда хәзер 128 кешедә коронавирус расланды, шөкер, 17 авыру сәламәтләнеп чыккан. Шәһәрләрдә халык күп булганлыктан, коронавирус йоктыру ихтималы зуррак, әлбәттә. Ләкин авыл җирлекләрендә дә хәлләрнең кискенләшүе күзәтелә.

Шомлы саннар
 – Республикада тагын 21 кешедә коронавирус булуы ачыкланды. Аларның 8е чит илдән кайткан, ә 13е шулар белән аралашкан булган. Казанда - 8, Чаллыда - 5, Лаешта – 2, Тәтеш, Буа, Мамадыш, Азнакай, Саба һәм Балтачта һәркайсында 1 кеше авыру йоктырган, - дип хәбәр итте Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 16 апрельдә онлайн рәвештә үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Шикле самолет
“Казан” халыкара аэропортына 16 апрель кичендә Бангкок шәһәреннән самолет кайтып төшәчәге турында инде атна башында ук хәбәр ителде. Лилия Галимова искәрткәнчә, туганнарына һәм дусларына очкыч пассажирларын каршылау чикләнә. Бангкоктан кайткан кешеләрне, фәкать, медицина хезмәткәрләре генә каршылый. Пассажирлар тепловизор белән тикшерелә һәм Ливадия шифаханәсендәге корпуска, шулай ук җәйге лагерьга 2 атнага карантинга ябыла. Алар анда медицина күзәтүендә тотыла. Очкычтагы Башкортстан кешеләре Уфаның үзенә җибәрелә. 

“Әти-әни, кайчан кайтасыз?”
Лилия Галимова медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Медиклар көне-төне авыруларны дәвалауда эшли. Вирус йоктырмас өчен, әлегә өйләренә дә кайта алмыйлар, хәтта. Медицина хезмәткәрләре сменаларын тәмамлаганнан соң, 7нче хастаханә территориясендәге тулай торакта, Республика клиника хастаханәсендәге госпитальдә, Әмирхан урамындагы тулай торакта һәм эшкуарлар тәкъдим иткән кунакханә номерларында яшәп тора. Медицина хезмәткәрләре республикадагы 20 мең 800 кешегә коронавирустан бушлай тест үткәргән. Чит илдән кайткан һәр кеше тест уза.

Ярдәм булачак
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин төбәкләргә 200 миллиард сум күчерү турында күрсәтмә бирде.

– Бу зур ярдәм, - диде Лилия Галимова. - Татарстан Президенты да кече бизнеска ярдәм булачак, диде. Хәзер моны башкару алымнары барлана. 
Карантин мәҗбүри

Татарстанда 2,5 мең полиция һәм Росгвардия хезмәткәре постларда кизү тора, урамнарда патрульлек үткәрә. Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән кайткан 561 кешегә карантинда утырырга катгый күрсәтмә бирелгән. Рөхсәтсез хәрәкәтләнгән 28 мең машина кире борып җибәрелгән. Үзбикләнү режимын бозган 5 меңгә якын кешегә административ беркетмә тутырылган. Ялган медицина әйберләре һәм сыекчалары йөртүгә кагылышлы 8 җинаять эше кузгатылган.

Президент үзе сораган
Коронавирустан саклану максатында, санитар-гигиена таләпләрен үтәү, медицина битлегеннән файдалану, җәмәгать урыннарында йөрмәү зарур. “Татарстан Президенты үзбикләнү режимына җаваплы карарга чакыра”, – диде Галимова.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading