16+

Авылда яшәүче бер хатын мине үзенең иренә көнли

Моннан 16 ел элек ирем вафат булды. Көтмәгәндә-уйламаганда йөрәк белән китеп барды хәләл җефетем.

Авылда яшәүче бер хатын мине үзенең иренә көнли

Моннан 16 ел элек ирем вафат булды. Көтмәгәндә-уйламаганда йөрәк белән китеп барды хәләл җефетем.

Рафат белән бик яратышып өйләнешкән идек. Улыбыз белән кызыбыз туды. Аның әнисе белән төп нигездә яшәдек. 
Иремне җирләгәч, бик озак кайгыдан айный алмадым. Каенанам мине үз авылыма кайтып китәр дип уйлагандыр инде, кыерсытып торды. Ләкин бирешмәдем,

Рафат рухына, аның хакына шушы йортта калдым. Аннан соң балаларыбыз да шушында туып үсте бит. Алар инде хәзер калага китеп урнашты. Ә без каенана белән икәү яшәп ятабыз. Хәзер элеккеге кебек бәйләнми, дус-тату яшибез.

Каенана тынычланса, башка бәйләнүчесе табылды. Авылда яшәүче бер хатын мине үзенең иренә көнли. Янәсе, мин аның ире белән чуалам. Бу сүз – кибеттә сөйләшеп торганнан соң чыккан гайбәт. Соң авылдашлар кибеттә күрешеп сөйләшми тормый бит инде ул?! Хатыны шушы гайбәтне бөтен авылга тараткан. Миңа аның ире нәрсәгә кирәк? Авылдагы ирләрнең берсе дә Рафатымның тырнак очына да тормый. Нахак сүзләре йөрәкне телгәли. Кайчан мине чәйнәүдән туктарлар икән?..

Зилә Х.
Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

7

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Гафу итегез, хәләл җефет дип, хатын-кызны гына атыйлар дип беләм.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Җефет-супруг,супруга.

      Мөһим

      loading