Ольга Руденко өендә 1000 төрле миләүшә чәчәге үстерә
Миләүшәләр белән «авыруы» исә аш бүлмәсен бизәү өчен алып кайткан бер гөлдән башлана.
Шуннан ул, селекционерларның яңа кызыклы сортларын эзләп, күргәзмәләргә йөри. Анда үзе кебек гөлләр үстерүчеләр белән таныша. Аларның хәтта үз клублары да бар. Ай саен гөл яратучылар күргәзмәләр оештыра. Мин дә Ольга Павловна белән шундый бер күргәзмәдә таныштым.
Гөл үстерүчеләрнең өстәлләрендә шау чәчәктә утырган миләүшәләр, төсләреннән күзләр камаша.
– Монда әле бик азы гына, өйдә 1000гә якын төрдәге миләүшә гөлем бар , – дип елмая Ольга Павловна. – Ел саен яңа 50 төрен кайтартам. Аларның үземә ошаганнарын коллекциямә алып калам. Яңа сортларны Казанда табып булмый, Мәскәүдән селекционерлардан алабыз. Әле берсен, әле икенче төрлесен ала-ала, өем гөлгә күмелде. Башта тәрәзә төбемне тутырдылар, аннары ирем стеллаж бүләк итте. Бу стеллаж озак кына тулмас әле дигән идем, бер елдан анда яңа гөлләргә урын да калмады. Тагын бер зур стеллаж эшләтеп куйдык.
Гөлләр яратучы сүзләренчә, миләүшәләрне үстерү авыр түгел. Вакытында дөрес итеп суын гына сибәргә кирәк.
– Кайчан һәм күпме су сибәсен төгәл генә әйтеп булмый, чөнки һәр кешенең фатирында һава температурасы төрлечә. Шәхси йорт белән күпкатлы йорт фатирында дымлылык та төрлечә була. Иң мөһиме – гөл туфрагының өске катламы артык кибеп тә китмәсен, дымлы да булмасын. Миләүшәләр өчен иң яхшысы – 20 градус җылылык. 27 градустан артып китсә, кондиционер урнаштырыгыз, кояш нурлары туры төшә торган тәрәзә төбеннән гөлләрегезне алып куегыз. Җәйге бик эссе көннәрдә идәнгә урнаштырыгыз, – ди яңа танышым.
Соңгы елларда 15 сантиметрга кадәр үсә торган миниатюр миләүшәләр популярлаша башлады. Бу сортлар эссегә дә чыдам икән. Бөтенләй нәзберек булмаган, шулай ук эссене күтәрә алырдай сортлардан Ольга Павловна миләүшәләр кебек геснериевлар семьялыгына кергән эписция гөлен атады. Ахименес дигәне дә популяр икән. Анысы кышын йоклап, язга уяна һәм глоксиния кебек җәй буе чәчәк ата. Бу гөлне өй клематисы дип тә атарга була, ди.
Гөл утыртырга туфрак табу да проблема түгел хәзер, кибеттә нинди генә төре сатылмый. Үзләре әзерләргә теләүчеләр туфракны кычыткан яки каен үскән җирдән алып, аңа торф куша ала, чөнки гөлләр җиңел таралып торган җирне ярата. Туфракны стерильләштерергә онытмагыз. Аңа йә кайнап чыккан су сибәргә, яки микродулкынлы мичтә, йә булмаса газ мичендә җылытырга кирәк.
Кибеттән нәкъ менә миләүшә гөле өчен дигән әзер туфракны сатып алсагыз да, аңа торф мүге – свагнумны һәм елга комын кушмыйча булмый. Баштан ук зур чүлмәккә утырту да дөрес түгел, гөл үскән саен, чүлмәкнең дә зуррагын сайлыйсыз. Иң зуры дигәне дә 13 дм лы чүлмәк булырга тиеш. Гөлне февраль ахырында һәм яз башында, шулай ук апрельдә дә күчереп утырта аласыз.
Туфрак микроэлементларга артык бай булса да начар, яфраклары күп, ә чәчәге вак була. Шуңа да тукландырганда чама хисен белергә кирәк. Кибеттән махсус препаратлар сатып алган очракта, анда күрсәтелгән концентрациясе ике-өч тапкырга сыеграк булсын.
Тукландыргычларны кышын айга – бер, башка сезонда айга ике кулланырга кирәк. Бакча туфрагына утыртсагыз, аны тукландыру мәҗбүри түгел, анда болай да микроэлементлар була. Кибет грунтына утыртканда, ике атнадан йә бер айдан тукландыра башлагыз, ди Ольга Павловна.
Гөлләр үстерә башлаганчы әңгәмәдәшем рәсем ясау белән шөгыльләнгән, чиккән дә, теккән дә, ә менә миләүшә гөлләре белән мавыгуы, үзе әйтмешли, озакка сузылган. Гөлләр өемне ямьли, күңелемне күтәрә, ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар