Тарих битләренә язылып калган «Кариб кризисы» шаһитын, каһарманын, ул исән чакта ук тиешле исемен биреп, кадер-хөрмәт күрсәтеп калырга иде.
Скопировать ссылку
Тарих битләренә язылып калган «Кариб кризисы» шаһитын, каһарманын, ул исән чакта ук тиешле исемен биреп, кадер-хөрмәт күрсәтеп калырга иде.
«Кубага баллистик ракеталар төялгән корабльдә хәрби киемнәрсез, туристлар булып килеп төштек. Соңыннан Американың разведка самолётлары бертуктамый фотога төшереп торды. Әздән генә атом сугышы булмый калды 1962 нче елда», — дип искә ала 5 нче августта 85 яшен тутырган Рулев Тимеркәй улы. Американың Төркиядә хәрби база төзүенә җавап итеп, 1962 елның май аеннан башлап Советлар Союзы Кубага яшерен рәвештә кораллар ташый башлый. СССР һәм АКШ арасында хәлләр кискенләшә.
Ике дәүләт арасында өченче бөтендөнья сугышы куркынычы туа. Ул 13 көн дәвам итә. «АКШның 180 корабы Куба утравын уратып ала. Көчләр безнең файдага түгел. Хрущёв акыллы булды, юл куйды инде. Бетә идек», — ди Рулев абый. Ул Кариб кризисында турыдан-туры катнашып, аның тере шаһиты булган бик аз шәхесләрнең берсе. Шуңадырмы, Актаныш халкы аны яратып «Куба» дип йөртә. Үпкәләмисеңме соң бу исемгә, дигәч, «юк» дип җавап бирде дә көлеп куйды.
Ике ел ярымга сузылган тормышының шушы өлеше булмаса, Рулев Тимеркәй улы гап-гади бер юбиляр-бабай булыр иде. Үзен бабай дип әйтерлек тә түгел әле ул: һаман руль артында — йөк машинасын да, җиңел машинасын да йөгәнли. Печәнен дә чаба, утынын да яра. Газета укучыларга берәр киңәшең бармы дип сорагач, болай дип җавап бирде: «Тик торган башта теләсә нинди уй. Тик тормасыннар, лаеклы хезмәт куйсыннар. Сәламәт тә, бай да булырлар».
Үткән тормышы өчен бер дә үкенми Рулев абый. Сабый чагы Бөек Ватан сугышы чорына туры килгән. Мари Суксу авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лаешка барып алты айлык тракторчылар курсын тәмамлаган, аннан кайтып эшли башлаган. Яшьлек еллары матур бит ул. Өч ел буе су өстендә пароход мотористы булып хезмәт иткән.
Соңрак хәрби комиссариат чакыруы буенча Минзәләдә шофёрлыкка укыган. Авылга кайткан. 1961 елның 17 ноябрендә Совет Армиясе сафларына алынган. Белоруссия, Латвия, Литва, Калининград… ярты илне гизеп, ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Корабльдә сугыш кораллары склады мөдире булган. 1962 елның августында Кариб диңгезе аша «Азатлык» утравына курс алганнар. Анда ниләр булганын без тарихтан беләбез. Армия хезмәте аның өчен 1964 елның июленә кадәр дәвам иткән. Хезмәте беткәч, Гаванадан Төркиягә, аннан Кара диңгез аша Севастополь, Симферополь, Мәскәү, Сарапул… ниһаять, Актаныш! Туган җир ничек кадерле!
Комментарийлар