“Ак калфак” җирле оешмалары “Җырлыйк әле” төбәкара үсешчән ансамбльләре ярышын 7нче тапкыр уздыра икән.
Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы җирлегендә урнашкан “Бабай утары”на очраклы килдек дип әйтә алмыйбыз. Бирегә безне дустыбыз, татар эшмәкәре, танылган композитор Фәнир Галимов үзе чакырды. Дөресен генә әйткәндә, шундый үзенчәлекле җирләр күрербез, бик кызыклы кешеләр белән танышырбыз, күңелебез белән баеп кайтырбыз дип уйламаган да идек.
Фәнир авылы
Фәнир Галимов үз төбәге, үз татары өчен бик күп игелекле гамәлләр эшләгән кеше. Аның бик тыйнак, тәртипле татар икәнен дә белеп торабыз. Аның үзе кебек яхшы командасы гына ни тора! Бигрәк тә җәмәгате Тәнзилә ханым ярдәме белән биредә колачлап бетерә алмаслык эш алып барылуын күреп тә сокландык.
“Бабай утары”н исә үткән белән бүгенгене тоташтыручы күпер, буыннарны ялгаучы урын дип тә атарга була. Бердән, биредә татар авылының бөтен чорларын диярлек үз эченә алган этнографик татар авылы музее оештырылган. Анда XVII-XIX гасырга караган төрле татар йортларын, мунча, сарай-лапасларны күзәтергә була. Эш кораллары, хуҗалык кирәк-яраклары, йорт эчендәге җиһазларның ничек үзгәргәнен күрәсең. Әлбәттә, авылда кош-кортларсыз булмый. Шуңа да, ачык һавадагы этнографик авыл музеенда әтәчләр дә кычкырып каршы ала.
Куяннар чабыша. Тәва кошлары, фазаннар бирегә килүче халыкның күңелен күрә. Боланнар печән ашап йөри. Шушы кечкенә генә авылның үзенең җил тегермәне, тимерче алачыгы, мәчете бар. Гомумән, үткәндәге авыл тормышын күзаллау өчен бөтен күренешләр чынбарлыкка күчерелгән. Зәвыклы гына, рухы белән нык татар авылы туган. Эшмәкәр Фәнир Галимов 2017 елда әлеге комплексны булдыру турында уйлаганда да, әнә шундый нәтиҗәгә килә. “Балалар, оныклар үткәнне, элек әби-бабайлар ничек яшәгәнне белеп-күреп торырга тиеш”, – ди ул. Әлеге татар авылы музеена кергәнче, ретро автомобиль-мотоцикллар коллекциясе белән дә танышырга мөмкин.
Аннан “Бабай утары”ның заманча өлеше төрле спорт һәм мәдәни һәм уку чаралары, остаханәләр белән үрелеп бара. “Сәләт” балалар лагеры сменалары да биредә уза икән. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Нарат урманы эчендә агачтан эшләнгән корпус-йортлар, ачык һавадагы сәхнәләр, балалар өчен беседкалар ясалган. Әле “Бабай утары”на килеп кергәндәге төрле әкият геройларын гәүдәләндерелгән агач сыннар турында да озак сөйләргә була. Шундый ук сыннарны урман эчләрендә, су буенда күрәбез. Анда безне Шәрәлеләр дә, Су аналары да көтеп тора.
“Җырлыйк әле”...
Бу көннәрдә “Бабай утары” кабатланмас җырларга уралды, гармун моңына күмелде. Башкортстанда эшләп килүче татар фольклор ансамбльләренең чыгышын тыңларга, төрле төбәкләрдә шушы эшне алып баручылар белән якыннанрак танышырга насыйп булды. Биредә эшләүче “Ак калфак” җирле оешмалары “Җырлыйк әле” төбәкара үсешчән ансамбльләре ярышын 7нче тапкыр уздыра икән. Оештыручылар әйтүенчә, беренче еллар белән хәзергесенең аермасы җир белән күк арасы кебек. “Әлеге проектның әһәмияте зур. Ул инде халык күңеленә үтеп керде. Фольклорны, борынгы җырларны искә төшерәбез. Йолаларны яңартабыз. Бик матур үзенчәлекле чыгышлар әзерләп алып киләләр.
Мәсәлән, соңгы вакытта “Каз өмәләр”ен хуҗабикәләр 1-2 каз гына йолкып, үзләре генә үткәрә иде. Хәзер ул гореф-гадәтләребез матур йола булып көнкүрешкә кире кайтты. “Ак калфак”лар ярдәме белән әле моңарчы без дә белмәгән йолалар яңарды. “Каз өмәсе” вакытында казның бугазыннан бәби шылтыравыклары кебек уенчыклар ясыйлар. Куыгын кабартып, шарлар эшлиләр. Аларны балалар белән уйнар өчен рәсемнәр белән бизиләр. Каз йолыккан вакытта элек егетләр кызлар булып киенеп тә кергән. Иң оста каз йолкучыны хатынлыкка алганнар бит. Шундый кызык чаралар күп ул безнең”, – ди Башкортстанның җирле “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Люция Вафина.
“Җырлыйк әле” үзешчән ансамбльләр ярышында “Ярмәкәй егетләре”, “Туймазы мәрҗәннәре”, Ак калфак кызлары”, “Энҗеләр”, “Ак калфак энҗеләре”, Ихлас”, Ак калфак”, “Сәрвиназ” кебек халык ансамбльләре чыгыш ясады. Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән җырчылар-гармунчылар белән таныштык. Бигрәк тә Нефтекама, Туймазы, Илеш, Стәрлебаш, Дүртөйле, Бишбүләк районнарыннан килгән фольклор ансамбльләр истә калды.
– “Җырлыйк әле” – ул төбәкара фольклор ансамбльләр бәйрәме. Без моңа ел буе әзерләнәбез. Монда 3-4 ел катнашу дәверендә күп дуслар таптык. Хәзер Чишмә, Туймазы, Ярмәкәй, Бакалылар белән аралашып яшибез. Бирегә үзебезне күрсәтергә дип тә, кешене карарга да киләбез. Мондый чаралар бик кирәк, бу безне берләштерә. Татарлык дөньясын күреп китәбез. Һәрбер коллективның үзенчәлекле фольклор киемнәрен, күренешләрен карап, үзебезгә дә багаж алып кайтабыз, – Бишбүләк районыннан килгән ансамбль җитәкчесе Лилия Мусаева.
– Бик халыкчан проект. Сез милләт өчен җан атып йөрүчеләр. Милләт язмышына битараф булмыйча, җырлап яшик. Татар булуыбызга ни җитә, – дип сәламләде Бөтендөнья татар Конгрессының башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров. Бөтендөнья татар Конгрессының каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова катнашучыларның зур эшләрен бәяләп чыкты. Шунысы үзенчәлекле: җиңүче фольклор ансамбльгә Бөтендөнья татар Конгрессы милли киемнәр тектереп бүләк итә. Бу юлы исә Гран-прига Төмәнәк авылы ансамбле лаек булды.
Җырлы фестивальнең икенче көнне Фәнир Галимов җырларына багышланды. Ул февраль аенда узган зур бәйгенең дәвамы буларак узды.
– Һәммәгезгә дә зур итеп рәхмәт әйтәм. Иҗатыгыз өчен рәхмәт. Бергә булыйк, бердәм булыйк, – диде Фәнир абый Галимов барча катнашучыларны сәламләп. Фәнир Галимовның бүген 150 җыры тамашачылар тарафыннан өйрәнелә, зур сәхнәләрдә башкарыла. Концерт барышында шуларны тагы бер кат тыңлап та хозурландык. Фәнир Галимов көйләрен башкаручылар азакта күмәкләп “И туган тел” җырын башкарды. Ике көнлек мәдәни чараларга әнә шулай матур итеп нокта куелды. “Бабай утары”ндагы татарча чаралар бик яхшы хисләр генә калдырды. Милли хисләрне ныгытырга мондый очрашулар бик кирәк шул.
Комментарийлар