Акча күп булмый ул, әмма нәтиҗәле эш күрсәткәннәргә җәлләп торырга кирәкми. Чөнки алар аны файдага тотачак.
Татарстан чаңгычыларның еллык нәтиҗәләрен барлаган утырышта республиканың Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев шундый фикер белдерде. “Бөгелмәгә килеп, баеп кайтып китәсез инде”, – дип тә шаяртты ул уңышлы эшләүчеләрнең аркасыннан сөеп.
Озын-озак кыш ае
Кар күрәсең килсә, Бөгелмәгә барырга кирәк икән. Утырышны юкка гына биредә уздырмаганнар, күрәмсең. Җиргә яту гына түгел, урыны белән көрәрлек кар да шәйләнә шәһәрдә. Бактың исә, республикада чаңгы спортын үстерү өчен Бөгелмәдән дә кулай урын юк, ди. Җирле федерация вәкилләре исәпләп чыгарган – соңгы җиде елда Бөгелмәдә кыш озынлыгы 160 көнгә сузылган. Казан белән Чаллыда бу сан – 135-136 көн генә икән. Хәтта һава температурасының кышын уртача күрсәткече дә башкаланыкыннан төгәл 1,5 градуска түбәнрәк – -9,5 градус. Тагын бер үзенчәлеге – Бөгелмәнең диңгез өсте тигезлегенә карата 300 метр биеклеклектә булуы. Республиканың мәркәзендә бу сан берничә тапкыр түбәнрәк.
Карның тоткарлануы бер хәл, әлеге өстенлектән файдаланып калырга да кирәк бит әле. Бөгелмәләр монысын да кайгырткан, җиң сызганып эшкә тотынган: чаңгычылар өчен яхшы шартлар булдырылган – 2018-2019 елда төзекләндерелгән Чаңгы базасы, чаңгы-роллер трассасы салынган.
– Бик матур килеп чыккан, – дип бәя бирде Илшат Фәрдиев. – Күрсәткечләре дә булсын.
Чемпионнар да кайткан
Дөрес, спорт мәктәпләренең узган сезон нәтиҗәләре буенча Бөгелмә әле 12нче урында гына. Димәк, эшлисе эшләр җитәрлек. Беренче өчлектәге Казан, Түбән Кама, Сарман кебек төбәкләр белән әлегә тиңләшергә ерак булса да, үзләреннән алда гына барган Әгерҗе, Саба, Азнакай кебек районнарга Олимпия чемпионы тәрбияләгән Бөгелмәнең теше үтмәслек түгел.
Чемпионнар димәктән, алар Бөгелмәгә эзне суытмый. Федерация утырышына 1998 елгы Олимпия Уеннарының ике мәртәбә чемпионы Ольга Данилова белән СССР җыелмасы составында йөргән, Дөнья кубогы этапларында җиңүче булган Розалин Бакиев та кайткан иде. Розалин ага призларына инде берничә дистә ел дәвамында Бөгелмәдә чаңгы ярышлары уза.
– Татарстанда чаңгы спортының үсешен игътибар белән күзәтәм. Һәм бик зур алга китеш күрәм, – ди Розалин Бакиев үзе. – Республика федерациясенең казанышы бу – аның ярдәменнән башка мондый уңышларга ирешеп булмас иде. Бөгелмәнең яңа ачылган чаңгы базасын гына күрегез – әкият бит! Безнең заманда хыял гына иде болар. Нәтиҗәсе дә озак көттермәс.
Ольга Данилова да әлеге фикерне куәтләде.
– Татарстанның Чаңгы узышлары федерациясе – илдә иң яхшысы, – диде Олимпия чемпионы. – Бүген моңа кабат инандым. Безнең чорда мондый ярдәм тоймадым. Бәлки, үземнең мәшгульлегем аркасында гына сизмәгәнмендер. Хәер, мондый колачлы эшне хәтерләмим.
Тәпи басканнарны – чаңгыга
Татарстанда бүген 26 мең 492 кеше чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Арада хатын-кызлар да күп – 11 мең 866 гүзәл зат чаңгыга баскан. Популярлык ягыннан чаңгы спорты хоккей, футбол һәм волейболдан гына калыша, ди Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.
Министр урынбасары сүзләренчә, республикада массакүләм спортыны үстерү өчен шартлар булдырылып кына тора. Татарстанда, мәсәлән, соңгы берничә елда модульле 35 чаңгы базасы төзелгән. Быел 8 база кулланылышка тапшырылса, киләсе елга тагын шундый алты корылма пәйда булачак. Моңа өстәп 5 меңләп баланың спорт мәктәпләрендә әлеге төр белән шөгыльләнүен дә искә төшерү урынлы булыр.
Ә шартлар булдыру мөһим. Бөгелмәдә, әнә, 4-7 сыйныф укучылары арасында сораштыру уздырганнар – балаларның 63 проценты чаңгы спорты белән шөгыльләнергә теләвен җиткергән. Ата-аналарның 52 проценты балаларның әлеге теләгенә теләктәшлек белдергән. Чаңгыдан читләшүчеләрнең 30 проценты баласының башка спорт төрен сайлавын әйтсә, калганнары чаңгы трассасының өеннән ерак булуын һәм куркынычсызлык мәсьәләсе борчуын әйткән. Шул сораштыру нәтиҗәләреннән чыгып, җирлектә кимчелекләрне төзәтү өстендә эш алып барыла, дип аңлаттылар.
Зәй районында эшне тагын да иртә яшьтә – балалар бакчаларыннан ук башлаганнар. Нәтиҗәдә чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр саны сизелерлек арта бара. Районның Ф.Симашев исемендәге чаңгы узышлары буенча спорт мәктәбе директоры Эмиль Галиев сүзләренчә, балаларда кызыксыну, әти-әниләрендә теләк уяту өчен кайчак чаңгы спорты өчен кирәк-яракның бушка бирелүен әйтү дә җитә. “Балаларның күзләре янып тора”, – ди директор.
Сафлар ныгый
Россия җыелмасына бу сезонда Татарстаннан 24 чаңгычы кергән. Былтыр андыйлар 14 кенә иде.
Сафлар ныгыган саен чыгымнар да арта. Дәүләттән ел саен 12 млн сум алып, федерация иганәчеләрдән тагын да күбрәк акча җәлеп итә. Теләсә кайсы ярышта аларның өлеше барлык чыгымнарның кимендә 50 процентын тәшкил итә, дип ачыклык кертте Илшат Фәрдиев. Инвентарь һәм кадрлар ярдәменә мохтаҗ, дөресрәге – эш күрсәтергә теләк белдергән районнарга акчасы да мулдан бирелә. Киңәшмә кысаларында республиканың берничә спорт мәктәбе чаңгы майлары, чаңгы һәм башка кирәк-ярак өчен 15-100 мең сумлык тиешле сертификатлар алды.
– Талантлар табу җиңел түгел, әмма безнең лидерлык позицияләрен ныгыту өчен теләк һәм мөмкинлекләр бар. Беренче булырга кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңннеханов, чемпионнар һәм призерлар булса – ярдәм булачак, дип белдерде. Президент ярдәмендә чаңгы спорты үсеш ала да инде, – дип ассызыклады федерация башлыгы.
Үсеш димәктән, Татарстан чаңгычылары быел өченче мәртәбә Россия Кубогын яулау һәм илкүләм ярышларда гомуми беренчелектә җиңүче булуыны максат итеп куя. Халыкара допингка каршы көрәш агентлыгы (ВАДА) тарафыннан Россия спортына карата чыгарган карар да кәефләрне кырмаган.
– Чаңгычылар белән бер гаилә булып яшибез. Ышандырып әйтә алам: безнең командада допинг куллану була алмый. Без моңа катгый рәвештә каршы. Ышанычлы мөнәсәбәт булган җирдә моның ише әйбердән котылып була, – ди Фәрдиев.
Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Татарстаннан ике спортчы – Андрей Ларьков белән Анна Нечаевскаяның “Тур де Ски” – Дөнья кубогы кысаларында Халыкара чаңгы ярышында катнашачагы билгеле булды. Турнир 28 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр узачак.
Фото: ski-tatarstan.ru
Комментарийлар