Рауза апа Мөхәммәтгалиева Арча районының Якты-Көн авылында иң өлкән кеше.
Быел ул гомеренең 95 нче көзен каршы алачак. Аллаһыдан күпме гомер бирелгәндер, язганын яшәр әлбәттә, мәгәр теләк бер генә үзенә – ипләп кенә йөз яшенә җитеп, яңа гасыр сәхифәсенә дә эндәшергә насыйп булсын үзенә!..
Авылда ул Акъәби!
– Авыл йөзендә өлкәннәрдән үзем генә яшәп ятам менә, минем чор кешеләренең берсе дә исән түгел инде, үскәнем. Яшь чакта гына йокы тәмле икән. Олыгайгач йокы да бигрәк аяз. Башта ярты төнгәчә боргаланып газапланасың. Шылт иткән тавышны да колак эләктерә, ә көндез әнә ун тапкыр әйтәләр – ишетмим генә... Төн уртасында күзең ачтыңмы, бетте инде, таң атканчы йоклап китәм димә. Кайчагында, әни, изелеп китеп йоклаган идең бит, диләр. Уйларыма чумып ятуларым, йоклавым да түгел. Күзне йомсам да башта мең төрле уй. Атым юк урамда, кайгым юк буранда югыйсә. Ниләр уйлыйсың, дип аптырый оныкларым. Үземнең дә исләрем китә. Уйның да тотып алырлык җүнлесе юк, сөйләсәң кеше көлә. Һаман да шул үткәндәге хәлләр белән кайнашам. Бакыйлыйкка күченгән газиз балаларымны да бик сагынам, сеңлем. Уйларымда гел янымда инде алар. Үзем хәлләрен сорыйм, үзем үк җавап бирәм. Сәлим абыегызга да әйтер сүзләрем күп җыелды – ипләп кенә күңелдән тезәм. Аннары арып китәм дә башымны мендәргә төртәм – черем итәм. Балаларның эндәшүе әнә шул чакка туры киләдерме... Минем сыман бик олы яшькә җиткәч, гомер итүләре бер хикмәт икән сеңлем, – ди Рауза әби.
Әле дә тәвәккәл үзе. Сүзен өзеп әйтә, турыдан ярып сөйләшә. Дөрес, хәтер ягы бераз сыната сыман. Хәтере аркасында зиһене дә аксый төшә кебек. Төп йортта яшәүче Лилия килене ярдәм итеп торса, үткәннәрен су төбендә күреп сөйли әле Рауза әби, бирешми!..
– Безнең бала вакытта күргән михнәтләрне сөйләсәң, сеңлем, китап язарлык! Ачлык, юклык, ялангачлык... Унбер яшемә җиткәч тә дөбердәтеп кара сугыш башланды. Әти күмәк хуҗалык рәисе иде, авылдашларына үрнәк күрсәтәсе килепме, беренче көннәреннән үк сугышка чыгып китте. Без биш бала әни итәгенә тагылып калдык. Әни алтынчыга авырлы... Бәдигөлҗамал әнигә мең рәхмәт, Маһикамал әбине дә тәрбияләде. Сигез кашыкның тамагын берүзе туендырды. Әтигә хөрмәт йөзеннән микән, бәлки тәртибе дә шулайрак булгандыр, күмәк хуҗалыктан безнең гаиләгә ай саен әзме-күпме икмәк биреп тордылар. Шунлыктан телне кисәрдәй әче үлән ашамадык. Бәрәңге яфрагыннан аш пешереп ашаган көннәр күп булды анысы. Ләкин кара ачлыкны күрмәдек. Җитлегә төшкәч ат бирделәр, җигәргә өйрәттеләр. Көн саен тимер юл тукталышына сөт илтә идем. Кышкы буранмы, язын күз ачкысыз яңгырмы, бәгырьне кисәрдәй көзге җилме мин гел юлда идем. Әти хәбәрсез югалды, – дип сөйли ул.
Элеккеге тормыш михнәтле...
Монысы әле күргәннәренең бер өлеше генә. Урман кисүләре, торф чыгарырга йөрүләре, кырда эшләүләрен сөйләгәндә Рауза әби кул гына изәп куйды. Күрмәгәне калмаган, таудай михнәтләр кичкән. Ләкин бер нәрсә хак – тезләнергә әзер илне алар аякка бастырган.
– Хәзер йорт саен трактор басып тора, икешәр машина капка төпләрендә. Элек атлы кешенең тормышы җиңелрәк бара иде. Әнине кызганга да ат җиккәнмендер. Башта сарыклар, соңрак таналар да карадым. Ат җигәргә керешкәч, бидоннар төягән арба-чаналарда туңып барыр идем, җил каршы искәндә суык үзәкләргә кадәр үтә. Эштән соң туры урманга чаптырам. Арба төбенә башта салам йә печән салам, өстенә ягарга дип утын төяп куям, әле аны юлда ишелмәскә яхшылап бәйлим! Әй, күрдек инде азапларны, – ди Рауза әби.
Кул-аякларының сызлавына җавап та шул – яшьлектәге михнәтләре, зыкы салкыннарны сизмичә урман кисүләренең әҗере. Яшьлектәге хыял икенче бер дөньяга өнди дә бит... Бик матур җырлый ул, җырчы булырга тели. Авылга агроном булып килгән Ибраһим Үтәй: “Әйдә, җырчылыкка укырга урнаштырам”, – дип тә үсендерә. Тик ниятенә әнисе каршы төшә. Ишле сеңелләрен үстерешергә кирәк. Тол әнисен кызгана, ташлап китәргә көче җитми.
– Ләкин кеше тормышында барысы да үз вакыты белән үтәлә икән, сеңлем. Авыр чаклар дип тормыйсың, тугач – үсәсең, җитлеккәч кияүгә дә чыгасың икән. Сәлим исемле егет белән кавыштык. Кулы мең төрле эш белә иде, данлыклы балта остасы! Биш бала үстердек. Олысы Гөлсинә исемле. Рәшит кияү белән Биектауга төпләнделәр. Ике генә бөртек бала үстерделәр. “Санап тапмагыз, балаларны ишле итегез!” – дип үз балаларыма гел әйтә килдем. Тормышлар матурлангач, хатын-кызлар бит бала табудан тыелды. Без бик авыр елларда да итәк тулы бала үстердек! Икенчесе кызым Гөлфирә, Илсур исемле егеттә кияүдә, нигезләре күрше Кәче авылында, аларның да балалары икәү! Рөстәмем – өченчесе. Әтнә районының Күәм авылында туып үскән Рәшидә исемле кызга өйләнгән иде. Кимчелекле дә түгелләр, карап торырга улым егет солтаны, киленем бер кашык су белән йотарлык, никтер соңлап өйләнештеләр. Рәзил оныгымны тапканда Рәшидәгә утыз яшь иде. Күпме генә кыстасам да бер бала белән калдылар. Фатирлары да бар иде югыйсә. Улым төзелештә эшләде. Күрәчәкләренә каршы, климакс вакыты җиткәч, киленемнең акыл ягы үзгәрде. Хатын-кызның саулыгын гына түгел, холык-фигылен дә сүтеп җыя торган бер вакыт ул. Һәр хатын-кыз бик авыр кичерә аны. Бауга менгән балакай... 13 яшлек улын калдырып китте. Шуннан соң Рөстәмем өйләнмәде. Баласын сыңар үстерде. Баштарак гел өйләнергә куштым. Болай ярамый, улым, балага – хатын-кыз тәрбиясе, сиңа иптәш кирәк, дия килдем. Сүзләремне тыңлап торса да ишетмәде. Сыңар картаеп килә. Инде кирәксенми дә бугай. Рәзил оныгым да 35 яшенә җитте. Ул да өйләнүне сузып йөрде, кайткан саен колак итен ашадым, – ди әңгәмәдәшем.
Яралары сызлаган язмышларны кабаттан бөтен итү җиңел түгел. Моны Рауза әби дә яхшы аңлый әлбәттә. Ул Рәшидәсен сагынып гомер итә.
– Ир-атның табигате икенче, эчендәге уйларын сиздерми. Сагынадыр дим. Фәнис улымның кызы башкалада укыганда Рөстәм абыйсында торды. Өйләрен җыештырганда сервант тузаннарын сөрткән. Шунда Рәшидәнең сүрәтләрен күреп, бәлки боларны алып куяргадыр, дип сораган абыйсыннан. беләсеңме нәрсә дигән? Тимә, сеңлем, Рәшидәм үзе куеп калдырган урында торсыннар, дип әйткән. Яратмаса моның кадәр тугъры булып яшәр идеме? Яраткан кешене онытып булмый ул, – ди ул.
Бала хәсрәте яман...
Авыр сынауларының берсе булып, Илһам улы да гүрдә ята.
– Аның да үлеме бик сәер генә килеп чыкты. Авылга кайтырга тиеш иде. “Илһамым бәрәңге сабагы чабарга кайта!” – дип үзен юлдан күземне алмыйча көттем. Ә ул иптәшләре белән икенче бер авылга – Сәрдәгә кайтып киткән. Ишегалдында кинәт кенә җан биргән. Бер иш ирләр җыелышып ярамаган әйбер эчкәннәрдерме, хәмерләре бик начар булгандырмы инде... Әллә соң агуладылармы икән, дип тә шикләндек. Күзең белән күрмәгәч, чит кешене гаепли дә алмыйсың. Йөрәк әрнесә дә, үпкәләрне йоттык, сеңлем. Илһамым һич үләргә тиеш түгел иде югыйсә. Гәүдәгә – алып батыр, типсә тимер өзәрлек иде бит ул. Нишлисең инде, 2012 нче елны 50 яшендә мәңгелек йортына озаттык... – ди Рауза әби.
Төп йортта, борынгыдан килгән күркәм йоланы зурлап төпчеге Фәнис тормыш корган.
– Фәнис улым тракторчы булып эшли, киленем мәдәният йорты мөдире. Аларның да ике балалары буй җитте. Оныкларымны, оныкчыкларымны кушып санасаң исәпләре утыздан арта. Кайтып тулсалар сабантуе безнең өйдән башлана. Аларны күреп күңелем бик куана – тәм кермәс дигән авызымның татлы бәхете! Нинди генә күчтәнәч алып кайтмыйлар, Лилия үзе дә кунакларга туй табыны көйләп куя! Сәлим генә күрмәде бу рәхәтләрне. 1998 нче елны җирләдек без аны. 68 яшендә ул да кинәт кенә чирләп китте. Ашый алмады. Табибларга алып барган идек, тикшерсәләр – ашказанында яман шеш тегенең. Ике ел интекте бичаракай. Кемнән нинди дәва чарасы ишетсәм, Сәлимгә барысын да ясап эчердем. “Ул төнәтмәләрең агу сыман әче!” – дия иде мәрхүм. Дару – бал булмас, зәхмәтне агу гына үтерә, дигәнем исемдә, – ди Рауза әби.
Үтелгән гомере еллары бүген килеп ничек кенә сагындырмасын, алар инде хәтер сандыгында. Бик бәхетле көннәрен, кызганыч, кире кайтару көче юк җиһанда. Бер генә чара кала – сабырлыкка сыгынырга...

.jpeg)
Комментарийлар