16+

“Балаларыгызның чәчен иснәп карагыз. Җиләк тәме килсә, димәк, электрон тәмәке тарталар"

Электрон тәмәке дә кеше сәламәтлегенә зыянлы. Яңа канун бәладән коткарырмы? Россия Президенты тарафыннан имзаланган канун 1 июньнән үз көченә керде – балигъ булмаган яшьтәгеләргә электрон тәмәкеләр, вейп һәм аларга никотинлы сыеклык сату тыела.

“Балаларыгызның чәчен иснәп карагыз. Җиләк тәме килсә, димәк, электрон тәмәке тарталар"

Электрон тәмәке дә кеше сәламәтлегенә зыянлы. Яңа канун бәладән коткарырмы? Россия Президенты тарафыннан имзаланган канун 1 июньнән үз көченә керде – балигъ булмаган яшьтәгеләргә электрон тәмәкеләр, вейп һәм аларга никотинлы сыеклык сату тыела.

Канун бозу очраклары күзәтелсә, штрафы да саллы – 600 мең сумга кадәр. Ләкин бер нәрсә куркыта: тыелган товар шүрлек асты бизнесына әйләнмәсме? 
Яшь буынның сәламәтлеген кайгырту мөһимлеге бурычын куйган канун күпчелек тарафыннан хупланса да яшьләрнең фикере башка – зыянсыз дип уйлаулары утка сала. 

Электрон тәмәкеләр, вейп һәм кальян пары, барысы да кеше сәламәтлегенә зыянлы. Моны белгечләр дә, табиблар да кисәтә. Гаджетларга кул алмашы булып килгән яңа төр “уенчык”ларга яшьләрнең көннән көн ныграк ияләнүе, шәһәр эчендәге тукталышларда, сквер-паркларда төтен суырып йөрүчеләрнең көннән көн “яшәрүе”, артуы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар психиатр-наркологы, балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары Степан Криницкийны да уйландыра.

– Электрон тәмәке составында да зарарлы химик матдәләр бик күп. Этиленгликоль шуларның берсе генә, ә ул бик куркыныч. Температура тәсирендә таркалып, зыян сала, организмның агулануына китерә, – дип аңлата табиб. 

Ә бит электрон тәмәкеләр күпчелек мәктәп укучылары, хәтта башлангыч сыйныфтагылар кулында күренә. “Тәмле” төтен суырган укучы кулындагы вейп сыекчасында никотин бармы-юкмы икәнлеген дә тикшереп булмый, хәтта Казанда да андый лабораториярләр юк. 

Арча шәһәрендәге татар гимназиясе директоры әти-әниләр җыелышында: “Балаларыгызның чәчен иснәп карагыз. Җиләк тәме килсә – шул. Электрон тәмәке тарталар. Хәтта башлангычларны да тыяр хәл юк! Күргән берсеннән талап алам, өстәл тартамасы шыплап тулды инде...” – дигән иде. 
Димәк, күптән чаң сугарга тиешле проблема инде бу, никтер ишетелмичә, чишелмичә “качып” кына яткан. Ник икәнлеге дә билгеле. Тәмәке бизнесы – керемле һәм ул кемнәргәдер бик кирәк.

Электрон тәмәке, ягъни вейп – ингаляция, ягъни сулау өчен югары дисперслы аэрозоль (пар) барлыкка китерә торган электрон җайланма. Гадәти тәмәкедән аермалы буларак, кеше электрон тәмәке тарткан вакытта составында никотин булган сыеклыкның парын суыра. Аңа әле җиләк-җимешнекенә охшаш төрле тәмнәр дә кушылган булуы мөмкин. Аңлашыла ки, монда да никотин үз ролен уйный. 

– Электрон тәмәкене кеше организмына нинди зыян китергәнлеген белер өчен куяннарда да, дуңгызларда да, үз теләге белән саулыгын корбан итәргә әзер бер генә кешедә дә сынамыйлар. Турыдан-туры кешелеккә кулланырга чыгаралар. 10-15 ел вакыт җитә, эпидемиягә әйләнеп, киң колачына сыйдырган үлем-җитемнәрне саный башларбыз. Хәзер туктатмасак ул көн киләчәк, электрон тәмәкеләр составындагы никотин, этиленгликоль кешелекне юкка чыгарырга сәләтле, – ди табиб.

Белгечләр фикеренчә, вейптан чыккан пар – ул төтен, газлы катнашма. Вейптагы махсус сыеклыкта булган глицерин һәм пропиленгликоль җылынган вакытта таркалып, формальдегид һәм акролеин кебек токсинлы кушылма китереп чыгара. Тарткан вакытта кеше төтен белән бергә шуларны да суыра. Вейпларны даими кулланган очракта исә зыянлы матдәләр организмда җыела бара, ә алар исә үз чиратында үпкәләрне саусызландыра. Белгечләр искәртүенчә, үпкәләр үзенә ни дә булса суларга сәләтле түгел. Алар бары тик бернинди кушылмаларсыз 21 процент кислород тәшкил иткән дымландырылган һава гына сулый ала. Бу аның бердән-бер үзенчәлеге, ә ни дә булса эләксә үпкәне тарката башлый, диләр.

Моннан тыш, Америка галимнәре вейпларның ДНКны таркатырга сәләтле икәнлеген дә, аның гади тәмәкедән күпкә зыянлырак икәнлеген дә дәлилли. 
– Берсе зыянлырак, икенчесенең зарары азрак дигән төшенчә юк. Вейплар да, гади тәмәке дә зыянлы. Зарарлы матдәләрнең концентрациясенә генә бәйле. Әгәр дә ул югары күләмдә икән – 5-6 ел вакыт җитә, сәламәтлек какшаячак. Концентрациясе югары булмаса тәмәке тартучының 10-12 ел вакыты бар әле... – ди Степан Криницкий.  

Электрон тәмәке тарту үпкәләрнең ялкынсынуына, бронхит, бронхиаль астма, альвеолит, онкология һәм йөрәк чирләренә китерергә мөмкин. Төтен сулаудан баш мие дә интегә. Кислород белән бергә туклыклы матдәләр җитмәү гипоксиягә китерә. Электрон тәмәке тартучыларның баш мие һәм үзәк нерв системасы “җәфаланып” беткән була.  

Степан Кирницкий искәртүенчә, электрон тәмәкеләрнең мәҗбүри сертификация үтмәве дә кулланучыларны сагайтырга тиеш. Әлеге җайланмаларның кулда, авызга капкан килеш шартлаган очраклары да аз түгел. Моннан тыш, кальян тарту да гади тәмәке тартудан зыянлырак икән.

– Никотинсыз дип саналган тәмәкеләрнең 95 процентында ул бар. Бер сәгать кальян тартуның зыяны бер кап гади тәмәке тартып бетерүгә тиң, – ди Степан Карницкий. 

Аның фикеренчә, иң кыены – ияләнгән гадәттән арыну. Тәмәке тартучы кеше электрон тәмәкегә алданып, тартуга бәйлелеген дәвам итә. Иртәме соңмы ул барыбер гадәти тәмәке тартуга күчәчәк.  Көрәш чарасы бер – бәйлелектән арыну, үзенең генә хәленнән килми икән, табибка мөрәҗәгать итү. 

– Тәмәкегә бәйлелекне өзү өчен кайберәүләргә бер консультация дә җитә. Ә күңеле белән “өлгермәгәннәр”гә кеше сүзе тиз генә үтми әле, тырышасы. Начар гадәтләрдән бит үзең өчен арынырга кирәк, әти-әни тынычлансын, йә булмаса үгет бирүдән котылыр өчен генә түгел. Үзеңне җиңү – зур җиңү ул! — ди табиб.
Тәмәке тартуның сулыш органнарыннан тыш та күп кенә җитди авырулар да китереп чыгаруы билгеле: кан ясалу органнары, ашказаны һәм эчәклекләр эшчәнлегенә, нерв системасына да зур зыян сала ул. Менә шуны кешелек аңына җиткерәсе иде. Табиб күрсәтмәләре көчсезрәк иде, инде рәсми канунга көрәшәсе...

Фото:freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading