Мәктәпләргә кагылышлы яңалыкларга битараф калып булмый. Бу көннәрдә Россия күләмендә дә, Татарстанда да мәгариф буенча кайбер мәсьәләләргә ачыклык керттеләр.
Алар гамәлгә ашырмы, юкмы – вакыт күрсәтер. Тик халык бу көннәрдә әлеге темаларга гына сөйләшә.
Бушлай кайнар ризык булачак
Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында укучыларның туклануы белән бәйле фикерне һәрбер әти-әни «ура» кычкырып диярлек кабул итте. Россиянең барлык мәктәпләрендәге башлангыч сыйныф укучыларын 2020 елның 1 сентябреннән бушлай җылы ризык белән тәэмин итәчәкләр. Ризык белән тәэмин итүгә акча федераль, төбәк һәм муниципаль бюджеттан бүленәчәк. Республикада башлангыч мәктәп укучыларының 67 процентка якыны көнгә ике мәртәбә туклана. Аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә бушлай ашау мөмкинлекләре дә тудырылган.
Бүген балага нәрсә ашатырга дигән борчу юк. Тик менә баланы ничек ашатырга дигән проблема бар. Бердән, тукландыру төрле мәктәптә төрлечә хәл ителә. Кайдадыр кайнар ризык бирелә, кайда буфетлар гына эшли. Бала мәктәптә бер яки ике тапкыр ашарга мөмкин. Аннан бүген балаларны ашату да кыен. Шуңа да балага сайлап ашау мөмкинлеге куелган ашханәләр бар.
– Улым үзе теләгән ботканы, ашны сайлап алып ашый. Ул кайбер ризыкларны ашамый. Әмма бер тапкыр тукланып чыгуны мәҗбүр итәм. Тамаклары ача, дәресләре күп, – ди баласы Казанның 179нчы гимназиясендә укучы Гөлнур Галиева.
– Без ике тапкыр ашыйбыз. Көнгә бер тапкыр ашау – 64, ике ашау 94 сум тора. Боткасы да, ашы да бар. Кайнар ризык. Тик бала өстәлдәге ризыкны чемченеп кенә, капкалап кына кайтырга мөмкин. Туклану проблемасы бар. Көнгә ике тапкыр ашап та, баланың ачлыктан эче авырткан вакытлары була. Моны мәктәптә рәтле-башлы ашамавын ачыклагач кына белдек. Укытучы белән сөйләшеп, ашавын контрольгә алырга туры килде. Хәзер ач кайтмый, хәтта озайтылган көн төркемендә булганда, әзерләп җибәрелгән ризыклар кире кайта. Бүген ашап бетердем, тамагым тук, дип сөйли, – ди Казанның 2нче гимназиясенә баласын йөртүче Айгөл ханым.
– Баланың психологик сәламәтлеге өчен туклану мөһим. Мәктәп рационы бөтен микроэлементларны, витаминнарны кертеп әзерләнә. Аннан баш тартырга ярамый. Ризыкларны төрләндерү дә кирәк. Мәктәп туклануы әле тагын да баерак булырга тиеш. Ул баланың бөтен организмына йогынты ясый. Мәктәптә баланың иң үсә торган вакыты, шуңа да ашауга бик сак карарга кирәк. Баланың сәламәтлеге яз-көз бигрәк тә начарланып китә. Дөрес туклануга игътибар итмәсәк, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Бу мәктәптә укыган чагында да, лагерьлар вакытында да булырга мөмкин. Кемнеңдер иммунитеты төшкән. Саф һава, чыныгу, чиста су эчү, һавада йөрү кебек мөһим әйберләрне истән чыгармыйк. Төрле фаст-фудлар, газлы сулар, башка зыянлы ризыклар гастрит һәм төрле чирләрнең башында тора. Психолог буларак шуны әйтәм, гаиләдә ничек ашыйлар, бала да шулай ашарга өйрәнә. Файдалы ризыкны беренче урынга куегыз, – дип сөйли Казанның 171нче мәктәп психологы Тәнзилә Сәлимҗанова.
Абый белән сеңелкәшне бергә
Бертуганнарны бер мәктәпкә укырга алу турында канун проекты кабул ителде. Күпчелек төбәкләрдә 1 февральдән мәктәпкә керү буенча гаризалар яза башларга мөмкин. Озакламый әти-әниләр мәктәпләрне штурмга ала башлаячак. Бу да мәктәпләрдә шау-шу куптарырга мөмкин, диләр. Россия мәгариф министры вазифаларын башкаручы Ольга Васильева әлеге канун проекты, киресенчә, халыкта яхшы кабул ителер дип саный. Әти-әниләргә балаларын төрле мәктәпкә йөртәсе булмаячак. Бүген күпчелек мәктәпкә керү анда алып барылган әзерлек төркемнәре белән бәйле. Мәктәпкә кадәрге әзерлек төркеменә кайсы мәктәпкә йөрисең, шунда укырга алыну ихтималы зур.
Әти-әниләр исә дөрес һәм дөрес булмаган юллар белән балаларын иң яхшы мәктәпкә укырга кертергә тели. Моның белән көрәшүнең бер генә юлы бар. Мәгарифнең сыйфатын күтәрергә кирәк булачак. Илкүләм проектларның эшчәнлеге дә шуңа нигезләнгән.
– Бик дөрес фикер. Матди яктан да файдалы. Бер үк китаптан укырга мөмкиннәр. Әти-әниләргә дә җыелышка ике җиргә чабарга кирәк булмаячак. Укытучылар да гаиләне якыннан белә. Безнең Азнакайда 9 мәктәп, 1 гимназия бар. Әмма балалар бер җиргә йөрсә яхшы. Минем игезәк балаларым Азнакайның 1нче урта мәктәбендә укыдылар, үзем дә шунда укыттым. Хәзер студентларым янына Казанга күченеп килдек, – дип сөйли бүген Казанның 175нче мәктәбендә тарих белемен укыткан Гүзәл Якупова.
9да йокларга ятсыннар
Өйдә дәрес әзерләү проблемасы беркайчан да юкка чыкмады. Югары сыйныфларга таба мәктәп укучылары өй эшләрен бөтенләй дә эшләп килми башлый икән. Дәрестә бирелгән материал кабат беркетелми, истә калмый, алган белемнәр өй эшләрен башкарганда берничек тә ярдәм итми торганга әйләнә. «Дәрес бирелергә тиеш түгел, тик бирмичә дә кала алмыйбыз», – дип белдерделәр безгә гимназиядә үткәрелгән ата-аналар җыелышында. Сүз I сыйныфта укучы балалары булган әти-әниләргә кагыла.
– Төне буе дәрес әзерләгән укучы иртәнге ике дәресен йоклап кына үткәрә. Миңа вакытында йокларга ятып, тиешенчә йокысын туйдырып килгән укучылар кирәк. Уку дәресләре болай да тынычрак үтә. Берсе укыганга икенчесе йокыга китә башлый. Сораша башлагач, төнге 11гә кадәр дәрес әзерләгәннәре билгеле булды. I сыйныф укучыларына дәрес бирелми, тик 35 минутлык дәрес вакытында барлык бирем-күнекмәләрне карап чыгу мөмкин түгел. Өлгергән кадәрен эшләгез, тик бала кичке 9да йокларга ятсын, – ди сыйныф җитәкчесе.
Күптән түгел үткәрелгән киңәшмәдә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, I сыйныфта укучыга өй эшләре бирелергә тиеш түгел, дип белдергән иде. «Күпчелеген дәрестә бирергә кирәк. Бала, кайткач, ял итәргә тиеш. Аның бит түгәрәкләре, секцияләре дә бар, – диде ул. – Өй эшләре буенча төгәл санитар нормалар бар. Беренче сыйныфта укучылар өчен өй эше бирелми. II-IV сыйныфларда – 1 сәгать, VI сыйныфка кадәр – 1,5 сәгать, югары сыйныфларда укучылар 3 сәгатькә кадәр вакытын өй эшләренә сарыф итәргә мөмкин».
Анна Арахамия фотосы
Комментарийлар