Бу җырны тыныч кына тыңлый алмый Гүзәл ханым. Беренче сүзләрен ишетүгә күзләренә яшь тула.
Гүзәл Башкорстанның Бакалы районында туып-үскән, Татарстанга, Чаллыга якын дусты чакыруы буенча килгән. Башкортстанда педагогика университетына уңышлы имтиханнар тапшырып кереп, ярты ел укыган студент кыз әлеге уку йортын да, туган җирен дә калдырып, Чаллыга КамАзга килеп урнаша. Ул елларда гөрләгән завод аны да үзенә магниттай тартып китерә.
Көннәрдән бер көнне якын дусты Светадан хат ала Гүзәл. Ул үзенең КамАзда заводта эшләвен, хезмәт хакының яхшы булуын хәбәр итә. Студент чакта бер тиенгә аз тилмермәгән, әле 20 се дә тулмаган кыз озак уйлап тормый - тәвәкәлли, конвейерга эшкә урнаша. Чыннан да акчаны мул түлиләр хезмәт кешесенә.
Сөйгән ярын да шунда, Чаллыда таба Гүзәл. Уттай янып торган кара күзле шомырт кара чәчле Хәлим аны ике генә тапкыр озата да үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим дә ясый. Мондый чибәр-ут егеткә кыз да каршы килә алмый. Тик бәхетләренең сукмагы гына кыска була яшьләрнең. Ире Хәлим кичен эштән кайтканда бер төркем яшь егетләрнең үзе белән бергә эшләүче кызга бәйләнүләрен күреп ала да якларга бара. Ә тегеләре ике тапкыр пычак белән кадый. Яраткан хатынына, кызчыгына һәм тормышка мәхәббәт белән тулган йөрәк туктый. Гүзәл бу чакта 4 яшьлек Гөлнарасын кочып ялгыз кала. Тормыш аңа тагын да аянычлырак язмыш әзерләгән икән бит.
Балалар бакчасына өч ел йөргән кызының аяклары баштарак туры итеп басалмый, соңрак бөтенләй атлый алмый торганга әйләнә. Сабыен күтәреп байтак шәһәрләргә медицина үзәкләренә барса да, табиблар бер төгәл диагноз да куя алмыйлар. Кыз үсә, акрынлап йөри, мәктәпкә укырга керә, тырышып белем ала башлый. Кызының уңышлары ана кешене сөендерә. Тик дүртенче сыйныфны тәмамлаганда кыз бөтенләй йөри алмый башлап, тәгәрмәчле арбага утыра. Укытучылар өйгә килеп укыталар кызны. Сыйныфташлары да ярдәм итәргә тырышалар. Төрле җирләргә дәваларга йөртүләре, акчасызлыктан тилмерүләре, авыру баланы тирә-күршеләргә калдырып эшкә йөрүләре никадәр йөрәк әрнүе биргәнен Гүзәл ханым үзе генә белә. Еш кына ишекне гел ачык калдыра.
Гөлнара шушы бер генә табиб та дөрес диагноз куялмагач, дөрес дәвалау да алмаган чир белән 33 ел көрәшә. Тәгәрмәчле арбада утырса да, тормышка мәхәббәтен дә саклап кала ала. Үзенең тырышылыгы, үҗәтлеге, сыйныфташларының олы ярдәме белән белем дә ала, читтән торып төрле оешмаларда хезмәт итә. Әнисенә бераз булса да булышырга тели.
Гүзәл икенче тапкыр да бәхеттен сынап карарга, тормышын бер ир белән бәйләргә була. “Икәүләп тартсак, җиңелрәк булыр”, - дип өметләнә ул. Икенче ире Мөхәммәтнур белән дә КамАЗда таныша. Гөлнарага иптәш-туган булырлар дип энекәш белән сеңелкәш Рөстәм белән Гөлфияне алып кайта. Тик яңа ире хатынның олы авыру кызы белән газапланып яшәвен аңларга да теләми, булышу турында әйтәсе дә юк. Яшь балаларын калдырып, авырлыклардан куркып Казахстанга ук китеп бара. Аллага шөкер, түзә ана, кан саркып торган йөрәген учлап булса да, түзә. Авыр булса да өч баласын тәрбияли. Кечкенәләренең икесенә дә югары белем бирә. Олы кызы Гөлнара көннәрдән бер көнне хәле начаралнып тәгәрмәчле арбадан идәнгә егылып төшә. Ашыгыч ярдәм тиз килеп алып китсә дә, кызның күп сызланулар күргән йөрәге реанимациядә туктый.
Гөлнараны соңгы юлга озатырга кеше бик күп килә: сыйныфташлары, дуслары, әнисенең хезмәттәшләре, аны белгән һәркем диярлек.
Ачыргаланып үткән авыр көннәр үзен сиздерми калмый. Гүзәлнең сәламәтлеге нык какшый һәм ул эшеннән дә китәргә мәҗбүр була. Урамга чыккач өенә кайтасы килмичә, кычкырып елап йөри... тәмам исәрләнә. Кан басымы күтәрелеп, берничә тапкыр егыла да.
Әгәр дә шушы элек үзен Чаллыга чакырткан ахирәте Светлана булмаса, язмышы ничек булыр иде икән... Дустының хәлен аңлап үзләренә Санкт-Питербургка алып китә. ул. Баласын югалту кайгысыннан арынсын дип тырыша, 5 ел алар гаиләсендә яши Гүзәл.
Аннары бераз тынычлангач, балалары янына кайта. Дөресрәге, балалары үзләре әниләрен барып алалар.
- Мондый дустың булу – зур бәхет, - ди Гүзәл Света ахирәтенә рәхмәт әйтеп туялмый. - Аллаһы Тәгалә үзе юлыма чыгаргандыр инде, - ди.
Шунысы тынычлындыра, нинди генә авырлыклар күрсә дә, Гүзәл Әсәдуллина язмыш сынуларына сынмаган, яшәү дәртен дә саклаган, әни исменә дә тап төшермәгән. Бүгенгесе көндә Филиппиннан күченеп кайткан оныкларын тәрбияләү белән мәшгуль. Алар аның шактый кара болытлы тормышына якты кояш нуры сибүчеләр.
Азат Мөхәммәтҗанов.
Чаллы шәһәре.
Комментарийлар