16+

Балконда кыяр үстерәбезме, әллә чүлмәктә ананасмы?

Элек яшәгән фатир күршебез Фәридә апа җәй саен балконында кыярлар үстерә иде.

Балконда кыяр үстерәбезме, әллә чүлмәктә ананасмы?

Элек яшәгән фатир күршебез Фәридә апа җәй саен балконында кыярлар үстерә иде.

Май аеннан башлап кара көз кергәнче кыярдан өзелмәде алар. Балконда үземнең дә кыяр, петуния чәчәкләре үстереп караганым булды.

Әллә сортын туры китерә алмадым, әллә тәрбияли белмәдем – 5-6 төптән бары тик 2 кыяр гына өлгерде. Алары да чәнти бармак кадәр генә, шуларның да берсе кәкре булды. Кыяр тәме дә килми иде, су “ашаган” кебек. Шул тәҗрибәмнән соң кыяр үстереп карау теләгем бөтенләй бетте. Ә менә петунияләрем үсте, туңдырганчы балконда чәчәк атып утырдылар. Шулай да, аларны да иртәрәк утыртырга, башларын кисеп торырга кирәк икән, дигән нәтиҗәгә килдем.

Казанда гап-гади фатирларда яшәп, балконда, я булмаса тәрәзә төбендә әллә ниләр үстерүчеләр бар танышларым арасында. Кайбер кешеләрне хәзер социаль челтәрләрдән башка берни кызыксындырмый, яшьләр интернетта яши, дип зарланган бер заманда, язмам геройлары барысына да өлгерә. Алар – яшь әниләр, гаилә учагын да менә дигән итеп дөрләтәләр, шул арада хезмәттә дә өлге итеп куярлык... Кызыксыну аша башлаган үсемлекләр үстерү тәҗрибәләре белән бүлештеләр.

Илһамия Зәкиева, укытучы. 36 яшь, 2 кыз әнисе:

“Җәй көне балконда үсемлекләр үстерүебез, балалар ашаган җимешләрнең орлыкларын гөл төбенә салып куеп, шул тишелеп китүдән башланды. Олы кызым Илсылу бигрәк тә кызыксынучан. Нинди генә җимеш ашаса да, орлыгын гөл төбенә салып куя да шулар тишелеп чыга. Аларның алга таба ничек үскәннәрен күрәсе, тикшерәсе килү белән генә башлаган эш иде ул.

Авокадо ашадык та, Илсылу иң беренче шуның төшен туфракка төртеп куйган иде. Әле ул авокадо һаман да үсә. Аннан соң лимон үстереп карадык, әлегә җитешмәде, чәчәккә бөреләнеп утыралар. Аннары, хөрмә төшен салып куеп, үсентесе булып җитеште, хәзер өйдә үсеп утыра. Җәй көне абрикос ашагач, аны утыртып караган иде, анысы да чыкты.

Балконда яшелчәләр үстерүнең төп сәбәбе – әтиләре әче борыч ярата, шуңа борыч орлыгын чәчеп караган идек, үсеп китте. Аннан берничә кыяр һәм черри помидорын утырттык. Алар үзенә күрә бер кечкенә бакча хасил итте. Көннәр суыткач, помидорны һәм борычны гына өйгә керттек, калганнарының савытын җыеп алып куйдык.

Балалар, кызыксынып, помидорларның пешкәнен көтеп тордылар, яшел килеш өзгәннәре булмады. Артык зур уңыш җыйдык дип әйтә алмыйм, әмма үстерү, өлгергәнен күзәтү бик кызык иде. Балалар белән сулар сибеп, үзләре өзеп алу – үзе бер кызык шөгыль булды.

Балконда кыяр-помидор үстерергә теләүчеләргә экспериментлар ясарга курыкмаска киңәш итәм, ул бик күңелле. Әмма никадәр генә тырышсаң да, үсемлекләргә кояш нуры кирәк һәм туфракны тиешле күләмдә тукландырып тору әһәмиятле дип таптым. Уңыш булмады түгел, булды, балалар балконга чыккан саен помидор өзеп ашарга җитте. Ләкин бакчада үстерү белән чагыштырганда икенчерәк. Мин артык оста бакчачы да түгел, балалар белән үстереп карарга бер мавыктыргыч эш булды”.

Алинә Хайруллина, 38 яшь, 2 малай әнисе. Һөнәре буенча шәфкать туташы:

“Зур улым – Азамат яшь натуралист. Ул тере табигатьне ярата. Җәй буе бөҗәкләр эзли, богомоллар тота. Телевизордан, интернеттан табигать турында тапшыруларны исе китеп карый. Шундый тапшыруларның берсендә чебен ашый торган гөл бар икәнен күреп алган һәм шундый гөл алыйк әле, дип сорап йөри башлады. Гөлләр – минем йомшак җирем инде ул, бер юлы чәчәкләр кибетенә кергәч, күреп алдым да алып кайттым.

Дионея гөлен тәрбияләве бик авыр түгел. Айга бер тапкыр гына ашатасы. Аның чәчәкләре күп, айга бер тапкыр бер генә чәчәген ашатырга кирәк. Әмма үзе дә ризык табарга сәләтле ул гөл. Без аны көз көне алдык. Авылдан помидор, суган алып килгәч, ул вакытта бит инде вак чебеннән чыгучан була. Аш бүлмәсендәге бөтен чебеннәр балалар бүлмәсенә күчеп бетте. Күрәсең ул үсемлек үзенә тартып тора торган ниндидер ис чыгара. Рәхәтләнеп ашады гөл шул чебеннәрне. Чәчәкләре эчендә инә төсле телчекләре бар. Шуңа эләккәч, үзе автоматик рәвештә ябылып, чебенне эчтә калдыра. Ашап бетергәч ачыла, чебеннәрдән коры калдыклар гына кала. Һәм күпмедер вакыттан соң шул ашаган чәчәге дә корый. Тиз арада яңалары чыгып тора.

Бу гөлгә кран суы сибәргә ярамый. Кар суы яки дисциллирланган су гына ярый. Мин туңдыргычта яткан карларны кырып алып җебетәм дә гөл чүлмәгенең тәлинкәсенә салам. Өстенә су кою тыела.

Дионея гөленә ит кисәкләре биреп ашатып караучылар да бар икән, әмма алай итәргә ярамый.

Балалар бу гөлне шатланып каршы алды. Кечкенәсе дә “Мәми ашатам” дип килә. Гөлнең чебен тоту процессы аларга бик кызык, исләре китеп шуны карап утыралар.

Ләкин дионея кыш көне ашамый, чебен дә  тотмый. Биреп караган идек, ябылмый.

Өебездә тагын “ирләр бәхете” – анториум, спецефилиум гөлләрен үстерәм.

Азамат улымның гадәти гөлләргә исе китми, экзотикага кызыга, үзе карап-тәрбияләп тора.  Башта кактус сорады, кактуслары бар. Апасына үз копилкасындагы акчасына ананас гөле алып бирде. Әле күптән түгел филодендрон дигән экзотик гөл дә алдык”.

Йолдыз Галимҗанова, 31 яшь, һөнәре буенча хисапчы, бер кыз, бер ул әнисе:

“2019 елда “Мегастрой” кибетендә йөргәндә 5-6 ананасы булган гөлгә күзем төште. Шуннан үземә дә кечкенәсен алып үстереп карарга булдым. Башта безнең якларда да ананас үстереп булганлыгына ышанмадым.

Иң беренчесен җәй көне утырттым, 2020 елның апрель аенда чәчәк ата башлады, үзем дә шаккаттым, әле алай да җимеш биреренә ышанмадым. Үсә-үсә чын ананаска әверелде. Октябрь аенда инде үзебез үстергән беренче җимешне ашадык. Шул ананасны ашаганнан калган яшел “башлыгын” суга салып тамырландырып әнигә утыртырга бирдем. Алар үз өйләре белән яшәгәнлектән, яктылык җитәрлек булу сәбәпле, минем уйлавымча, тизрәк үсеп китәргә тиеш иде. Шулай булды да, әнинең гөле дә җимеш бирә башлады. Ел да уңышы була.

Ананас тиешенчә су сипкәнне һәм яктылыкны бик ярата. Безнең фатирда бер генә якта кояш яхшы төшә, шунда үстерәм. Ябыша торган баллырак кортлар ияләшеп, берсен бетерергә туры килде.

Бер төп гөл берничә ананас бирергә мөмкин, әниләрнеке быел 2 ананас бирде. Җимешләр апрельдән алып октябрь аена кадәр өлгерә. Өлгереп җиткәч, хуш исе тарала. Тәменә килгәндә, кибеттән алган ананас әчерәк кебек, бу баллырак, күпкә тәмлерәк. Әмма бик әз инде.

Ананаслар өлгергәнен балалар зарыгып көтеп алалар. Аларга үскәнен күзәтеп бару да кызык. “Кайчан ашыйбыз?” – дип аптыраталар.

Теләгән кеше, бик зур тырышлыклар куеп, теплицаларда күпләп тә үстереп буладыр, дип уйлыйм.

Кибет ананасыннан калган яфрагыннан үстереп карау теләге бар иде, ләкин аннан китмәде.

Ананастан башка да өебездә гөлләрем күп. Киләчәктә гранат та үстереп карыйсым килә”.

Ландыш Тимерова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading