Әйтүләренчә, Трофимовларның улларын өйләндерергә җыенып йөргән көннәре була. Йортны да шул нияттән кабаттан төзекләндергәннәр, яңа мунча, зур сарайлар җиткергәннәр. Ипле генә яшәгәндә әллә ни булган...
Элеккеге яшәү дәртен җуя барган Иванай авылын язмыш тагын бер елата. 13 октябрь көнне көндезге сәгать 15.00-16.00 арасында авыл урамын төтен чорнап ала. Ипләп карасалар, Александра белән Иван Трофимовларның хуҗалыгын ялкын чорнап алган була. Әлбәттә, атлап барырлык хәлдәге кешеләр ярдәмгә ашыга. Тик атна уртасы бит, туганнары Михаил Трофимов әйтүенчә, авылда да нигездә өлкән кешеләр генә, берән-сәрән генә киләләр килүен дә, ярты сәгать эчендә җен куәтендә янып беткән ихтага якын бара алмыйлар.
– Күргән кешеләрнең исләре китә, бик тиз янып беткән ул. Авылда яшәп, бик авырлык белән төзеп чыкканнар иде алар йортларын. Иван авылдан чыгып йөргән кеше түгел, колхозда эшләде. Киленебез Александра Васильевна да бик тырыш кеше, гомере буе сыер сауды. Күп итеп терлекләр асрадылар, шуның хисабына тормыш иттеләр. Кызганыч, терлекләре дә утта көйгән. Ярый әле сыер, таналары көтүдә булган, исәннәр! Сер түгел, көтүләр дә бетте бит авылларда, безнең кечерәеп барган керәшен авылында да элеккеге көтүләрне күрмәссең хәзер. Туганым да электропастух сузып куйды да, сыер-таналарын шунда гына көтүгә куа иде. Ләкин сарайда гына торган бура кадәрле үгезе, зур бозавы, 8 дуңгызлары, кош-кортлары тереләй янганнар шул. Сарыкларының да берничәсен генә куып чыгара алганнар, аларның да шактые янган, – ди сөйләде Михаил Трофимов.
Ялкынның кайдан күтәрелүе аңа билгесез. Ләкин шәрехләүләренчә, аны хуҗалар да күрмәгән.
– Иске өйләре бар иде, анда терлекләргә пешерәләр иде. Иван күргәндә менә шул йорт түбәсеннән ялкын дөрләп күтәрелгән. Бәлки ут чыбыкларындагы кыска ялганыш сәбәпчедер, янгын сүндерүчеләр тикшерерләр, ачыкларлар. Янгын сүндерү хезмәтенә үпкәбез юк. М-7 юлы якынрак безгә, ике арада асфальт юл, авыл урамнары да асфальт. Тик район үзәге бездән 45 чакрым ераклыкта урнашкан. Казчаллы белән Иванай авыллары арасында юл начар, дамбасы бар, таш та салынмаган дип беләм. Шуннан үзегез чамалагыз инде. Үзем дә янгын сүндерү хезмәтендә эшләгән кеше, беләм, егетләр хәбәр алуга чыгып йөгерәләр. Шул араны үтәргә кирәк бит. Ә янгын вакыттан да җитез, Иванның хуҗалыгы да бик тиз янып беткән. Кышкылыкка дип әзерләп куйган 10 тонна ашлыгы, яңа гына кайтарткан ике КамАЗ утыны, печән-саламнары барысы да көлгә әйләнгән. Шул вакытта авылда ут та булмаган, ут булмагач, башнядан су да суырта алмаган янгын сүндерүчеләр. Менә монысы чын бәла булган. Иванга – 63, Александрага – 66, уллары Николайга 25 яшь. Соңлап кына кавышканнар иде, 40 яшенә җиткәндә генә алып кайттылар улларын да. Николай Балык Бистәсендә техникумда укыта. Бик акыллы егет, – ди Михаил.
Әйтүләренчә, Трофимовларның улларын өйләндерергә җыенып йөргән көннәре була. Йортны да шул нияттән кабаттан төзекләндергәннәр, яңа мунча, зур сарайлар җиткергәннәр. Ипле генә яшәгәндә әллә ни булган... Иван Трофимов, сарайларына ялкын сикерүгә үгезен коткарырга керешкән, менә аны ычкындырганда көчле шартлау ишетелә, шул тавыштан куркып, үгез котыла барган утка кабаттан сикерә. Ялкын йорт түбәсенә дә тиз куна. Шуңа да Трофимовлар документларын алырга да керә алмыйлар.
Алар бик авыр хәлдә калганнар. Ярдәм итәргә теләүчеләр 8 9377717777 номеры буенча Николай Трофимовның сбербанк картасына акча күчерә ала. Янгында янучыларга ярдәм өчен дигән сүзне язарга да онытмаска кирәк.
.jpeg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бик жалко
0
0