Көзләр җитеп, кышлар якынайгач, елга өстендәге бозның калынгылы 3 сантиметр булуга балык тотарга керешәләр икән. Язын исә елганың бер ягы боздан ачылып, су ага башлаганчы аю мае сөрткәндәй, гел боз өстендә бөтереләләр. Курыкмыйлар да. Балык тоту чиренең котырган чагы – май ае. Вак балыгы эләгә, ди.
– Кармакны салып, алып кына торасың, Наил белән икебезгә берәр чиләк балык тотып кайтабыз. Мин аннан бик тәмле консерва ясыйм. Балалар да яратып ашыйлар, күчтәнәчкә дә шул, – ди Фирая апа.
Җәй көне Кесмәс елгасыннан ике килограммлы чуртан тотсалар, быелгы кышта боз астыннан берәр килолысын тартып чыгарганнар. Кыш көне нигездә ваграк балыклар эләгә икән, ләкин балыкчы күңеле шуңа да бик риза. Иң мөһиме, чиертсен генә. Бик кечкенәләрне кире суга җибәрәләр, үссен, диләр.
– Эләксә алтышар сәгать боз өстендә без, чиертмәсә ике сәгатьтән үпкәләп кайтып китәбез. Алай да күңел тулы рәхәтлек, сеңлем, балыктан бушанып, канатланып кайтасың. Мунчадан соң яңадан тугандай буласың бит, шуның кебек, – ди Фирая апа.
Ял дигәнен һәркем үзенчә аңлый инде. Кемдер җай чыккан саен чит илләргә йөри, ә Гариповлар гаиләсе әнә балыкка!
Фирая ападан балык консервасы ясау ысулы: Ярты литрлы банка төбенә бер аш кашыгы сыек май, 3 кара борыч, 1лавр яфрагы салып, чистартылган балыкны бер рәт тезәбез, дә өстенә пмидор белән болагр борычы кисеп тезәбез, аннан тагын балык. Шул рәвешле банканы тутыргач, капкачын борып ябабыз да, духовкага куябыз. Кайнау кергәч, 200 градус 15 минут пешерәбез дә, мичнең утын кысып, 6 сәгать пешереп бетерәбез. Бик тәмле була ди.
Комментарийлар