Бүген Башкорстан Республикасы Стәрлетамак шәһәренең 1нче мәктәбендә булган фаҗига турында сайтыбызда хәбәр иткән идек.
Мәктәпнең коррекция сыйныфыннан 9нчы класс укучысы информатика кабинетына кереп, дәрес барган вакытта укытучыга һөҗүм ясый. Информатика укытучысы Екатерина Першинага пычак белән кизәнә, укытучы җәрәхәтләр ала. Башка балаларга да зыян килә.
Башкортстан Республикасының тикшерү комитетыннан алынган мәгълүматлар буенча, аннары үсмер яна торган сыекча сибеп, мәктәпкә ут төртә. Үз-үзенә пычак белән кадый. Төтен исенә янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе эшли башлый, янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитә. Янгыннан берәү дә зыян күрми. Дөрес, бер кыз бу хәлләрдән куркып мәктәп бинасының икенче катыннан урамга сикерә. Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, хәзер зыян күрүчеләр: бер укытучы, өч бала, шул исәптән һөҗүм иткән үсмер дә хастаханәдә. Аларның хәле уртача дип бәяләнә.
Укытучыга һөҗүм иткән 17 яшьлек бу үсмернең тәртибенә шикаять белдереп элек тә балигъ булмаганнар белән бәйле җинаятьләрне кисәтү органнарына мөрәҗәгать иткән булганнар.
– Бүген фаҗига булган урынга Башкортстанның тикшерү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы, криминалистика бүлеге хезмәткәрләре, оператив тикшерү төркеме килде. Укучылар арасында җинаятьләрне кисәтү эшләре алып барырга тиешле җаваплы кешеләрнең документлары тикшерүгә алынды. 17 яшьлек мәктәп укучысына карата Россия Җинаять кодексы буенча ( ике һәм аннан да күбрәк кешенең гомеренә зарар китерү), шулай ук балигъ булмаганнар белән бәйле җинаятьләрне кисәтү органнарыннан җаваплы кешеләрнең эшкә салкын караулары өчен Җинаять кодексының 293нче маддәсе буенча җинаять эшләре ачылды, – дип аңлаттылар “ШК” га Башкортстан тикшерү комитетында. Фаҗига урынына Башкорстан башлыгы Рөстәм Хәмитов та килгән.
Стәрлетамак мәктәбенең директоры әлеге вакыйгалар буенча комментарияләр бирми, “ШК” журналистлары үз чыганаклары аша тапкан мәгълүматлар буенча, зыян күргән информатика укытучысы Екатерина Першинага (кыз фамилиясе Шәмсетдинова) 29 яшь. Ул Биишев исемендәге Стәрлетамак педагогия академиясендә математика һәм информатика факультетын тәмамлаган. Стәрлетамактагы 1нче мәктәптә 2011 елдан бирле эшли. Шәһәр укытучыларына мәгълүмати грамоталылык курсларын укыткан. Үзенең белемен тирәнәйтү буенча актив эшләгән. Еш кына төрле бәйгеләрдә катнашып килгән. Бер елны шәһәр күләмендә “Ел укытучысы” исеменә дә лаек булган. Шул чакта телевидениегә биргән әңгәмәсендә ул: “Балаларга булган мәхәббәтне беркем дә, беркайчан да алыштыра алмый. Иң мөһиме үзеңә ышанырга, синең хезмәтең укучыларга игелек һәм белем биргәненә инанырга кирәк”, – дигән.
Рамил Гарифуллин, КФУның психология һәм мәгариф институты доценты:
– Бу коррекция сыйныфында укыган үсмер эшләгән гамәлләрне башка баланың да кылуы бар. Статистика буенча, акыл ягыннан зәгыйфь, тәртипсез тормыш алып барган гаиләдәгеләр генә түгел, чыгырдан чыкканда теләсә кайсы үсмер дә көтелмәгән эшләр башкарырга сәләтле. Мин университетта укытучылар өчен махсус психология дәресләре алып барам. Бу гади генә психология түгел, мохтаҗлыкта яшәүче, агрессив, гомумән, төрле категория баланың психологиясен аңлауга корылган лекцияләр. Укучылар белән сөйләшергә өйрәнергә кирәк. Дөрес, хәзер укытучыларның кәгазь эше, хисап язасылары бик күп, педагогик белем бирү, тәрбиягә вакыт бик аз кала. Бу да укучы белән укытучы арасындагы мөнәсәбәтләрне ерагайта. Физик яктан мөмкинлеге чикле булган, тайпылышлар күзәтелгән укучыларны башкалар белән бер мәктәптә укыту начар түгел. Бу “үзенчәлекле” балаларны тормышка яраклаштыруда бер алым. Әмма, ата-аналардан килгән шикаятьләр турында да онытмаска кирәк. Хәзер гомумән, балалар арасында агрессия нык арта, үсмерләр юктан да кызып китә. Аларның психологиясе тотрыклы булырга шартлар юк, интернет, социаль челтәрләр, гел телефонда утыру үзенекен итә. Ә артык эмоциональ, агрессив, тиз кызып китүчән балаларга тагын да авыррак. Алар үзләренә карата кырын карашларны тоя, үзен ташланган, тибәрелгән итеп хис итә, бу ачу озак вакыт аның эчендә җыелып, беркөнне тышка чыгарга мөмкин. Укытучыга карата үпкә дә булса, хәл тагын да катлаулана. Укучыларга да мондый балалар белән уртак тел табу җиңел түгел. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне кисәтү буенча эш алып бару мөһим.
VIDEO
Фото: ria.ru
Комментарийлар