16+

Башкала паркларында Яңа ел бәйрәм программасы

Гаилә белән табигать кочагына чыгыгыз. Казан мэры Илсур Метшин казанлыларны һәм кунакларны паркларга чакырды.

Башкала паркларында Яңа ел бәйрәм программасы

Гаилә белән табигать кочагына чыгыгыз. Казан мэры Илсур Метшин казанлыларны һәм кунакларны паркларга чакырды.

– Яңа ел бәйрәмнәрендә туристлар килүе арта. Паркларда һәм скверларда күпсанлы мәдәни чаралар оештырылачак. Казанлылар һәм кунаклар паркларга рәхим итсен, – диде мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласы паркларында бу атнада ук Кыш бабай белән Кар кызы катнашында театраль тамашалар башлана.

– “Казан” гаилә үзәге каршындагы төп Чыршы тиздән ачыла. Анда кафе һәм киосклар да урнаштырыла. Бәйрәм программасы 2025 елның 2-4 гыйнварларында да тәкъдим ителә, каникул көннәрендә күзәтү мәйданчыгы эшли, – диде Айгөл Латыйпова.

Серов урамындагы бульварда тәүге мәртәбә чыршы утлары кабына. Мондагы мәдәни чаралар сәламәтлекләре чикле балаларны исәпкә алып әзерләнгән.
Черек күлдәге шугалак декабрь ахырында ачыла. Үзеңнең тимераякларың булганда, шугалакка керү бушлай. Өлкәннәр һәм балалар өчен 400 пар тимераяк прокаты бар. Прокат корылмасында “Ак Барс” хоккей клубының сувенирлары да сатыла. Черек күлдә Яңа ел төнендәге бәйрәм программасында экраннан Яңа ел мөрәҗәгатьләре тапшырыла. Биредә 1-2 гыйнварларда Яңа ел фильмнарын карарга мөмкин. 11 гыйнвар кичендә Россия музыка журналисты һәм блогеры Коля Редькин чыгыш ясый. Гыйнварның икенче яртысында Черек күлдәге программаны Илья Авербух һәм Олимпия чемпионнары катнашындагы фестиваль йомгаклый.

Үзеңнең тимераякларыңны алып килеп, Татарстан Республикасының төзелеш тармагына 100 ел скверындагы, шулай ук Җиңү паркындагы шугалаклардан файдаланырга мөмкин. Горки-Әмәт урман паркында һәм Җиңү паркында чаңгы прокатлары булдырылган, ә “Әкият” курчак театры янындагы территориядә тюбинглар прокаты оештырыла.

“Елмай” балалар паркында 30 декабрьдә “Апуш” татар театр студиясе “Снежная королева” музыкаль спектаклен күрсәтә. “Крылья Советов” паркында 1 гыйнварда совет кинематографиясенә багышланган концерт һәм дискотека була. Санкт-Петербургның “Вокруг” урам театры 2-4 гыйнварларда паркларда чыгыш ясый.

Лядской бакчасында ARTEMIEV төркеме катнашында 5 гыйнварда “Октава” музыка кичәсе үткәрелә, биредә боз сыннар төзелә. Горки-Әмәт урман паркында 8 гыйнварда кар турнирында һәм итек киеп футбол уйнауда катнаша аласың. Шул ук көнне Балыкчы бакчасында “Атмосфера” төркеме чыгыш ясый. Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә 6 гыйнварда 11.00 сәгатьтә моржлар бәйрәме үткәрелә.

Җәмәгатьчелек мохитләрендәге кышкы мәдәни чараларның программасы белән тулырак рәвештә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе сайтында танышырга мөмкин.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading