Яз үзен сиздерә дә башлады. Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылында яшәүче халык синоптигы Илдар Нуриев та быел яз бер атнага иртәрәк килергә тиеш дип фаразлый.
“Һәр көнне язып барам”
1990 еллардан алып, бер көн дә калдырмыйча, һава торышын калын бер дәфтәргә теркәп куя икән ул. Ә икенче бер дәфтәргә көндәлек бакча һәм хуҗалык эшләрен язып бара. Авылдагы үлем-китем очракларын да язып куярга иренми.
– Көндәлек алып бару гадәте Хәким бабамнан килә. Ул гомер буе мәктәптә эшләде. Укытучы да иде, мәктәп директоры да булды. Гарәп, латин һәм кириллица хәрефләре белән укый-яза да белә иде. Бик оста бакчачы буларак та беләләр иде аны. Авылда, Мичурин, дип йөрттеләр. Бакчасында унбиш төп алмагач, утыз төп карлыган, чия, крыжовниклары бар иде. Бик төгәл-пөхтә кеше булды. Көн буена булган бер нәрсәне дә калдырмыйча, көндәлегенә язып бара иде, – дип искә ала ул бабасын.
Илдар абый үзе колхозда электрчы булып хезмәт куйган, аннары төзелеш эшләрендә йөргән. Унҗиде ел пилорамда эшләгән.
– Ярдырыр алдыннан агачны үлчәп кертәсең. Аннары кубометрын чутлыйм. Күпме агач ярылган, күпме электр энергиясе киткәнен язып барып, хисап бирәм. Шуларны язганда, бабамның көндәлек тутырып баруы искә төшә иде. Нишләп мин дә теркәп бармыйм әле дип яза башладым, – ди ул.
Кышын чаңгыда йөрергә ярата икән. Алты яшеннән йөри башлаган булган, хәзергә кадәр һәр көнне алты чакрым араны үтәм, ди. Җәй көне исә агач утырту белән мәшгуль.
– Өй каршында елга бар. Шунда ел да унар төп чыршы белән нарат утыртам. Сигез төп миләш тә утыртып куйдым. Быел да буш җирләргә утыртырга исәп бар. Бөтен җирне әрсез Америка өрәңгесе баса, ямьсезләп тормасыннар дип, аларны гел кисеп торам. Аннары нарат белән чыршының һавасы да әйбәт, – ди халык синоптигы.
“Хайваннар яз киләсен алданрак сизә”
Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров әйтүенчә дә, яз иртәрәк килер кебек.
– Элеккеләр, хайваннар яз киләсен алданрак сизә, дип әйтәләр иде. Сарыкларның йонын коя башлавын күргәч, өйдәгеләргә дә, яз кисәк кенә килергә җыенамы икән әллә, дидем. Алар гына түгел, ат та ябагасын коя. Гадәттә ул апрельдә генә коя иде. Мондый хәлне күргәнем юк. Терлекләргә витамин җитми дияр идең, рационны җиренә җиткереп ашатабыз, – ди ул, аптырап.
Әмма язның иртәләве әле ул чәчүгә иртәрәк чыгачаклар дигән сүз түгел. Бер елны мартта ташу акты да, аннары кабат суытып җибәрде, дип искә ала халык синоптигы.
Каргаларны да яз хәбәрчеләре дип атау ягында түгел ул. Узган елны алар 24 февральдә үк күренгәннәр икән. Әмма аңа карап кына яз иртәләмәде.
– Быел күзгә күренгәннәре юк. Табигате дә үзгәреп бетте хәзер. Элек каргалар 20 мартларда гына килә иде, – ди аларны бик игътибар белән күзәтеп баручы Рәис абый.
Юкә балы күп булачак
Җәй ничегрәк килер икән дип тә сораштык без аңардан. Май-июньдә яңгырлар булачак, июль – су коена торган ай булырга тиеш дип фаразлый. Рәис абый эссе айны шулай дип кенә атый. Бал да яхшы булырга тиеш. Эссе коры көннәр юкә чәчәк аткан вакытка туры киләчәк, ди. Узган елгы кебек үк рекордлы күләмдә булмаса да, икмәк уңышы да яхшы булачак, дип юрый.
Сүз уңаеннан: көз көне сөйләшкәндә Рәис абый, язга фураж бәяләре бик төшәчәк, 9-10 сумнан сата алсалар әле, дип, аны көздән үк сатарга киңәш иткән иде. Бу сөйләшүдә дә шуны искә төшердек.
– Фермерлар шалтыратып тора миңа. Ашлык та, бәрәңге дә тора, сатып булмый, 8-9 сумнан да сата алмыйбыз, көздән 12 сумнан сатып җибәрәсе калган, диләр. Узган ел бодай – 22 сум, арпа 14-15 сум иде. Күбесе быел да бәяләр шундый булыр дип өметләнде. Уңыш күп булса да, аз булса да читен шул. Бөтен җаныңны биреп үстергәч, яхшы бәядән сатасы да килә бит. 8-9 сумнан сатып, тоткан чыгымны да каплап булмый, – ди ул.
Сүз ахырында, булмаганын булдырып, булганына шөкер итеп, исәнлектә, иминлектә яшәргә язсын, дигән теләкләрен җиткерде.
Комментарийлар
0
0
Каргалар килде инде,бер атна элек.
0
0