16+

Бер гаилә тарихы: «Әтисе улына үз бөерен бүләк иткән»

Октябрь уртасында Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә гомер итүче татар егете Рөстәм Сиразов үзенең икенче туган көнен бәйрәм итә дисәң дә ялгыш булмас.

Бер гаилә тарихы: «Әтисе улына үз бөерен бүләк иткән»

Октябрь уртасында Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә гомер итүче татар егете Рөстәм Сиразов үзенең икенче туган көнен бәйрәм итә дисәң дә ялгыш булмас.

Алты ел элек нәкъ 17 октябрь көнне ул катлаулы операция –трансплантация кичерә. Бу вакытта егетнең иң егәрле чагы – 30 яшен тутырган гына мәле була.  Әтисе үз бөерен бүләк итеп, ул бүген тулыканлы тормыш итү мөмкинлегенә ия.

Рөстәмнең әнисе тумышы белән Чита шәһәреннән, балачагында гаиләсе белән Татарстанның Димитровград белән чиктәш булган Иске Рәҗәп авылына күченеп кайталар. Әтисе – Әлки районының Югары Әлморза авылы егете. Өйләнешкәч, гаилә учагын алар Димитровград шәһәрендә төзиләр. Рөстәм дә шунда дөньяга аваз сала. Малай кечкенәдән актив була, 9 яшеннән футбол белән шөгыльләнә. Сәламәтлегенә бер зары булмый. Әмма 17 яшендә йөгерү күнегүләре вакытында күкрәк турысында кискен авырту тоя. Анализлар тапшыргач, бәвелендә аксым барлыгы ачыклана. Егет табиблар исәбенә алына. Әмма тормышы әллә ни үзгәрми, үз көенә дәвам итә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рөстәм Казан химия-технология университетына укырга керә. Бөер кимчелеге үзен артык сиздерми әле. 6 ел энә белән белем коесын казый. Аннары укуын тәмамлап, туган шәһәренә кире кайта. Шунда ук нефть өлкәсенә вахта белән эшкә урнаша. Әмма очкыч белән хезмәт урынына юл тотканда бик көчле баш авыртуларына зарлана башлый. Тикшеренүдән соң кан басымы күтәренке булуы һәм креатинин дәрәҗәсе югары икәне ачыклана. Шул вакыттан ул нефрологларның даими пациентына әверелә. 

Вахта араларында табиблар егетнең хәлен күзәтеп тора. Сөенечкә, бөере шактый гына вакыт үз функцияләрен – канны токсиннардан чистарту вазифасын башкарыр хәлдә була әле. Әмма 2019 елда инде гемодиализдан башка чара калмавы ачыклана. Хәле тәмам начарланганда, ул өеннән 1000 чакрым ераклыкта була.

- Өйгә исән-имин кайтып җитүем үзе бәхет. Автомобиль руленә утырып мең чакрым араны ничек узганмындыр. Юлда берничә тапкыр аңымны да югалта яздым. Кайтып җитүгә мине Ульяновск хастаханәсенә салдылар, - дип сөйләде Рөстәм. 

Моннан соң гомерен саклап калу ысулы бердәнбер – гемодиализ. Әмма бу бер урынга, диализ үзәгенә гомерлек бәйлелек дигән сүз. Читкә йөреп эшләүче егеткә моны кабул итү иң кыены була. Тормышы өсте-аска килә дигән сүз бит бу. Шуңа күрә Казан республика клиник хастаханәсе табиблары квота белән үзләрендә бөер күчереп утыртырга тәкъдим иткәч, артык озак уйлап тормый – ризалаша.

– Табиблар трансплантация кирәк дигәч, мин ышанмадым. Минем өчен бу зур тетрәнү иде. Табибларга нык үпкәләп китүемне хәтерлим. Алар мине дәваларга гына теләми дип уйладым. Тора-бара гына үз хәлемне кабул итү стадиясенә килдем. Трансплантациядән башка чара булмавын аңладым, – дип искә ала егет.
Рөстәмнең әнисе бу вакытта инде инсульттан якты дөньядан китеп барган була. Үз хәле турында әтисенә кайтып сөйли. Якын кешесе ике дә уйламый донор булырга – үз бөерен улына бирергә ризалаша. Тикшерүләрдән соң, әтисенең бөере Рөстәмгә яхшы туры килүе турында хәбәр итәләр. И сөенгәннәре шул чакта. Шунда ук операциягә әзерләнә башлыйлар. Трансплантация 2019 елның 17 октябренә билгеләнә. Егетнең дә, әтисенең дә күңелендә борчу һәм курку хисе булмый калмый. Әмма кабул ителгән карарларында нык торалар. Бәхетләренә, барысы да яхшы уза, яшь организм тиз тернәкләнә башлый. Инде бер айдан Рөстәм яңадан вахта эшенә кайтыр хәлдә була. 

- Диализга эләккәч, спорт белән шөгыльләнү минем өчен ерак хыялга әверелгән иде. Әмма трансплантация элеккеге тулыканлы тормышка кайтырга мөмкинлек бирде. Инде өч айдан мин яңадан футбол уйнарга дип кырга чыктым. Хәзерге вакытта үзем кебек трансплантация кичергән кешеләр белән команда төзеп, төрле ярышларда катнашабыз. Күп кенә җиңүләр яулыйбыз. Яраткан эшемә кайту, спорт белән шөгыльләнү һәм сәяхәт итү мөмкинлеге – шул бәхет түгелмени? – дип сөенә Рөстәм.

Әтисе улына үз бөерен бүләк иткәннән соң, аларның аралары нык якыная. Иң яхшы дусларга әверелә әтиле-уллы. 

- Аңлашыла ки, төрле буыннарның тормышка карашлары аерыла, шуңа күрә үзара аңлашу булмаган чаклар да бар иде. Ләкин трансплантациядән соң, мин әтиемнең бу тормышта төп дустым булуын аңладым. Хәзер ул – минем өчен, мин аның өчен кулдан килгәннең барысын да эшлим. Без бу юлны бергә үттек дип әйтсәм ялгышмам, – ди ул.  


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

59

1

1

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading