16+

«Бер стакан су»: Бүгенге балалар әти-әниләренә бурычлымы?

Яшьләрнең күпчелеге үзләре теләгәнчә, үзләренә уңайлы булганча яшәүне дөрес дип саный.

«Бер стакан су»: Бүгенге балалар әти-әниләренә бурычлымы?

Яшьләрнең күпчелеге үзләре теләгәнчә, үзләренә уңайлы булганча яшәүне дөрес дип саный.

«Әни, мин үсеп җиткәч, сиңа нәрсә дә булса тиеш булачакмынмы?» Дус кызыма 10 яшьлек улы шушы сорауны биреп, аптырашка калдырган. Кечкенә баланың башына каян килгән диген  әле бу сорау?!

Айзат – Гөлназның бердәнбер баласы. Ире белән уллары нәни чакта ук аерылганнар. Әти кеше беренче вакытта бала белән шактый еш аралаша. Әмма аннары яңадан өйләнә, гаиләдә уртак бала туа. Беренче улына вакыт җитми башлый, болай да аз күләмдә булган алиментлар да кими төшә.  Хәзер әтисе Айзатны айга бер, Гөлназ үзе «Улың сагынды бит, ялларга үзеңә ал», дип үгетләгәннән соң гына алып китә.  Шулай бала тәрбиясе тулысынча аның өстендә була. Гөлназ балам башкалардан ким-хур булмасын дип, көн-төн эшли.  Нарасыйны ашату-эчертү, өс-башын карау, авырткан чакта яныннан китмәү, башта бакчага, хәзер мәктәпкә йөртүләр, өй эшләре хәзерләү... Әнинең вазифаларын саный китсәң, бер бит җимәс. Шуңа Айзатның «Үсеп җиткәч, мин сиңа нәрсә тиеш булырмын икән?», дигән соравына ничек җавап бирергә дә белми ул. 

Гадәттә, бала алып кайтучылар «Картлыкта бер чынаяк су китерүче булыр, ичмасам», дип фикер йөртә. Олыгайгач, балаларны күтәрүгә керткән көчең нарасыең тарафыннан бәяләнеп, үзеңә карата кадер-хөрмәт рәвешендә әйләнеп кайтыр дип көтәсең. Гөлназ да улының соравына: «Үскәч синнән рәхмәт булса да ишетермен, миңа карата ихтирам булса да тиеш булырсыңдыр инде», – дип җавап биргән.  

Хәер, бүген үсеп килүче буыннан  «бер чынаяк су» көтү дөресме икән соң? Хәзер бит күпләр «Никто никому ничего не должен» дигән фикердә. Яшьләрнең күпчелеге үзләре теләгәнчә, үзләренә уңайлы булганча яшәүне дөрес дип саный. Кайда ул әйләнә-тирәдәгеләрне кайгырту! Үзләренә уңайлылык тудырып, башкаларга кыенлык китермимме, дип уйлау юк та юк. 

Күптән түгелрәк таныш апа да, шаккатып, олы кызының: «Без олыгайгач,  балаларыбызга авырлык китермәс өчен, үзебез картлар йортына китәчәкбез» – диюе турында әйтте. «Димәк, картайгач, бу кызым мине карар дип көтәсе юк икән, дип уйлап куйдым.  Миннән дә картлар йортына гына китүне көтәләр булып чыга бит», – ди бу. Менә сиңа бер стакан су... 

Әти-әниләрнең күбесе баласын үстергәндә исәп-хисап алып бармый. Йокысыз төннәрне дә, соңгы акчасына алган киемне дә «кайчан да булса кире кайтарыр» дип эшләми, билгеле. Әмма шул ук вакытта һәркем күңел түрендә бер өмет яши: балам мине онытмас, хәлемне белер, кирәк чакта янәшәмдә булыр.

Әйе, балалар безнең милек түгел. Аларның үз тормышы, үз язмышы булачак. Балаларыбызны үз яныбызда гына тотарга уйда да юк. Картлык көнебездә алардан кыйммәтле бүләкләр дә өмет итмибез. Әмма үзең үстергән баладан вакыт табып шалтыратуны, хәлеңне сорашуны, бәйрәмдә килеп күрүне, авыр чакта терәк булуны көтәргә хаклыдыр бит без?

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading