16+

"Беребез дә балаларны: “Имансыз, кансыз бул, кеше үтер!” – дип үстермибез..."

Килешәсездер, сөйләшүләр дә гел шул 175нче гимназия, балалар, әти-әниләр тирәсендә генә. Сүз башы: “Аллаһ сакласын!” – дип башлана да, сүз ахыры “Аллаһ кына сакласын!” – дип тәмамлана... Хәбәрләрнең дә ниндиләре генә юк! Ватсап төркемнәре, социаль челтәрләр аудио, видео белән шыплап тулды.

"Беребез дә балаларны: “Имансыз, кансыз бул, кеше үтер!” – дип үстермибез..."

Килешәсездер, сөйләшүләр дә гел шул 175нче гимназия, балалар, әти-әниләр тирәсендә генә. Сүз башы: “Аллаһ сакласын!” – дип башлана да, сүз ахыры “Аллаһ кына сакласын!” – дип тәмамлана... Хәбәрләрнең дә ниндиләре генә юк! Ватсап төркемнәре, социаль челтәрләр аудио, видео белән шыплап тулды.

Журналистлар, төрле матбугат чаралары берсеннән-берсе арттырып хәбәрләр бирә, болгерлар да алардан калышмаска тырыша. Шәхси аккаутларын рекламалау, язылучылар санын арттыру өчен ни генә кыланмыйлар кайвакыт: кан эчендә ятучы балаларны, сүгенеп-акырып ятучы җинаятьчене элеп куюдан да тарсынмыйлар...

Видео-аудиолар, язмалар астындагы комментарийлардан да чәчләр үрә торырлык. “Балаларның урыннары җәннәттә булсын!” – дигән комментарийлардан тыш, җинаятьче һәм аның әти-әнисе адресына яуган ләгънәт сүзләренең ниндиләре генә юк! “Тураклап, өзгәләп атарга, тереләй яндырырга” һәм башкалар...

Укыйм-укыйм да, вафат булган балаларның әти-әниләрен кызганам. Укыйм-укыйм да, теге егетнең әти-әнисен жәллим... Чынлап әйтәм. Сүкмәгез дә, “юләрдер син” дип, черек помидорлар да атмагыз, яме.

Килешәсездер, беребез дә балаларны: “Имансыз, кансыз бул!” – дип үстермибез. Мин моны ике зур бала әнисе, 25 ел мәгариф системасында балалар, студентлар белән эшләүче кеше буларак әйтәм...

Күпләр гимназиядә, көллияттә укыганда әлеге егетнең тыныч, акыллы, тәртипле, башкалардан берни белән дә аерылып тормаган егет икәнлеген ассызыклый. Менә шундый инсафлы, җайлы егетләр, кызлар аз гына вакыт аралыгында 180 градуска үзгәрәләр дә куялар... Агрессив, кансыз, җансыз шәүләләргә әйләнәләр. Аларның холкы, үз-үзен тотышы сәерләнә, үзләренә йомылалар, аралашмыйлар, бик еш каядыр чыгып югалалар...

Шундый аз вакыт аралыгында кеше ничек нигә үзгәрә соң? Сәбәпләре нидә? Әйдәгез, бергәләп мөмкин кадәр әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп карыйк...

Игътибар итәсездер, хәзер һәр кешенең өендә компьютер, ноутбук, төрле кушымталар урнаштырылган телефоннар җитәрлек. Балалар иртәдән кичкә кадәр компьютер артында яки телефонга баккан. Кызыксынып балаларыгызның телефонына кереп карарга, шул компьютер уеннарына күз салырга тәкъдим итәм. Иң таралган Counter-Strike (Контр-стайк) уенын гына күрегез сез! Ул уенны һәр икенче бала уйный!

Америка компаниясе тарафыннан чыгарылган иң популяр уен. Әлеге уенда катнашучы балалар виртуаль акчага корал сатып ала, шул корал белән кеше үтерергә китә. Ата, дошманы үлә, каннары чәчрәп кала, ә ул берни булмагандай, тагын алга чаба, үтерә, кыра... Чөнки уен оештыручысы тарафыннан шундый бирем алган ул. Бу биремне тиз арада үтәргә, тырышырга кирәк! Мәктәптәге биремнәр, өй эшләре кырылып китсен шунда! Монысы кызык, монысы шәп!

2000 елда чыккан әлеге уенны балалар, егетләр рәхәтләнеп уйный, бу уенга кайвакыт аларның әтиләре дә кушыла... Билгеле инде, бу вакытта әниләре тыныч кына аш бүлмәсендә ашарга пешерә, сеңелләре курчак белән уйнап утыра...

Инде “Зәңгәр кит” уенына да тукталыйк. Синий кит уенының  “Тихий дом”, “Разбуди меня в 4:20”, “Море китов” һәм башка исемнәре дә бар. Әлеге уенны күбесенчә балалар, үсмерләр уйный. Монда да биремнәрнең ниндиләре генә юк! Балаларга биек йортларның түбәсенә менеп сикерергә, кызыл светофорда машина юлына чыгарга, ыжгырып килгән поезд алдыннан үтәргә һәм тагын әллә нинди “установкалар” бирелә. Тыңламасаң, уенның оештыручысы (куратор) сине, синең гаиләңне җәзаларга мөмкин. Шуңа күрә бала биремнәрне тиешенчә, тырышып үтәргә тырыша да инде... 2016 елларда барлыкка килгән әлеге уенның финалы үз-үзеңне үтерү белән тәмамланырга тиеш. Ә бу вакытта балаларның әти-әниләре эштә бетмәс-төкәнмәс кәгазьләргә күмелеп отчет-планнар язып утыра, баланың ниндидер бирем үтәгәнен башларына да кертеп карамый...

Хөрмәтле әти-әниләр, ни кызганыч, мондый мисалларны күп китерергә, уеннарны шактый санап китәргә булыр иде. Кызганыч, без урамда, саф һавада “җир алышлы”, “өйле”, “унлы-тугызлы”, “әбәкле” уеннары уйнап хушлансак, хәзерге заман балаларына шундыйрак уеннар тәкъдим итәләр. Бу уеннар балаларның аңына, холкына турыдан-туры тәэсир итә. Бала бу күренешләрне гадәти күренеш итеп кабул итә башлый...

Ни кызганыч, дөнья, тормыш шундыйга әйләнде. Әти-әни иртәдән кичкә кадәр эштә. Балаларны тәрбияләргә, рәхәтләнеп аралашырга, контрольдә тотарга әти-әнинең вакыты юк. Балаларны компьютер уеннары, телевидение, урам тәрбияли... Ә андагы тәрбия методлары һәм формалары әби-бабай, әти-әни тәрбиясеннән шактый аерылып тора... 

Кадерле әти-әниләр, инде эштән өйгә арып кайткан булсак да, балаларыбызны кочып мәктәп хәлләрен белешик, көнне ничек, кемнәр белән үткәрүен сорашыйк. Ял көннәрендә булса да, вакытны балалар белән уздырырга тырышыйк. Гаилә белән табигатькә чыгыйк. Сөйләшик, серләшик... Үзебез балачакта рәхәтләнеп уйнаган “Ал кирәк, гөл кирәк”, “Чыңгыртай”, “Йөзек салыш”лар уйныйк...

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)
Казан шәһәре.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ШУЛАЙ АНСЫ ХЭХЭЛДЭ СИНЕН БАЛАН АВТОМАТ САТЫП АЛГАН НИНДИ АКЧАГА АЛГАН?ШУЛ ХЭЛДЭ КАЛДЫРУ УЗЕН ГЕНЭ АЕРЫМ КВАРТИРДА ДОРЕСМЕ ?ЮК СУЗ КУЕРТЫП ТОРМАГЫЗ ЗИНХАР ОЧЕН ИМЕШ 19 ЯШЬ 40 ЯШТЭ БУЛСАДА БЕЗ КЫЗЫКСЫНЫРГА ТИЕШ бик яхшы белгэннэр этисе бн ачуланышканын да димэк ни булсада булган бмт ,бердэ узенэ кул салмаган оятсыз купме кешенен гомерен юк иткэн,телэсэ нинди юк суз болгатып хаман щуны эллэ кем ясаганчы барлык донья алдында юк итэргэ ,башка модый хэллэр кабатланмас

    Мөһим

    loading