16+

“Беренче сәгатьне каенанама бүләк иттем”

Шонгаты авылында яшәүче Анастасия Багатеева матурлыкны үз куллары белән тудыра һәм әлеге гүзәллекне кешеләргә дә бүләк итә.

“Беренче сәгатьне каенанама бүләк иттем”

Шонгаты авылында яшәүче Анастасия Багатеева матурлыкны үз куллары белән тудыра һәм әлеге гүзәллекне кешеләргә дә бүләк итә.

Аның нечкә күңеленә һәм осталыгына таң калырлык.
– Гүзәллекне үз күңелең белән тоймасаң, аны кәгазьгә дә, киемгә дә, башка әйберләргә дә төшереп булмый. Кечкенәдән карандаш, пумала тотып, хисләремне кәгазь битенә күчерергә яраттым. Ләкин һөнәр сайлаганда җитдирәк юнәлешкә игътибар бирдем. Тик әлеге сәләт мине ерак җибәрмәде. Бу мавыгулар тормышта күңел халәтемә әверелде, – ди ул.

Настя әти-әнисе киңәше белән тормыш итү өчен мөһим булган төгәл һәм җаваплы хисапчы һөнәрен сайласа да, күңеле белән сәнгатькә, матурлыкка тартыла.
– Безнең гаиләбез дә иҗатка, сәнгатькә гашыйк. Әтием балта остасы. Агачтан төрле эшләнмәләр ясау белән мавыга. Мәрхүм әнием дә тегәргә бик ярата иде. Безгә матур күлмәкләр текте. Хәзер тегү – апам Регинаның да яраткан шөгыле. Кечкенәдән сәнгать мәктәбендә укырга теләдем. Хәзер бу теләгемне балаларым тормышка ашыра, – ди Настя.

Настя иҗат дөньясына декрет ялында тулысы белән кереп китә. Балалар йоклаганда, күңелендә йөрткән уй-хыялларын тормышка ашыра.  
– Киемнәрне төрле рәсемнәр белән бизисем килде. Интернеттан өйрәнеп, кызларымның киемнәренә төрле рәсемнәр, язулар ясап карадым. Курткаларга, кроссовкаларга, итекләргә төрле рәсемнәр төшердем. Аннан футболкаларны бизәп, дусларыма, туганнарыма бүләк иттем. Шуннан соң полимер балчыктан, гипстан төрле эшләнмәләр ясарга өйрәндем. Чәй, шикәр комы савытларын бизәдем. Гипстан төрле шкатулкалар, сувенирлар ясап карадым. Бик матур килеп чыктылар. Интернеттан карап шөгылемне камилләштерә барам, – дип үзе.

Тора-бара балавыздан төрле шәмнәр ясау белән кызыксына башлый ул. Хуш исле шәмнәр ясау алымнарын өйрәнә. Аларны табигый һәм декоратив элементлар белән бизи. 
– Шәмнәр ясау тагын кызыклырак, күңелемә якын булып тоелды. Беренче вакытта савытларга гына койсам, аннары төрле фигуралар рәвешендә ясадым, – дип, тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. 

Настя эпоксид сумаладан төрле кул эшләнмәләре, аеруча, шамаилләр, стена сәгатьләре ясау белән дә шөгыльләнә. Шулай ук үзенчәлекле блокнот тышлары, чыршы уенчыклары, брелоклар да ясый. 
– Эпоксид сумаладан эшләнмәләр ясау күптәнге хыялым иде. Ләкин бу эшкә юктан гына тотынып булмый. Аны иң элек өйрәнергә кирәк. Эпоксид сумала ике компоненттан — нигездән һәм катыргычтан тора. Аларны катнаштырганда химик реакция башлана, нәтиҗәдә сыек материал акрынлап каты, нык һәм тотрыклы өслеккә әверелә. Сумала катып беткәнче пар белән зыянлы матдәләр бүлмәгә бүленеп чыгарга мөмкин. Махсус перчаткалар, маскалар киеп эшләргә кирәк. Ә менә каткач, зыяны юк, куркырга кирәкми. Эшкә тотынганчы бүлмәдәге температура, дымлылыкның тиешенчә булуы да мөһим, – ди Настя. 
Эпоксид сумала белән эшли башлагач, Настя үз остаханәсен булдыра. Тормыш иптәше Илнур да аның теләген хуплый, һәр яңа башлангычында теләктәшлек күрсәтә, ярдәм итә.

– Иң беренче эпоксид сумаладан сәгатьләр койдым. Аны буяп, зәвыклы итеп бизәп, беренче сәгатьне каенанама бүләк иттем. Шуннан соң шамаилләр ясау белән мавыгып киттем, – ди ул.
Кызык кына эш башкара Настя. Иң элек махсус формалар өстенә сыек сумалага бер өлеш катыргычтан торган матдә кушып коя. Төсләр дә куша. Әйтик, диңгез дулкыны эффекты килеп чыксын өчен чәч киптергеч – фен куллана икән. Өслек кипкәннән соң, аны яхшылап шомарта. Аннан соң төрлечә бизи. Күбрәк табигый ташларга өстенлек бирә.

Соңгы вакытта Настя эпоксид сумаладан чыршы уенчыклары ясау белән мәшгуль. Ялт-йолт килеп торган уечыклар күз явын алырлык. Төрле брошьлар да, брелоклар да үзенчәлекле итеп эшләнгән.
– Бу эштән күңелемә рәхәтлек, иркенлек алам. Тормыш мәшәкатьләреннән арынып торам. Матурлык тудыра алуыма сөенәм, – ди Анастасия Багатеева.

 


Ләйлә Шиһабиева. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading