16+

Беренче хатын белән аралашу яңа гаиләне таркатмасмы?

Икенче тапкыр гаилә корган ир кеше беренче гаиләсе белән аралашырга тиешме? Бу күренеш икенче хатыны белән мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясамасмы?

Беренче хатын белән аралашу яңа гаиләне таркатмасмы?

Икенче тапкыр гаилә корган ир кеше беренче гаиләсе белән аралашырга тиешме? Бу күренеш икенче хатыны белән мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясамасмы?

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

"Бүгенге көндә ике гаиләгә бүленеп яшәү гадәти күренешкә әйләнеп бара.  Халык европача яшәргә тырыша кебек. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, гаиләләр таркала, яңаларны төзиләр. Һәркем үз бәхетен эзли, табарга тырыша. Инде балалар бар икән, һич кенә дә аларга әти белән аралашуны тыярга киңәш итмәс идем. Шулай ук ирнең башка балалары белән дә аралашып яшәсеннәр дигән киңәш бирәм. Вакыт һәрнәрсәне үз урынына куя. Иртәгә ни буласын беребез дә белмибез, ә бәлки киләчәктә ул балалар бер-берсенә терәк булыр?

Ә инде элеккеге тормыш иптәше белән аралашуга килгәндә, әгәр алар дустанә мөнәсәбәттә икән, нигә аралашмаска? Шулай да, бу очракта бер-берсенә булган карашка игьтибар итәргә кирәк. Әгәр икесенең берсендә хисләр дулкыны була икән, бу икенче гаиләнең дә җимерелүенә китерергә мөмкин", - ди Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading